21.07.2011 - Иман

Чама белү зыян итмәс

Соңгы вакытта “Кызыл таң”да Ислам диненең безнең бүгенге тормышыбыздагы урыны турында язмалар еш басыла. Бу уңай күренеш. Менә вәгазьләрне урыс телендә уку мәсьәләсе күтәрелде. Кайбер дин әһелләре шушы ысул яклы икән. Алар моны күп кенә милләттәшләребезнең үз туган телләрен белмәүләре белән аңлата. Ләкин бу алымны хуплап булмый. Белмиләр икән — өйрәнсеннәр. Тел өйрәнүгә, бигрәк тә туган телеңне өйрәнүгә беркайчан да соң түгел. Ата-анасы телен пропагандалауга бигрәк тә дин ярдәм итәргә тиеш, дип уйлыйм мин. Үткән тарихыбызга күз салсак, нәкъ мөселман дине безне милләт буларак сакланып калуга зур өлеш керткәнен күрәбез. Туган илебезне саклау һәм үстерүдә аның роле бүген дә бик мөһим булып кала.

Вәгазьне урысча уку тарафдарлары Мәскәүдә мөселман бәйрәмнәрен үткәргәндә мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең урысча сөйләгәненә сылтаналар. Ләкин шуны онытмыйк: башкалада Ислам динен тотучылар миллионлап исәпләнә, алар бик күп милләттән: Кавказ халыклары, Урта Азия, шулай ук ерак чит илләр вәкилләре. Урыс теле аларның барысы өчен дә уртак аралашу чарасы, шуңа да мөфтинең шушы телдә чыгыш ясавы мөһим чара булып тора. Безнең Уфада да баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның урысча катыштырып вәгазь сөйләве шуның белән аңлатыла торгандыр.

Мин вәгазь сөйләү, дини йолалар үтәүнең икенче бер ягына тукталырга булдым. Миңа күптән түгел мәетне соңгы юлга озату йоласында катнашырга туры килде. Бу көндәге барча чараларны мөселман кануннары буенча үтәргә тырыштылар. Җеназа укылды, мәетне кәфенләп, ләхет уеп урнаштырып күмделәр. Салкынрак көн иде, кыйбладан шактый көчле җил исә. Әмма мулла абзый моңа игътибар итмичә гарәп телендә догалар укый да укый, иң азактан гына берничә җөмлә татарча әйтеп куйды. Бу чакта кабер янында җыелган байтак кешеләр, минемчә, дога сүзләрен үзләштерүдән бигрәк, бу абзый кайчан укып бетәр икән, дип уйлап торгандыр, чөнки барысы да өшеп беттеләр. Мулла шул чакта шартлардан чыгып, сүзен кыскарак тотса да була иде бит. Зираттан кайткач мәетне искә алуга исәпләнгән чәй табынында да гарәпчә бик озак сөйләде. Күрше-тирәләрдән анда байтак башка милләт кешеләре дә бар иде.

Гарәп теле — Коръән теле. Без аны ихтирам итәбез. Әмма ул зур күпчелек өчен аңлашылмаган тел. Шуңа да һәр догадан соң үз телебездә аның мәгънәсен аңлатып бару, ягъни гарәпчә һәм татарча чиратлашып аңлату урынлы булыр иде. Мин югарыда телгә алган очракта, урыс кешеләре дә күп булуын исәпкә алып, кайбер урыннарын урысча аңлатып бирү дә гөнаһка исәпләнмәс иде. Ә инде мәчеткә килсәк, анда тик безнең халыклар гына җыела, шуңа да догадан соңгы вәгазьләр тик үзебезчә генә булырга тиеш, дип уйлыйм. Дин әһелләре һәр йоланы, бәйрәмне үткәргәндә, чама белеп, шул чактагы шартларны исәпкә алып, дога-вәгазьләрен халык аңларлык итеп башкарсын иде.

Хаҗи Әхмәтҗанов.

Бәләбәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»