29.01.2014 - Иман

Мәүлид кичәсе үтте

2 гыйнварда һиҗри календаре буенча мөселманнар өчен мәртәбәле айларның берсе — Рәбигыль-әүвәл башланды. Бу —  Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән ай. “Мәүлид” сүзе гарәпчәдән — “туу” , “Мәүлид ән-Нәби” Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мөхәммәд Пәйгамбәр Рабигыль-әүвәл аеның 11еннән 12сенә каршы кичендә (быел милади буенча 12 гыйнвардан 13енә каршы кичкә туры килде) дөньяга килгән. Мәүлид бәйрәме — сөекле Пәйгамбәребезне (с.г.в.) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган чара. Ай дәвамында Русия, шул исәптән Башкортстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышланган дини мәҗлесләр үткәрелә.

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Мәүлид кичәсе үтте. Чараны “Ихлас” мәчете оештырды. Тамашачыларга мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм тырышлыгы белән әзерләнгән гаять бай эчтәлекле дини-мәдәни программа тәкъдим ителде.

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин беренче тапкыр Изге Болгарда “Ак мә­чет”тә Мөхәммәд пәйгам­бәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид кичәсе үтүе турында әйтте. “Мәүлид инде 1425 ел дәвамында бәйрәм ителә. Бездә бу көнне бәйрәм итикме-юкмы дигән сорау юк. Чөнки Аллаһ илчеләрендә гөнаһ юк. Шул үрнәк белән мөселманнар һидаятькә иреш­кәннән бирле, аны хөрмәтли­без”, диде ул, һәм мөселман­нарга бергә һәм бердәм яшәү зарурлыгын ассызыклады.

Бәйрәм белән шулай ук Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъ­мәтуллин, республика Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков, Башкортстан хатын-кызлары берлеге рәисе Рәшидә Солтанова һәм Иран Ислам Республикасы Илчелеге вәкиле Сирус Борзу тәбрикләде.

“Ихлас” мәчете каршында эшләп килүче — “Илаһилар”,  Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең — “Әманәт” һәм “Әссәлам” төркемнәре, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Лина Ганиева, Резида Сабитова, Урал Әминев һәм Филүс Вәлиевларның чыгышларын тамашачылар җылы кабул итте.

Мәүлид көнен билгеләп үтү Аллаһы Тәгаләне зикер итү, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормышын, эшчәнлеген бәян итү, аны олылау һәм салават әйтү, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр уку, фәкыйрьләрне сыйлауны үз эченә ала. Аллаһ Рәсүленең (с.г.в.) тормышы һәм  пәйгамбәрлек миссиясе белән бәйле вакыйгалар турында уку, сөйләү һәм тыңлау бик игелекле эш булып санала. Мәүлид мәҗлесләре, кичәләре үткәрү — кешеләрне Аллаһка, дингә өндәү-дәгъват өчен зур форсат һәм ысул да ул.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»