24.06.2014 - Иман

Милли тормыш һәм дин

 Башкортстан делегациясе “Изге Болгар җыены”нда.12-14 июньдә Казанда “Милли тормыш һәм дин” V Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үтте. Мәртәбәле чараны Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе оештырды. Быелгы форумда Русиянең 52 төбәгеннән 815 дин әһеле катнашты. Иң зур делегация Башкортстаннан — 104 кеше. Делегатларның иң өлкәненә 89 яшь, ул Калининградтан Хәким хәзрәт Биктиев, иң яше – 22 яшьлек Артур хәзрәт Гарифҗанов Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән килгән иде.

Татар дин әһелләре форумы — Русия имамнарын бер мәйданга туплаучы бердәнбер җыен булып тора. Аның төп максаты — татар халкының үсешен, милләтнең бердәмлеген ныгытуда мөһим булган традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм пропагандалау юнәлешендә татар мөселман дини оешмаларының тырышлыгын берләштерү, аларның үзара бәйләнешләрен ныгыту.

Дөньяви җәмгыятьтә имамның тоткан урыны

“Берлек” төбәк татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы башкарма комитеты рәисе Халисә Мөхәммәдиева җитәкчелегендәге Башкортстан мөсел­ман­нары Диния нәзарәте делегациясе составына Балтач, Борай, Бәләбәй, Бүздәк, Бөре, Гафури, Дүртөйле, Кырмыскалы, Миякә, Мишкә, Нуриман, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Яңавыл, Уфа районнары, Нефтекама, Салават һәм Уфа шәһәр­ләреннән имамнар, зыялылар һәм эшкуарлар керде.

12 июньдә “Милли тормыш һәм дин” форумында катнашучылар секция утырышларында “Татар гаиләсен саклауда дини йолаларның һәм милли гореф-гадәтләрнең тоткан урыны”, “Исламда социаль хезмәт” һәм “Дөньяви җәмгыятьтә имамның тоткан урыны” дигән темаларга фикер алышты.

Без Казан федераль университетында Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелек иткән “Дөньяви җәмгыятьтә имамның тоткан урыны” дигән секция эшендә катнаштык. Фикер алышу бик җанлы барды. Дин әһелләре тирән эчтәлекле, мәгънәле һәм күпләр өчен прак­тик эштә кирәкле фикерләре белән уртаклашты. Киров өлкәсе мөфтие, имамнар арасында Г. Тукай исемендәге премиянең бердәнбер иясе, күпсанлы китаплар авторы Зөфәр хәзрәт Галиуллин­ның чыгышы күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. “Безнең татарлар арасында бүген 70кә якын кеше үзен мөфти дип атап йөртә, әмма мөфти ул хөкүмәт вазыйфасы түгел, ә халык сайлап куйган, абруйга лаек­лы фәтва чыгара алырдай галим кеше. Нигә без таркалабыз? Әгәр безгә хөкүмәт берлә­ше­гез дип әйтсә, без берләшәчәкбез, ә нигә Коръән кушканча берләшүгә бармыйбыз?” — диде ул. Бу хәлдән чыгуны Зөфәр хәзрәт Бөтендөнья татарлары мөфтиен сайлап кую юлы белән хәл итеп булачак дип белдерде.

Австралиянең Аделаида шәһәрендә татар мәхәлләсе имамы Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов, Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов, Түбән Новгород өлкәсе мөфтие Гаяз хәзрәт Закиров, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов чыгыш ясадылар.

Шушы ук көнне форумда катнашучылар Г. Камал исемендәге Татар дәү­ләт академия театрында Галиәскәр Камалның “Банкрот” спектаклен карады.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»