18.12.2013 - Иман

Баш мөфтигә - югары бүләк

Кремль  сараенда Андрей Первозванный исемендәге “Ышаныч һәм тугрылык” Халыкара премиясен тапшыру тантанасы узды. Анда Баш мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга әлеге абруйлы бүләк тапшырылды.

Дәүләтчелекне, Русия белән дустанә мөнәсәбәттәге илләр берлеген ныгыту һәм әхлакый кыйммәтләрне тергезүдә Ватан алдындагы хезмәтләрне тану билгесе булган әлеге премия быел сигез кешегә тапшырылды.

Баш мөфти Андрей Первозванный орденына Русиядә конфессияара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән күпьеллык фидакарь хезмәте өчен лаек булды. Тәлгать Таҗетдин, шулай ук, Русия православие чиркәвенең изге кенәз Даниил Московский орденына ия.

Арина Рәхимкулова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»