24.12.2013 - Иман

Гөлем мәчетле булды

Югары Гөлем — Стәрлебаш районының борынгы авылларының берсе. Биредә халык берничә тапкыр җыелып мәчет төзергә омтылып карый. Ләкин бу кадәр зур эшне башкарып чыгарга ярдәм кулы сузучы кеше табылмый.

Берничә елдан акчалы иганәчеләр табыла. 2006 елның августында бертуган Азат һәм Алмаз Мәкъсүтовлар, аларның икетуганы Булат Галиев Гөлем мәчетенең нигезенә тәүге таш салалар. Азат белән Алмаз — “Кызыл таң” гәзитенең элекке үз хәбәрчесе Мариус Мәкъсүтовның уллары, ә Булат — Мәкъсүтовларның әниләренең бертуган сеңлесенең улы. Алар мәчеткә картәти һәм картәниләренең исемнәренең беренче иҗекләре кушылган исемне бирәләр — “Гәрмәхәл” (Гәр — Гәрәй, Мә — Мәҗит, Хәл — Хәлимә). Әйтергә кирәк, бу — Мәкъсүтовлар тарафыннан төзелгән икенче мәчет. Беренчесе әтиләре Мариус Мәкъсүтовның туган авылы Карагышта.

“Бура күтәрсәң, өй дип атама, гомерең буе өярсең”, дип юкка гына әйтмәгән татар халкы. Авылда мәчет салганда да шулай була — эш алты елга сузыла. Шулай да төзелеш ахырына якынлаша, тау башында авылның күрке булып мәчет калкып чыга. Янында биредә дини хезмәт куячак имамга торак та булдырыла, мәчеткә менү өчен баскыч та эшләнә. Изге эшкә күпләр үз өлешен кертә. Авыл хакимияте башлыгы, Мәкъсүтовларның икетуган апасы Венера Фәйрузова эшчеләрне ашата һәм төзелешкә хәләл акчасын бирә. Хисаметдин Исмәгыйлев белән Вәгыйзь Гәрәевларның да керткән өлеше зур.

Быелгы Корбан бәйрәмендә мәчет тантаналы ачылды. Чарага район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров һәм башка бик күп кунаклар килде. Азат Мәкъсүтов мәчет төзелешендә катнашкан һәр кешенең исемен укып ишеттерде. Гыйбадәтханә күмәк көч белән күтәрелгән — кемдер акчалата ярдәм иткән, икенчеләр үз куллары белән төзелеш эшләрендә катнашкан. Алар арасында Гөлем авылыннан чыккан, хәзерге вакытта Миякә районы, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә яшәүчеләр дә бар.

Тантанада катнашучылар бәйрәм табынында корбан ашыннан авыз итте.

Фуат Муси.

Стәрлебаш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»