24.12.2013 - Иман

Кылган хаҗлары кабул булсын!

Батырша (Гобәйдулла Галиев) исемендәге Иске Балтач җәмигъ мәчетендә хаҗ кылып кайткан мөселманнар халык белән очрашты. 1990-2012 елларда районнан 5 ир-егет һәм 5 хатын-кыз хаҗ кылган булса, агымдагы елда, районнан читтә яшәүче ике якташыбызны да исәпләгәндә, 13 кеше изге сәфәргә юлланып, гыйбадәтне уңышлы үтәп кайтты.

— Районыбыз өчен зур күрсәткеч бу, — диде очрашу башланганчы әңгәмәләшкәндә имам-хатыйп Филүс хәзрәт Камалетдинов. — Иман дәрәҗә-сенең югары, кешеләрнең мөмкинлекләре булуын күрсәтә бу. Арада икенче тапкыр баручылар да бар. Мәсәлән, Филзә һәм Рәфис Шәйхәйдәровлар, Сания Сәрвәретдинова.

Очрашуның тәүге минутларында Филүс хәзрәт Коръән аятьләре укып ишеттерде. Җә-мигъ мәчетенең имам-хатыйбы Рәфис Шәйхәйдәров Исламның бишенче баганасы булган хаҗ кылуны тазалыгы, байлыгы җиткән, үтәсе юллары сугыштан имин булса, һәр кеше үтәргә бурычлы булуы турында әйтте.

— Авыр гыйбадәт — хаҗ кылу. Элек кешеләр су юлы, хайваннар ярдәмендә ерак юллар үтеп гыйбадәт кылып кайтсалар, хәзер һава юлы белән йөрелсә дә, аның үз авырлыклары бар, — диде Рәфис хәзрәт. — Һәр кеше барган саен үзенә яңалык ача, һәр гыйбадәтнең рәхәтен таба. Изге гыйбадәтне кылган кешеләрнең хаҗлары кабул булса иде, — дип теләде һәм киләчәктә изге сәфәргә юлланырга теләүчеләргә киңәшлә-рен бирде.

Филзә ханым Шәйхәйдәрова бөек Мәккә җирләрендә үткәргән көннәре турында җентекләп сөйләде.

— Андагы хатын-кызның киеме турында аерым әйтеп үтәсем килә. Өсләрендә ап-ак кием. Гаурәтләре капланган. Ә бит ачык кояш астында 50-60 градус эсселек! Ана кеше буларак әйтәм: кызларыбызны саклыйк, Исламча яшәүне аңлатыйк!

Меңнәрчә чакрым җирләр үтеп тә, анда бер тамчы су таба алмыйсың, яңгыр да елына бер тапкыр ява, диләр. Үлән дә үсми. Шулай булса да, кеше Аллаһның биргәненә риза булып яши. Ә бездәге тормыш оҗмах икән, дигән уйлар кичердем, — дип сөйләде Филзә ханым.

Иптәше белән бергәләп изге гыйбадәт кылган Әхсән Динисламов, шулай ук Флидә Галиева, Гали Сәрвәретдинов, Сания Сәрвәретдинова, Гүзәл Гыйльмуллина, Зөлфия Гарифуллина, Мәшүдә Нуриева да изге сәфәрдән рухи баеп кайтулары, киче­решләре турында ихлас сөйлә­деләр, кылган хаҗларының кабул булуын, башка кешеләргә дә Аллаһ хаҗ кылырга насыйп итсә иде, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Аида Хәйретдинова.

Балтач районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»