03.12.2013 - Иман

Таш мәчетнең тарихы дәвам итә

Караидел районының Якуп авылында мәчет төзү кирәклеге турында узган гасырның 90нчы елларыннан ук сүз барды. Ни әйтсәң дә, мәчетсез авыл ул инде чын мәгънәсендә халкыбызның рухи хәзинәләрен, дини йолаларын саклаучы була алмый торгандыр. 2010 елда биредә яңа мәчет төзелә башлады. Республикада дистәләгән мәчет төзеткән, Уфаның “Хәмзә” мәчете имамы Хәмзә хәзрәт Галләмов, бу изге эшне хуплап, ярдәм итте. Ниһаять, быел 25 октябрьдә Якуп авылында тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылды.

Таш мәчет — игътибарны җәлеп итә торган урын. Аның белән туган якны өйрәнүчеләр дә, галимнәр дә кызыксына. Ә ул үз серләрен саклый бирә. Таш мәчет Байкы елгасының биек уң ярында Якуп белән Туеш авыллары арасында урнашкан. Таш мәчет үзе өчкә ике метр зурлыктагы, биеклеге 1,5 метрлы таш стена хәрабәләреннән гыйбарәт. Аның көньяк өлеше ныграк җимерелгән. Эчендә эскәмия белән урындык тора, бирегә кешеләр хәер китерә. Корылмадан төньяк-көнчыгыштарак ташлар бар, кемдер җыйган, күрәсең. Ә көньяк-көнчыгышта тагын бер таштан төзелгән түгәрәк җайланма тора. Аның тәгаенләнеше билгесез. Якында шомырт белән миләш утыртылган. Игелекле адәмнәр изге җирне рәшәткәләп алган. Биредә бераз торганнан соң җиңеллек, рәхәтлек тоя башлыйсың.

Таш мәчет риваятьләргә дә кергән. Биредә Каратабын (Карагазиз, Карачагазиз) җирлән-гән, дигән фикер дә бар. Каратабын нәселе бик борынгы, атаклы Майкы бидән (кайбер галимнәр аны Байкы би, ди) килә, анысы заманында Чыңгыз хан белән таныш була, хан хәтта аның белән киңәшләшкән, дигән сүзләр дә бар. “Башкорт ырулары” китабында бу хакта болай диелә: “Ул урында Таш мәчет хәрабәләре бар. Бу мәчетне бервакыт төнлә Карачагазиз шәкертләренең изге әрвахлары төзи башлаган була, ләкин әтәчләр кычкыра башлый һәм эш тәмам-ланмыйча кала. Ләкин болар дөрес микән? Ташлар чыннан да, Гарәфәт тавыннан китерелгәнме? Электән килгән хәбәрләргә ышанган хәлдә, бу ташлар Гарәбстан җирләрендә ялтырап яткан ташларга бик охшаш икән”.

Бу язманы мәгърифәтче һәм язучы Гали Чокрый (чын фамилиясе Киеков) язып калдырган. Ул 1826 елда хәзерге Тәтешле районында туа, 1889 елда вафат була. Чокрый үзе, соңыннан аның улы Гарифулла Киеков биредә тикшерү эшләре алып бара. Шул да мәгълүм: Гали Чокрыйның картәтисенең бертуганы Нигъмәтулла Шәрип улы Киеков (1777 елда туган) 1829 елда унынчы башкорт кантоны начальнигы вазыйфасын били. Ягъни Якуп Чынмурзинның оныгы Дәүләтбайдан соң. Шуңа да бу торак пункт төрле вакытта Якуп, Уртавыл, Гали авылы, Кантон дип тә йөртелгән.

Таш мәчеткә бәйле тагын бер риваять бар. Имеш, бу мәчетне Туймөхәммәт хәзрәт төзегән (еш кына аны “Туеш хәзрәт” дип тә атыйлар). Бишмә-тенең итәгенә салып, ул елга буеннан төзелешкә таш ташыган. Ләкин хәзрәт вафат була һәм эш төгәлләнми. Җеназа вакытында якуплылар ниндидер бөтенләй ят ирләр төркеме күрә һәм куркуларыннан яшеренә. Ә кире килсәләр, мәет инде юкка чыккан була. Кемдер билгесез затларны фәрештәләр дип исәпли, кемдер дошманнар эше, ди. Хәзер бу җирдә әрвахларга багышлап догалар укыла, сәдака китерелә.

Тарихчы Ф. Сафин бу хәрабәне бик борынгы корылма, XII гасырга караучы кәшәнә (мавзолей) дип раслый, ә Ф. Нургалиев, бина мәҗүсилек чорында ук төзелгән, ди. Алай булганда, нигә аны мәчет дип атыйлар, дигән сорау туа. Мәҗүсиләр корылмасына килеп, мөселманнарның дини йолалар башкаруын да аңлап булмый.

Якуп авылы тарихи ядкарь-ләр белән уратылган дияргә була. Авылдан ерак түгел тагын бер каберлек бар, аны “Байчура зираты” диләр. Таштагы язуларын укый алган кеше юк әле. Биредә өч каен үсә. Берсе кабер ташын этә башлаган. Әгәр ул ватыла-нитә калса, кем җирлән-гәне мәңгелек сер булып калачак. Таштагы тамгаларны таный алучы юк, дидек. Бәлки, бу Байчура хан кабередер. Ул — XV-XVI гасырларда хәзерге Уфа шәһәре тирәсендә хакимлек иткән һәм башкортлар арасында Ислам динен таратуда зур хезмәт куйган шәхес. Аның исеме Н. Мәҗитов һәм Ә. Солтанованың “Башкортстан тарихы” китабында да телгә алына.

Авыл янында тагы да каберләр бар, алар археологик һәйкәл буларак теркәлгән. Борынгы кабер ташларында гарәп хәрефләре уелган. Болар да изгеләр каберлеге, ди халык.

Бу авыл тарихының Б. Якупов исеме белән бәйле булуын һәркем белә. Бүләк Якупов — башкорт халкының милли батыры Салават Юлаевның яудашы, Пугачев полковнигы.

Туган якны өйрәнүче һәм тарихчы, Бөтендөнья башкортлары корылтае делегаты Ф. Сафин әлеге авылда “Таш мәчет” комплексы оештырырга тәкъдим итә. Ул кантон йорты булдырырга, анда Башкортстанда кантон административ берәмлекләре булган чор, бишенче һәм унынчы башкорт полклары оештырылуы, аларның 1812 елдагы данлы юлы, Гали Чокрый турында материаллар тупларга кирәк, ди. Тарихчы фикере буенча, бу комплекс Иске Акбүләк авыл биләмәсендә урнашкан халыкара тарихи-мәдәни һуннар үзәгенең бер өлеше булырга тиеш.

Гүзәлия Тимершина,

Зилә Закирова.

Караидел районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»