28.06.2014 - Иман

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.) Рамазан ае хакында Шәгъбан аеның ахыргы көннәрендә менә шушы сүзләрне әйтте: “Безгә, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Рамазан ае үзенең күләгәсен салды. Ул айда бер кичә бар. Бу — Кадер кичәсе, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында Аллаһтан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торалар”.

28 июньдә мөбарәк Рамазан ае башлана. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә әйтте: “И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар”, — диде. Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе — көндез ураза тотканнан соң, ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. “Әлхәм­дүлилләһ, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И, Раббым, тоткан уразаларымны кабул итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыкасаң иде”, — дип ризыкны “бисмиллә” әйтеп кабуыбыз, бу — бик зур сөенеч. “Моннан да артыграк сөенеч, — ди Пәйгамбәр галәйһиссәләм, — бу, кыямәт көнендә Аллаһ хозурына барган вакытта тоткан уразаларыгыз бәрәкәтендә җәннәтләргә ирешүегез”.

Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәктән тыелабыз.

Рамазан ае кагыйдәләре. Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетелә. Аннан соң авыз чайкала да ният кылына. Тел белән ният әйтү — саваплы эш, аны башта үз телебездә әйтәбез: “Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәненнән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка”. Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелә: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лил-ләәһи тәгааләә”.

15-20 минут Коръән аятьләре, шушы йорттан әхирәткә киткәннәр рухына догалар укылып бетерелгәч, иртәнге намаз башлана.

Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачабыз. Су, тоз яки берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң татарча: “Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, Үзең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, — дип әйтәбез. Белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш булыр. Ифтар кылганнан соң гарәпчә мондый дога укыла: “Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкый-кәфтәртү фиг-фирлии йәә гаффәру мә каддәмтү үә мә әххартү”.

Ураза вакытында тыелган мәкруһ эшләр: файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү; мунчага кереп озак утыру; суга чумып коену; урман сагызы яки кибет сагызы чәйнәү; авыздан үбү; авыз ачмыйча, ике көн рәттән уразада булу; нинди дә булса гөнаһ эш кылу; авыру көчәячәген белә торып, ураза тоту.

Уразада дөрес саналган эшләр: сатып алыначак ризыкны татып карау; күзгә сөрмә тарту; балага ризык чәйнәп бирү; мыек һәм иреннәрне майлау; теш чистарту; кан алдыру; сөлек салдыру; комган белән госел коену; мунчага кереп тирләп чыгу; сабын белән юыну.

Уразаны боза торган эшләр: борчак кадәр генә булса да ризык йоту; бер тамчы булса да су эчү; дару эчү; укол кадату; якынлык кылу; күзгә дару салу.

Бу эшләрне онытып, яки авыру сәбәпле, зарури эшләсәң, яки кемдер мәҗбүри эшләтсә, ураза кәффарәте (“җәзалы” 60 көнлек ураза) тиеш түгел, соңыннан бер көнгә бер көн каза кылына. Онытылып ашаган кеше, исенә төшү белән, кояш баеганчы ураза тотуны дәвам итә.

Төкерек, теш арасында калганны йоту, бугазга туфрак, йон, төтен керү уразаны бозмый.

Ураза булганын белеп, авыз-борыннан ялгыш аш йә су, кар йә яңгыр тамчылары кебек берәр нәрсә керсә, косылса, таң атып та, атмаган дип сәхәр ашалса, кояш батмыйча, баткандыр дип авыз ачылса, ураза бозыла, калган көннең казасы тотыла. Уразасын үз ирке белән бозган кеше бер көнгә бер көн ураза тота һәм ураза кәффарәтен үти, ягъни рәттән 60 көн ураза тотарга тиеш була.

Сәфәрдәге кеше, йөкле яки бала имезә торган хатын ураза тотмаса да була, әмма соңыннан бер көнгә бер көн каза кыла. Таң атканнан соң сәфәргә чыккан кешегә мосафир булдым дип, уразасын бозу дөрес түгел, бозса, каза кылырга тиеш. Уразада булмаган мосафир көндез өенә кайтып керсә, кояш батканчы уразадагы кебек, ашамый-эчми торырга тиеш.

Бик хәлсез карт кеше ураза тота алмаса, фидия түли, бер фәкыйрьне бер көн ашата яки туярлык ризык алыр өчен акча бирә. Терелсә, каза уразасын тота.

Рамазанның соңгы ункөнлегендә ирләргә кимендә бер тәүлек мәчеттә гомер кичереп, хатын-кызларга өйдә намаз укый торган җирдә утырып игътикяф кылу сөннәт. Игътикяф кылучы ирләр мәчеттә ашыйлар, эчәләр һәм йоклыйлар.

Рамазан аенда фитыр сәдакасын бирү вәҗиб санала, ул гаеткә кадәр тапшырыла.

Тәравих намазы. Рамазан ае кичләрендә ястүдән соң һәм витырга кадәр укыла торган 20 рәкәгать намаз. Ул икешәр рәкәгать итеп — 10 тапкыр яисә дүртәр рәкәгать итеп 5 тапкыр укыла. “Тәравих” сүзе “ял итү” дип тәрҗемә ителә. Бу намазга мондый исем кушу шуның белән аңлатыла ки, һәр 2 яки 4 рәкәгать саен утырып ял итү сөннәт санала. Намазның һәр 4 рәкәгатен укыганнан соң, зикерләр әйтелә, Рамазанның һәр ункөнлеге өчен алар аерыла. Тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт. Аны мәчеттә уку бик саваплы.

Фәнүз Хәбибуллин әзерләде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»