24.12.2013 - Иман

Ислам – Русия тарихының аерылгысыз өлеше

Баш мөфти  Тәлгать Таҗетдин Андрей Первозванный  премиясен тапшыру тантанасында.Быел илебез һәм Башкортстан мөселманнары тормышы вакыйгаларга гаять бай булды. 23-25 майда Казанда “Милли тормыш һәм дин” IV Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үтте. Мәртәбәле чарада Русиянең 65 төбәгеннән 680 дин әһеле катнашты.

Әлбәттә, вакыйгалар арасында иң әһәмиятлесе — Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллык юбилее. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Русия һәм Башкортстан җитәкчелеге юбилейга әзерлеккә зур ярдәм итте. Бу дәүләтнең дини оешмалар белән конструктив диалогта эшләве турында сөйли.

Юбилей уңаеннан Уфада тантаналы чаралар 21-23 ок­тябрьдә үтте. Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында “Русиядә Ислам һәм дәү­ләт” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Мәртәбәле форумда дөньяның 32 иленнән 600дән артык күренекле дин әһеле, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, биш Халыкара Ислам оешмасыннан һәм Русиянең 29 Диния нәзарәтеннән вәкилләр, галимнәр, дини һәм дөньяви уку йортлары җитәкчеләре катнашты.

Конференциядә чыгыш ясаучылар, 225 ел эчендә Үзәк диния нәзарәте мөсел­маннарны берләштерү, гражданнарга дини һәм әхлакый тәрбия бирүдә зур роль уйнады, ул бүген дә илнең мөселман өммәтен берләштерүгә, дини белем бирүне үстерүгә, дини экстремизмга каршы көрәшкә үз өлешен кертә, дип ассызыклады.

22 октябрьдә ил Президенты Владимир Путин Уфада  Русия Диния нәзарәтләре мөфтиләре белән очрашу үткәрде. Анда Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин, Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Карачай-Черкес Республикасы мөфтие, Төньяк Кавказ мөселманнары координация үзәге рәисе Исмаил Бердиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин, “Халыкара Ислам миссиясе” үзәкләштерелгән дине оешмасы рәисе, коммерциягә нигезлән-мәгән Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды идарәсе рәисе Шафыйк Пшихачев катнаштылар.

Русия Президенты мөселман дине әһелләре белән кадрлар әзерләү, мигрантларны социаль-мәдәни адаптацияләү, дәүләт һәм дини оешмаларның үзара бәйләнеше проблемалары турында сөйләште. Бүген формаль булмаган дини агымнар идеяләренә каршы тору өчен Исламны социальләштерү, яңа алымнар куллану мөһим, мөселман мәдәнияте үзәкләре, мөселман яшьләре һәм хатын-кызлары клублары оештырырга мөмкин, дип белдерде Владимир Путин.

Очрашуда дини кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә күтәрелде. “Инициатива сезгә күчәргә тиеш, формаль булмаган лидерларга аны бирмәскә кирәк”, — диде Русия Президенты. Моның өчен Русиянең мөселман руханиларын әзерләү мәктәбен тергезү мөһим, дип ассызыклады ул.

Яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү җәһәтеннән Владимир Путин билгеләгән мәсьәләләр буенча мөфтиләр үз фикерләрен әйтте. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин Уфада мөселман академиясе ачу турында тәкъдим кертте.

Үзәк диния нәзарәтенең М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үткән юбилей тантанасында Президент Владимир Путин: “225 ел элек Русия императрицасы Екатерина II указы нигезендә Уфада Диния магометаннар законы җыены оештырыла. Шул рәвешле Русиядә Ислам дәүләт дәрәҗәсендә рәсми рәвештә таныла. Төрле милләт кешеләренең гомум тырышлыгы белән зур, бөек дәүләт барлыкка килде. Шул ук вакытта һәр халык, һәр этносның үзенчәлеге саклана. Бер-береңне тирән аңлау, мәдәниятләр бәйләнеше, традицион дини конфессияләрнең ихтирамга корылган диалогы нәтиҗәсендә илнең рухи бердәмлегенә ирешелде. Ислам — Русия мә-дәни кодының ачык мисалы, ил тарихының аерылгысыз өлеше”, — диде.

Ул мөселман дин әһелләрен яшьләрне үзара ихтирам һәм хөрмәт рухында тәрбияләргә чакырды. “Җәмгыятьтәге татулык һәм тотрыклылык — Ватаныбыз үсешенең нигезе”, — дип ассызыклады Владимир Путин.

12 октябрьдә илнең иң абруйлы дини җитәкчеләрнең берсе Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин 65 яшьлек юбилеен билгеләде. Тәлгать хәзрәт 1980 елның 19 июнендә үткән съездда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе һәм мөфти булып сайланды. Шушы көннәрдә Дәүләт Кремль сараенда Андрей Первозванный исемендәге “Дин һәм Тугрылык” Халыкара премиясен тапшыру тантанасы үтте. Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин дә абруйлы премия лауреаты булды. Аңа Русиядә конфессияара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән күпьел­лыҡ хезмәтләре өчен Андрей Первозванный ордены тапшырылды.

21 октябрьдә Уфадагы Русия Ислам университетында Бөтенрусия Ислам дине әһелләренең квалификациясен күтәрү буенча үзәк эшли башлады. Быел 22 майда Русия Прези­дентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның округ Диния нәзарәтләре җитәкчеләре белән очрашуында дин әһелләренең квалификациясен күтәрү мәсьәләсе каралган иде. Очрашу нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округындагы Уфа һәм Казан Русия Ислам университетларында дин әһелләренең квалификациясен күтәрү үзәк­ләре ачарга карар ителде. Бу югары уку йортларында округ имамнары “Дини оешмага идарә итүнең теориясе һәм практикасы” дигән 72 сәгатьлек махсус программа буенча белемен камил­ләштерәчәк.

26 ноябрьдә республика мөселманнары өчен әһәмиятле вакыйга булды. Уфада Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VII отчет-сайлау съезды үтте. Анда БР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп яңа­дан Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин сайланды. Ул нәзарәткә биш ел җитәкчелек итәчәк.

— Төньяк Кавказ, Ерак Көнчыгыш һәм Себер, илебезнең үзәк өлешендәге дини идарәләр җитәкчеләре Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинны яхшы белә һәм ихтирам итә. Традицион конфессияләр башлыклары да аның эшчәнлеген югары бәһали. Аны Русия Мөфтиләр шурасы рәис­тәшләре дә ихтирам итә, — диде Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»