21.07.2011 - Иман

Хуш киләсең, изге Рамазан!

1 август — изге Рамазан ае башланган көн. Рамазан — Ислам диненең биш терәгенең берсе булган ураза гыйбадәтен үтәү ае, сабырлык һәм тәрбия ае. Бер хәдис шәрифтә: “Рамазан — сабырлык ае. Сабырның савабы исә җәннәттер” диелгән. Рамазан — барлык мөселманнар өчен дә рухи пакьләнү, бер гөнаһ гамәл дә кылмыйча яшәү ае. Рамазан — ураза тоту ае, әмма ул көне буе ач тору ае гына түгел.  Ураза кояш чыгудан башлап кояш баеганга кадәр ашаудан, эчүдән һәм җенси мөнәсәбәтләрдән нәфесеңне тыю, димәктер. Уразаның мәгънәсе — әхирәт, Аллаһы Тәгалә, якыннарың-туганнарың турында уйлану, атаң-анаң, кардәшләрең хакында хәстәрлек күрү. Пакьлек, шәфкатьлелек, миһербанлык — Рамазан аенда төп кыйммәтләр менә шулар.

Уразаның хикмәтләре түбәндәгеләр: Рамазан аеның фәкыйрь гаиләләр өчен аерым бер әһәмияте, кадере бар. Чөнки хәлле мөселманнар ярлылар хакында уйлыйлар, табынындагы өч төрле ризыкның берсе белән булса да аларны сыйлый, ипи-тозлык акча бирә, фәкыйрьләрнең дә Рамазан бәйрәменә шат күңел белән керүен тәэмин итә. Моннан тыш, бай мөселманнар мохтаҗларга фитр садакасы бирергә тиеш. Ягъни Рамазан аенда фәкыйрьләрне карау, аларга ярдәм итү шәфкать-мәрхәмәт күрсәтү генә түгел, ә бәлки, мәҗбүри бер гамәлдер. Рамазан аеның аерым шәхесләргә һәм җәмгыятькә тәэсире зур. Уразалы кеше мәгънәви, рухи иләктән узган кебек була. Кеше булуның хикмәтләре турында уйлый, иманын куәтләндерә, яхшы, изге тойгыларын үстерә, начар гадәтләрдән арына. Рамазан аенда бәндәнең ашказаны гына түгел, аяк-куллары, зиһене дә ураза тота. Тел гайбәт, ялган, нахак сүз сөйләми, куллары хәрәмгә сузылмый, аяклары хәрәм эш кылу максаты белән хәрәкәткә килми, колаклары хәрәм сүз тыңламый, зиһене һәм кальбе һәртөрле вәсвәсәләрдән ерак тора. Нәтиҗәдә, шәхес әхлакый яктан камилләшә. Рамазан аенда җәмгыятьнең бәхете, хозурлыгы да арта. Статистика Рамазан аенда җинаятьләрнең шактый кимүен күрсәтә. Исламда гыйбадәт Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу өчен кылына. Бу күзлектән караганда, ураза — бәндәнең Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылган гыйбадәтләренең иң әһәмиятлесе. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.) белдергәнчә, мөселман уразаны фәкать Аллаһы өчен тота, ягъни аның гыйбадәте риялы булмый. Шуңа күрә уразаның савабы бернәрсә белән дә үлчәнә алмый. Ураза тоткан мөселманнарда шәфкать һәм миһербан хисләре арта. Мохтаҗ һәм ач кешеләрнең хәле ураза тәҗрибәсе белән аңлашыла башлый. Уразалы кеше сабырлык һәм түземлелеккә өйрәнә. Уразаның физик сәламәтлек өчен дә файдалы булуы мәгълүм нәрсә.

Димәк, ураза кешеләрнең бәдәни һәм рухи сәламәтлекләрен ныгыта. Үз-үзеңне контрольдән үткәрү (нәфесеңә хисап белдерү) мөмкинлеген бирә. Иң авыр эшләрнең берсе — үз-үзеңнән хисап алу, үз-үзеңне тәнкыйть итеп төзәлергә тырышу. Ураза бу җәһәттән дә бәхәссез бер гыйбадәттер.

Рамазан аеның башка айлардан аерылып торуының тагын бер сәбәбе — нәкъ шушы айда Мөхәммәт пәйгамбәргә изге Коръән иңә башлый. Шуңа күрә дә хак мөселманнар Коръән Кәримне ешрак укыйлар.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»