15.04.2011 - Иман

Мөселман зыялысы кем ул?

Уфаның “Ихлас” мәчетендә “Русия мөселман яшьләренә белем бирү һәм тәрбияләүдә зыялыларның роле” дигән фәнни-гамәли конференция үтте. Мәртәбәле форумны Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Русиянең берләштерелгән мөселман оешмалары үзәге, “Русиянең Ислам мирасы” Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте оештырды. Конференция Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән үтте. Фәнни-гамәли форумда галимнәр, күренекле дин әһелләре, дини оешма җитәкчеләре, мөселман зыялылары, башкарма власть органнары һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, эшкуарлар катнашты.

Конференция Коръән Кәрим аятьләре уку белән ачылды. Чараны “Русиянең Ислам мирасы” хәрәкәте рәисе Шәүкәт Әвәсов алып барды. Ул мөһим чараны ачып, әлеге зыялыларның дөньяви гыйлемгә ия булып та, дини белемнәре гаять аз булуын билгеләде, җәмгыятьтә мөселман зыялыларының ролен күтәрү зарурлыгын ассызыклады. “Уфа — Русиянең Ислам үзәге. Биредәге “Ихлас” мәчетенең эшчәнлеге күп мөселман оешмаларына үрнәк булып тора”, — диде ул.

Шәүкәт Әвәсов Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовка һәм Президент каршындагы дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятковка республика мөселман оешмаларының, мөселмән фәнен, мәдәниятен һәм мәгарифен үстерүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтеп, Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең мактау грамоталарын тапшырды.

— Башкортстанда бүген 130дан артык милләт вәкилләре бер гаиләдәй дус-тату яши. Шуңа күрә дә республика милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Русия субъектлары арасында иң яхшысы булып танылды, — диде үз чыгышында Вячеслав Пятков, — Русиядә төрле мәдәниятләр, диннәр һәм традицияләрнең үзара аралашып яшәвенең, конфессияара диалогның һәм хезмәттәшлекнең үзенчәлекле тәҗрибәсе тупланды.

— Бүген без бирегә кичектергесез мәсьәләне уртага салып сөйләшү өчен җыелдык. Аның асылы яшьләр белән эшләү, алар белән хезмәттәшлекне йомшартуда юл куймауга кайтып кала. Чөнки яшьләр — безнең киләчәгебез. Илебездә һәм республикада зыялылар күп, ләкин алар дәһрилек хөкем сөргән совет чорында гыйлем һәм тәрбия алган. Мәчет төзү өчен берничә ай да җитә, ә руханиларны һәм мөселман зыялыларын үстерү өчен аз дигәндә 70 ел кирәк. Динне бетерү өчен дә шулкадәр вакыт сарыф ителде бит, — диде Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.

Мөселман зыялысы кем ул? Заман яшьләренә алар нинди тәрбия бирә ала? Мөселман зыялысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Тәлгать Таҗетдин үз чыгышында шушы сорауларга җавап бирде.

Баш мөфти фикеренчә, зыялыларының дәһрилек йокысыннан тизрәк уянуы — мөһим бурыч булып тора. Өлкәннәр СССР таркалганнан соң дөньяга килгән яшь буынның рухи эзләнүләренә дөрес җавап бирергә тиеш. Мондый эзләнүләр аларның дин белән кызыксынуыннан килә. Әгәр бу рухи эзләнүләргә вакытында игътибар ителмәсә, яшьләр диннән йөз чөерәчәк, алар үзләрен алданган итеп тоячак. Яшьләргә максимализм хас: аларга барысы да һәм хәзер үк кирәк. Менә ни өчен өлкәннәр үзләренең дини-рухи белем дәрәҗәсен күтәрергә тиеш. Болардан тыш алар үз балаларын — яшь мөселманнарны тәрбияләү һәм белем бирү процессында тулы канлы катнаша алмый. Күпләр моны аңлый: ике-өч югары дөньяви белемгә ия кешеләр Русия Ислам университетында дини гыйлем ала, шул рәвешле балаларына да дөрес тәрбия бирә.

Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Алмас Шәйхулов яшьләрне тәрбияләүдә Риза Фәхретдиннең хезмәтләренең роле, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты профессоры Әхмәт Рәхимов тәрбия эшендә яңа технологияләр турында сөйләделәр. “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм мәхәллә эшчәнлеген оештыруның тәҗрибәсе белән уртаклашты, гыйбадәтханә турында видеоролик күрсәтелде.

Татарстан Фәннәр академиясе академигы, билгеле галим Мирфатыйх Зәкиев Идел Болгарстаны мисалында яшь-ләрне тәрбияләү турында чыгыш ясады. Шулай ук Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, шәех Нәҗметдин хәзрәт Абази, Русиянең Азия өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Әширов, Татарстанның “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Әлмира Әдиятуллиналарның чыгышлары фәһемле булды.

Фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар шулай ук яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүнең башка мөһим аспектлары буенча фикер алышты.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»