04.12.2013 - Иман

Иманлы халык шундый була!

Федоровка районы гыйбадәтханәләрнең күп булуы белән дә аерылып тора. Биредә һәр авылда диярлек мәчет яки чиркәү бар. Бу очраклы түгел. Гыйбадәтханәләр район халкының рухи һәм әхлакый үсешендә шулай ук гаять мөһим роль уйный.

Батыр авылында мәчет Октябрь инкыйлабына кадәр чын мәгънәсендә кайнап торган. Ләкин илдә совет власте урнашып, вәзгыять үзгәргәннән соң, аның манарасы киселә һәм ул мәктәп ролен үти башлый. 1970 елга бина тәмам искерә һәм ул сүтелә.

Моннан 22 ел элек, 1991 елның көзендә авыл җыенында мәчет төзү мәсьәләсе күтәрелә. Әлеге башлангычны колхоз да, авыл хакимияте дә, батырлылар үзләре дә күтәреп ала һәм гомум көч белән колачлы төзелеш эшләре җәелдерелә. “Күмәк көч яу кайтара” дигәндәй, 1994 елда элекке урынында 120 кеше сыйдырышлы мәһабәт мәчет бинасы калкып чыга. Аны ачу тантанасында Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин да катнаша.

Мәчет ачу бер эш булса, анда Батыр авылы халкының күпләп йөрүе дә куанычлы күренеш.

— Дини бәйрәмнәр вакытында халык мәчет эченә генә сыймый, ихатага да чыга. Җомга намазларына да даими 10-15 кеше йөри. Алар арасында урта буын һәм яшь кешеләр булуы да куандыра, — ди бу җәһәттән Батыр авылы мәчете имам-хатыйбы Равил Акчурин.

Алдагы елның язында Батыр авылы мәчете егерме еллык юбилеен билге­ләячәк. Шуңа бәйле быел биредә авыл хакимияте, батырлылар, спонсорлар ярдәме белән күләмле төзекләндерү эшләре җәелдерелгән. Атап әйткәндә, 47 сутыйдагы мәчет ихатасы танымаслык булып үзгәргән. Карт тупыллар кисеп алынган, алар урынына яшь үсентеләр һәм куаклар утыртылган. Мәчет ихатасы профнастилдан ясалган койма белән әйләндерелгән, капкалар, ишекләр дә яңага алыштырылган. Мәчет бинасы үзе дә күзгә күренеп күркәмләнгән. Аның тышы заманча материал белән әйләндерелгән. Авылдашлар мәчет эчен дә төзекләндерергә һәм буярга акча һәм форсат тапкан.

— Һәркем мәчетне төзекләндерүгә үз өлешен кертте. Михайловка авыл советы хакимияте башлыгы Венер Акчурин һәм авыл старостасы Рифкать Акчурин барлык оештыру мәсьәләләрен үз өстенә алса, бүген Салават шәһәрендә яшәүче күренекле авылдашыбыз Вилдан Акчурин төзелешкә үз акчаларын салып кына калмады, спонсорлар табарга да ярдәм итте. Нәкъ аның ярдәме белән торбалар, профнастил, капка-ишекләр, тротуар өчен плитка сатып алынды, — ди киң күңелле якташларына чиксез рәхмәт белдереп, Равил Фәйзулла улы.

Җәй-көз айларында биредә берничә өмә үткәрелгән. Батырлылар аннан тыш та буш вакытларында мәчеткә килеп, һәркайсы кулдан килгәнчә хезмәт салган. Имам-хатыйп аеруча эретеп ябыштыручылар Фәнил Кантимеров һәм Илнур Гомәров, техника белән ярдәм иткән авыл советы депутаты Халит Акчурин, Мәләвездән килеп кранда эшләгән Флүр Акчурин, погрузчикта эшләүче Венер Халитовның һәм башкаларның фидакарьлеген аерым бер җылылык белән телгә алды.

Әйтергә кирәк, мәчет ихатасын төзекләндерү эшләре әле дә дәвам итә. Атап әйткәндә, мәктәп күченгәннән соң биредә төзелгән элекке колхоз идарәсе бинасының кирпечләре территориядән чыгарыла. Шул рәвешле бар яклап та заманча материал белән уратып алынган мәчет ихатасында җимеш агачлары һәм куаклары утыртылып, җәяүлеләр сукмагы түшәлеп, чын мәгънәсендә оҗмах бакчасы хасил булачак. Бу эшләрнең барысын да батырлылар 2014 елның җәенә, ягъни мәчет юбилеена төгәлләргә исәп тоталар.

— Гыйбадәтханәләр — халыкның рухи сәла­мәтлеге сагында тора, әхлакый үсешебезгә булышлык итә. Шуңа да бездә, гомум район күләмендәге кебек, дини учреждениеләргә игътибар зур. Быел менә Батыр авылы мәчетен төзекләндерү буенча күләмле эш башкарылды. Бер үк вакытта Михайловка авылында гый­бадәтханә төзелеше алып барыла. Билгеле, болар белән бергә юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, коеларны, чишмәләрне, зиратларны тәртиптә тоту кебек турыдан-туры бурычларын да хакимият тиешле дәрәҗәдә үти. Без халык өчен эшлибез икән, авыл кешеләре дә безнең башлангычларны хуплый, шушы рәвешле һәрьяклы ярдәм кулы суза һәм үзләре дә аларда турыдан-туры катнаша. Бу да халыкны туплый, аның бердәмлеген һәм авыл, район киләчәге өчен җаваплылыкны ныгыта, — ди ундүрт ел дәвамында Михайловка авыл советы хакимиятен җитәкләүче Венер Акчурин.

Менә шундый бердәм дә, югары әхлаклы һәм мәдәниятле дә халык яши Батыр авылында. Аңлашыла, аларның шушы дәрәҗә рухи күтәрелешендә мәчет тә аз роль уйнамыйдыр. Һәрхәлдә, чын мәгънәсендә иманлы кешеләр генә шундый изге эшләр башкаруга сәләтле. Бу җәһәттән Батыр авылының алда барачак юлы да иманлы һәм әлегечә җимешле, мәртәбәле, нәтиҗәле булсын!

Илдар Фазлетдинов.

Федоровка районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»