25.03.2014 - Иман

Балалар хак юлда

Салават шәһәренең җәмигъ мәчете өлкәннәр белән генә түгел, балалар, үсмерләр белән дә даими эш алып бара. Биредә мәктәп укучыларының каникул көннәрендә балаларның дини белемнәрен күтәрү һәм тикшерү гадәткә кергән. Күптән түгел шундый матур чара үтте. Дүрт этаптан торган конкурста республиканың көньяк районнарындагы авыл һәм шәһәрләрдән килгән 53 бала имтихан тотты. Мәчетнең гыйбадәт кылу залында ярышта катнашучылар гына түгел, җанатарлар — балаларның әти-әниләре, дин белеме бирүче мөдәррисләр, имамнар да бар иде.

Бәйгенең тәүге этабы булган “Серле сандык” конкурсында 5нче  сыйныфка кадәр укучылар катнашты. Алар Ислам дине нигезләре турында табышмакларга җаваплар формасында оештырылган уенда көч сынашты. Әлеге мавыктыргыч, җанлы чара йомгаклары буенча Салават кызы, ун яшьлек Софья Макарова беренче урынга чыкты. Җиңү очраклы түгел, Софья инде берничә ел мәчеткә йөри, дини белем ала. Шуңа да ул: “Конкурста минем өчен авыр сорау булмады”, — ди.

Өлкән сыйныфларда  укучылар өчен сорауларның авырраклары әзерләнгән иде. Залдагы өч такта алдына җавап бирергә өч үсмер чыга. Ярыш минут саен кыза бара. Санаулы минутлар эчендә Мәләвез, Ишембай, Федоровка районнарыннан, Салават, Мәләвез шәһәрләреннән, күршедәге Җиргән бистәсеннән килгән егетләр һәм кызлар үз белемен күрсәтте.

Ниһаять, финал очрашуы. Беренчелек өчен Мәләвезнең 42нче һөнәри белем бирү лицее укучысы Винер Гомәров белән Салават сылуы Энҗе Абдуллина көч сынашалар. Берсе дә җиңелергә теләми, җыелган баллар бертигез. Соңгы “Нинди пәйгамбәрләрне беләсез?” — дигән сорауга тулы җавап биреп, дини гаиләдә  тәрбия алган 11нче сыйныф укучысы Энҗе алга чыга.

Конкурсның өченче бүлегендә Ислам тәгълиматы буенча дөрес җавап биреп, Ишембай үсмере Ибраһим Сынбулатов җиңү яулады. Коръән сүрәләрен дөрес итеп укуда беренче урын Мәләвез районының Җиргән бистәсеннән килгән җиде яшьлек Халит Исмәгыйлев белән  Мәләвездән Ишморат Саламатовка бирелде. Бәйгенең иң җаваплы этабы — Коръән аятләрен тәҗвид белән дөрес итеп укуда Салават кызы Гөлназ Әхмәровага тиңнәр булмады.

Конкурста җиңүчеләргә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шундый ук дәртләндерү бүләкләре һәр балага бирелде. Чара бик җанлы барды. Анда катнашкан балалар бер-берсе белән якыннан танышты, дуслашты, Ислам дине кушканча яшәү кирәклеген тагын да ныграк аңлады.

Минҗан Зарипов.

Салават шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»