02.04.2014 - Иман

Тәкъдиренә язылган

Нуриман районына юл төшкәч, кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр исемлегенә тап булдым. Красная Горкадагы  “Рәшит” мәчетенең  имам-хатыйбы Илдар Солтаншин —  шуларның берсе.

Районда иң зур мәчет 2001 елда ачылган.  Җомга намазыннан соң  Илдар хәзрәт белән якыннан танышырга  форсат тиде.

—1960 елда Караидел районының Стеклозавод авылында биш балалы гаиләдә төпчек малай булып туганмын. Әтиемне 1965 елда Нуриман урман хуҗалыгына  баш бухгалтер итеп җибәрәләр. Аннан – Сарвага, 1978 елда Красная Горкага күчендек. Вагыйз картәтием дин тотты. Бәләкәй чагымда нәнәй, картәтиләрнең намазга басулары, ураза тотулары истә калган. Мин дә бәләкәйдән белгән догаларымны кабатлап йөрдем, — диде Илдар хәзрәт.

Мәктәпне тәмамлагач, башкаланың  8нче һөнәрчелек  училищесында — электрик,  ДОСААФта укып, водитель һөнәре алып чыга. Илдар Солтаншин 1979 елның апрелендә армия сафларына алына. Чечняда  автобатальонда күнекмәләр үтә. Декабрьдә  Әфганстанга эләгә. Танк полкында хезмәт итә.  Төрекмәнстанда автополкта водитель була, ягулык,  снарядлар, солдатларга  кием-салым, башка кирәк-ярак ташый. Армия хезмәтендә чыныгу алып, туган якларына әйләнеп кайта. Озак еллар юл участогында водитель булып эшли. Кичәге яугир-интернационалист мәктәп, клубларга очрашуларга бик теләп йөри. Ә Илдар Мәсрур улының сөйләр сүзләре, хәтергә төшерердәй вакыйгалары күп.

Бервакыт Илдарның юлында күрәзәче карчык пәйда була. Ул аның дин кешесе булырга тиешлеген әйтә. Күңеле белән моны тойса да, дингә ул урау юллар аша килә. Тәүдә ураза тотарга өйрәнә. Бер таныш мөәзин Илдарны мәчеткә чакырып китерә дә тәравих намазына бастыра.

2007 елда Нурмөхәммәт хәзрәт  Илдар Солтаншинга имам-хатыйб таныклыгы тапшырган. 2012 елда Ислам университетына укырга кергән. Үткән ел район Советы ярдәме белән мәчет ремонтланган, түшәм, идәннәр ныгытылган. Җомга намазына, гает бәйрәменә  яше-карты агыла, монда гарәпчә укулар оештырыла.

Бүген “Рәшит” мәчетендә Илдар хәзрәтнең ихлас күңелдән әйтелгән догалары, вәгазьләре  яңгырый. Илдар хәзрәт тәкъдиренә язылган юлны  тапкан.

Людмила Хәнәфина.

Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»