13.05.2011 - Иман

Синең дәрьяң рәхмәтенә таяндым...

Кеше гомере —  ел мизгелләре кебек: ямьле яз — балачак, җәй — җимешләр үстерә, балаларны тәрбияли торган вакыт, көз — җимешләрне татып карар, уңыш җыяр чор, ә кыш — ахирәт. Без кыш килүгә ышанганга күрә, җәй һәм көзне кышка әзерлек белән үткәрәбез. Адәм баласы гомерен ахирәттә җәннәткә керерлек итеп үткәрергә тиеш. Гадәттә, без гомерне яз, җәй һәм көз дип түгел, ә истәлекле еллар, түгәрәк юбилейлар белән билгелибез. 5 майда Уфа “Нур” татар дәүләт театрында башкалабызның Киров районы “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең туган көне — 60 яше мөнәсәбәте белән “рухи түр”е үтте.

Кичә “Ихлас” мәчетенең үткәне һәм бүгенгесен яктыртучы видеофильм белән ачылды.

— Раббым! Хикмәт белән ач күңелемне, халкым аңласын сүземне! Туган көн үткәрү — ул гадәт. Бу — безне җитештергән өчен Ватаныбызга, ата-анама, халкыма рәхмәт әйтү, шөкер кичәсе. Халкым, мин сезнең белән янәшә булган өчен, безне без иткәнең өчен мең рәхмәтләр белән Аллаһы Тәгалә каршында шөкер итәм, — диде Мөхәммәт хәзрәт Галләм, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.

— Май ае бәйрәмнәргә бай, алар арасында Мөхәммәт кардәшебезнең туган көне дә бар. Кайвакыт, туган көннәр үткәрү  — безнең гадәт түгел, аның безгә кирәге дә юк, диюләрне ишетергә туры килә, кайберәүләр аны бидгать дип тә сөйли. Бүгенге кичә — туган көн генә, гадәт кенә түгел, ә шөкрана кичәсе. Шөкрана кылгач  — ул гыйбадәт була. Мөхәммәт хәзрәт Галләмгә, югары дөньяви медицина белеменә ия шәхескә, 40 яшендә Аллаһы Тәгалә дингә хезмәт итүне, милләткә рухи тәрбия бирүне насыйп әйләде. Бу — Аллаһның зур бүләге. Гайрәте, белеме, тырышлыгы белән ташландык кинотеатр бинасын мәчет итеп үзгәртеп корды, бу Аллаһ йортын Уфада, Башкортстанда гына түгел, тоташ илгә танытты, — диде Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин. — Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) хәдис шәрифендә: “Иманлы кеше, бер бәндә, Аллаһның берлегенә ышанып, дөрес, хак юлда йөреп, 40 яшенә җитсә, ул вакытта Аллаһы Тәгалә аңа ике бүләк бирә: ул кинәт үлмәс, йогышлы авыру тимәс; әгәр 50гә җитсә (50 —  “иле”—  йорты, бала-чагасы булган, тегендә-монда авышып йөрми торган кеше) — бөтен кешеләргә сөйдерер; 60 яшькә җитсә — күк әһелләре, фәрештәләргә дә сөйдерер”, ди.

Юбилярны Русия Мөфтиләр шурасы рәисе  урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов, “Русиянең Ислам мирасы” Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Шәүкәт Әвәсов, “Ихлас” мәчетенең мөтәвәллият әгъзалары, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Мәкъсүтов, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Фирдус Галиуллин, “Татар мөселман календаре”н төзүче Фәния Хуҗахмәт, шагыйрьләр Марсель Галиев һәм Сания Әхмәтҗанова, Башкортстан татарлары конгрессының мәдәният һәм сәнгать комиссиясе рәисе, композитор Алик Локманов һәм Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов һәм башкалар тәбрикләде.

Кичәдә “Илаһилар” иҗат төркеме, Ф. Гаскәров исемендәге халык биюләре дәүләт академия ансамбле, Башкортстанның халык артисты, баянчы Миңнеәхмәт Гайнетдинов, Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Фәтхи, халыкара “Татар җыры” конкурсы лауреаты Сиринә Зәйнетдинова,  Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков һәм башка сәхнә осталары чыгыш ясады.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»