06.05.2014 - Иман

“Фатыйха” – киләчәк хакына

Бүгенге көндә күпчелек төбәкләрдә Аллаһ йортлары — мәчетләр төзелү бик куанычлы. Алар җәмгыятьнең рухын баета, кешеләрнең күңелен сафландыра.

Алынган мәгълүматлар буенча башкалабыз Уфада бүген  ундүрт мәчет бар. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә дини йорт булмау күпләрне борчый. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең Уфа шәһәрендәге “Фатыйха” мәхәлләсе” мөселманнар оешмасы бу хәлгә битараф калмыйча, изге эшләрне башлап та җибәргән. Имам-хатыйб Илдар Миниәхмәдов белән шул турыда сөйләшәбез.

— Илдар хәзрәт, бүген нинди эшләр башкарасыз?

— Бисмил­ла­һир рах­ма­нир­рахим. Бүгенге көндә Уфаның Российская урамында урнашкан “Фатыйха” мәхәлләсенең имам-хатыйбы вазыйфасын башкарам. Әлеге вакытта Коръән уку, исем кушу кебек эшләрдән тыш, атнага бер-ике тапкыр онкологик авырулар алдында вәгазьләр укыйбыз. Тыңлаучылар күп җыела.

Дин кешене чыныктыра. Авырудан савыктыра. Хәлле чакта күңелне күтәрә, яшәргә көч бирә. Кайбер кешеләр авырып киткәч кенә дингә якынлаша.

Мөселман җирлегендә яшибез. Ислам дине халкы­бызның аңын, акылын үстерә. Без, дин әһелләре буларак, моңа булышлык итәргә тиеш. Яшәешебезне яхшы якка үз­гәртү, кешеләрдә мәрхәмәт­лелек, инсафлылык, гаделлек кебек күркәм сыйфатлар өс­тенлек итсен өчен тырышабыз.

— Уфа шәһәре үзәгендә мәчет салдыру шундый эш­ләрнең берсеме? Изге йорт төзергә нәрсә этәргеч бирде?

— Аллаһ йортын төзү — изге эш, әлбәттә. Уфада 12 елга якын хәзрәт вазыйфасын башкарып, җәмгыятьне озак өйрәнеп, башкала үзәгендә мәчет төзү зарурлыгын аңла­дым.

Әлеге вакытта Уфа шә­һәрендә эшләп килүче ун­дүрткә якын мәчет тә җомга саен туп-тулы була. Кырык дүрт мәчет булса, алары да ту­лы булыр иде. Шәһәр үзә­гендә яшәүче халык өчен якын-тирәдә мәчет булмау бик уңайсыз. Моны без халыктан сорашып белдек. Мәчет төзүне халык үзе сорый. Хөкүмәткә үтенеч белән язылган хатлар шул турыда сөйли.

— Яңа мәчет төзү буенча нинди эшләр башкарылды һәм баш­карылачак?

— Башкала үзәгендә мәчет кирәклеге турында Уфа шә­һәре хакимиятенә хат язган идек. 2012 елда хакимият башлыгы карары белән шәһәрнең Октябрь районында яңа мәчет төзү өчен җир участогы бүлеп бирелде.

Проектка килгәндә, “АС-Проект” җәмгыяте конкурста җиңүче булды. Ул әзер. Искиткеч матур бина булачак. Әлеге вакытта дәүләт экспертизасы уздык. Җәйгә нигезен салырга исәп тотабыз.

Аллаһы боерса, мәчеттә өч уку сыйныфы булачак, спорт залы булдырырга ниятлибез. Дин кешене рухи яктан тәрбияләсә, спорт физик яктан чыныктыра.

Башкарылган барлык эш­ләр дә Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән тормышка ашырылды.

— Мәчетнең исеме нинди булачак?

— Яңа мәчет “Фатыйха” дип аталачак. Фатыйха ризалык алу дигәнне аңлата. Халык ризалыгы белән төзелгән Аллаһ йорты халыкка изгелек белән үз фатыйхасын таратачак.

Коръән “Фатыйха” сурәсе белән башланып китә. Безнең мөһим изге эшләр дә фатыйхадан башланып китте. “Фатыйха” халык мәчете булачак дигән өметтәбез.

— Шәһәребездә мәчетләр юк түгел. Яңа мәчет төзүнең әһәмияте нәрсәдә?

— Иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгалә ризалыгына. Максатыбыз — кешене рухи яктан тәрбияләү. Рухи дөньясы зәгыйфь кешенең эше алга бармый, киресенчә, күңеле киң булса, бөтен дөньясы бай һәм матур була. Рухи тәрбия алмаган халык түбәнгә тәгәри. Тормышның матди ягын ныгыту максатында клублар, барлар төзелә. Гаиләләр таркала, эчкечелек, наркомания хөкем сөрә. Бала тудыру йортларында калдырылган сабыйлар саны арта бара. Тәртип­сез­лекне бетерүнең бер юлы — мәчетләр төзү.

