14.06.2011 - Иман

Дини календарь дөнья күрде

“Китап” нәшриятында үзенчәлекле китап-календарь дөнья күрде. Ул — 2012 елгы “Башкортча дини календарь”. Авторлары — Сәләх Сукбаев, Фирдәүсә Бикташева һәм Галия Галимова.

Аять, дога һәм сүрәләрнең гарәпчә язылышы, дини даталар Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин тарафыннан әзерләнгән.

2012 елгы “Башкортча дини календарь”да Ислам тәгълиматы, мөселман бәйрәмнәре, Ай һәм Кояшка бәйле астрономик мәгълүмат, намаз вакытлары бирелгән. Календарьга истәлекле даталар, дини кыйммәтләр турында мәкаләләр, сәхифәләр, хикәятләр кертелгән, догалар тексты китерелгән.

Коръән аятьләре, хәдисләр, нәсыйхәтләр, гыйбрәтле хикәятләр мөселман халкы өчен тәрбия чыганагы булып тора.

Нәркәс Күрпәсева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»