08.06.2011 - Иман

Коръән укучылар бәйгесе үтте

Мәрьям Солтанова исемендәге Ислам колледжы һәм Башкортстан мөселманнары Диния нәзарате Уфада Коръән укучылар бәйгесе оештырдылар. Башкортстанның төрле районнарыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән 300дән артык бала катнашты.

7дән 12 яшькә кадәр балалар өчен конкурс Агыйдел елгасында теплоходта үтте. Калган катнашучылар Мәрьям Солтанова исемендәге Ислам колледжында чыгыш ясады. “Нуруль Ислам” мәдрәсәсеннән сигез шәкерт: алты егет, ике кыз катнашты.

Нәтиҗәдә “Нуруль Ислам” мәдрәсәсе шәкертләре 4 призлы урын алды. Иң катлаулы номинациядә  — бер җөзэ (Коръәннең утыздан бер өлешен белү) 2нче курс шәкерте Хушруз Маткулов 2нче урын яулады. 7дән 12 яшькә кадәр номинациядә Сәетҗәләл Сәетәхмәтовка, шулай ук, икенче урын бирелде.

Кызлардан бер җөзэ номинациясендә Роза Хәмидуллина 2нче урын, Гөлнур Исламнурова 3нче урын яулады. Җиңүчеләргә велосипед һәм көнкүреш техникасы тапшырылды.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»