Гражданлык никахын дин дә, җәмәгатьчелек тә хупламый

“Гаиләдә дин тәрбиясе” дигән темага оештырылган конференциягә Салават шәһәре хакимияте, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе вәкилләре, мәктәп һәм колледжлар укучылары, шулай ук протоиерей Роман Уточкин һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре чакырылган иде.
Очрашу шәһәрнең җәмигъ мәчетендә булды. Чараны ачып, Рамил хәзрәт Насыйров белән Роман атакай көн тәртибенә чыгарылган теманың актуальлегенә басым ясап, гаиләдә дин тәрбиясенең тормыш таләбенә әверелүен конкрет мисаллар белән исбатладылар, конференциядә катнашучыларга уңышлар теләделәр.
— Бу көнүзәк тема буенча сөйләшү республика дәрәҗәсендә дә дәвам итәчәк. 20 майда Стәрлебаш районы үзәгендә узачак “түгәрәк өстәл” артына шәһәр һәм авылларда яшәүче Ислам, православие һәм католиклар динендәге яшьләр чакырыла. Диалогта катнашырга теләүчеләрне көтеп калабыз, — диде Роман атакай.
“Яшьләрне гаилә тормышына әзерләү” дигән темага доклад белән Русия Ислам университеты мөгаллимәсе Асия ханым Шәрифуллина чыгыш ясады. Урындагы мисалларга нигезләнеп, ул бүгенге көндә яшьләр арасында гадәти хәлгә әверелгән никахсыз яшәүнең дини яктан да, мәгыйшәт күзлегеннән дә бары тик бәхетсезлеккә алып килә торган чынбарлык икәнлеген дәлилләде. Чыннан да, ата яки ана булып карап, соңыннан бер-берсен ошатмаган яшьләр берничә айдан аерылыша. Нәтиҗәдә, сабый никахтан тыш дөньяга килә. Аның язмышы аянычлы.
— Кызганычка каршы, бу — әхлаксызлык. Никахсыз яшәүне җәмәгатьчелек хупламый, бу Раббыбыз алдында да зур гөнаһ санала, — диде Асия Хантимер кызы.
Тәҗрибәле мөгаллимә Гайшә Абдуллина да дин кануннары кысаларында ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә тукталды, залда утыручыларның сорауларына төпле җавап бирде.
Укытучы Саҗидә Нишанова чыгышыннан бер генә өземтә китерәм: “Ислам кануннары буенча хатын-кыз үзен намуслылык, горурлык, сафлык пәрәнҗәсе белән капларга тиеш”. Педагоглар Чулпан Сәлимова, Фатыйма Сәлимгулова да дини яссылыкта яшьләрне гаилә тормышына әзерләү, бала тәрбияләү, ниһаять, Аллаһ биргән олы бүләк — мәхәббәт нигезендә бәхетле гаилә коруда Ислам диненең әхлакый нигезләре турында сөйләделәр.
Чәй өстәле артында дәвам иткән конференциянең икенче өлеше дә истә калырлык булды. Анда катнашучылар гаиләдә бала тәрбияләүгә кагылышлы көнүзәк теманың мөһимлеген сызык өстенә алды, чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтте. Сөйләшүдә яңгыраган фикерләрне һәр үсмернең күңеленә салырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Чыгыш ясаучылар үзләрен борчыган күп сорауларга җавап алды, әлеге проблема буенча тәгаен чаралар тәкъдим итте.
Минҗан Зарипов.
Салават шәһәре.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”