Җитеш заманада яшибез. Яшәү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган: ерак араларны якынайтып телефон аша сөйләшәбез, яхшы машиналарда йөрибез, матур киенә­без, тәмле ашыйбыз. Дөнья алга барганда динебез артта калырга тиеш түгел. Мәчетләр санын арттыру — киләчәкне кайгырту ул.

Мәчет ишеген ачып кергән һәр кешедә якты хисләр уяна. Мәчет төзеп, шул хисләрне уят­мыйча, халыкка рухи тәрбия бирү мөмкин түгел. Мәчеттәге муллалар, имамнар, мәҗбүри рәвештә түгел, теләге булган кешене намаз укырга өйрәтә. Гомумән, мәчет төзү халыкка зур файда китерә.

— “Фатыйха” мә­че­тен төзүдә беренче адымнарны ясарга  кемнәр ярдәм итте?

— Мәчет проектын әзерләү буенча зур ярдәм күрсәткән “АС-Проект” җәмгыяте җитәк­чесе Яубасарова Гүзәл Юныс кызына, экология буенча тикшерүләр үткәрүдә ярдәм итүче Уфа шәһәр Советы депутаты, Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Солтанов Руслан Закир улына, төзелеш эшләрен тормышка ашыруга әзер торучы “БГС” җәмгыятенең генеральный директоры Исеев Дамир Руслан улына, олы хезмәтләре белән ярдәм иткән Халык университетлары тыңлаучылары ассоциациясе рәисе Хәйдәров Рәфыйк Гыйльмияр улына, мәчет бинасын җылытуда ярдәм күрсәтергә әзер торучы “БашУралТехСервис” оеш­ма­сының генеральный директоры Хәйретдинов Руслан Әсгать улына, типография эшләре буенча ярдәм итүче “Полиграфдизайн” җәмгыятенең генеральный директоры Муллах­мәтов Мәхмүт Габделхак улына, барлык мөһим җые­лыш­ларда актив катнашучы, ярдәм итүче БДУ доценты Измайлов Шамил Зиннур улына, олы ярдәм күрсәтүче һәм киләчәктә дә булышырга әзер торучы Сөләйманов Мидхәт Мәхмүт улына, матди яктан ярдәм күрсәтүче республика буенча “Росреестр”ның Федераль Кадастр палатасының Башкортстандагы филиалы директоры урынбасары Дәүләтшин Илдар Рифгать улына һәм башкаларга  чиксез рәхмәт белдерәбез. Димәк, халык күңелендә ихлас нур бар әле. Иманлы халыкның килә­чәге бар.

Изге Коръән китабында: “Аллаһ ризалыгы өчен кош оясы кадәр генә булса да мәчет төзегән кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә сарай төзия­чәк...” дигән сүзләр бар. Мәчет төзүдә катнашкан һәр кешегә изгелеге икеләтә кире кайтсын.

Шулай ук киләчәктә изге, мәрхәмәтле эшебезгә кушылыр кешеләр, оешмалар тагын да булыр дип ышанабыз. Уфа шәһәре үзәгендә мәчет төзү эшенә кулдан килгәнчә иганә ярдәме күрсәтергә теләүчеләр бөтен мәгълүматны безнең “фатиха.рф” сайтыннан таба ала. “Фатыйха” мәчетен төзүдә ярдәм күрсәткән кешеләрнең исемнәрен кәгазьгә терки барабыз. Киләчәктә аларның һәммәсен, Аллаһ ризалыгы белән, “Мактаулы Истәлек Китабына” кертәчәкбез.

“Фатыйха” мәчетен төзү эшендә зур теләк белдереп ярдәм итүчеләрнең һәммәсе изге эшнең бигрәк тә хәзерге заманда мөһим булуын аңлый. Алар бу хакта үзләренең фикерләре белән уртаклашты.

Измайлов Шамил Зиннур улы, БДУ доценты: “Мө­сел­ман җирлегендә яшибез. Мәчетләребез аз. Уфаның бер башында — “Лалә-тюльпан” булса, Тукай урамында җәмигъ мәчете урнашкан. Шәһәр үзәгендә яшьләр күпләп яши. Якында мәчет булу алар өчен бик файдалы булыр иде”.

Дәүләтшин Илдар Рифгать улы, “Росреестр”ның Федераль Кадастр пала­тасының Башкортстандагы филиалы директоры урынбасары: “Дини йортлар җәм­гыять өчен бик кирәк. Алар дуслыкка, мәхәббәткә, сабырлыкка өй­рәтә, гөнаһлардан сакланырга ярдәм итә, яшь­ләрне тәрбия­ли.

Бүген зәңгәр экраннар, гәзит-журналлар, радио, Интернет аша халыкка күптөрле мәгълүмат бирелә. Кешеләр рухи кыйммәтләргә мохтаҗ. Җан, рух турында уйларга вакытыбыз юк. Мәчетләр халыкка тик уңай яктан гына тәэсир итә. Өлкән яшьтәгеләрне, тирә-яктагыларны, Аллаһны хөрмәт итәргә өйрәтә алар”.

Элина Исхакова әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»