30.11.2013 - Иман

Тарихи да, заманча күркәм дә!

Туймазы районындагы Җегетәк мәчете – төбәктә иң борынгы мәчет. Мәчет алдындагы таш аның 1912-14 елларда төзелүе хакында сөйли. Ул хәтта тарих һәм архитектура ядкәре буларак, Башкортстан Республикасының дәүләт исемлегенә кертелгән. Һәм чынлап та бик матур ул!

Якты, бик күркәм бизәлгән. Яңа өстәл-эскәмияләрдән агач исе килеп тора. Күптән түгел җегетәклеләр бик зурлап мәчетнең 100 еллыгын билгеләгән.

Тарихтан билгеле булуынча, мәчеткә Мәҗит исемле кеше нигез салган. Бураны атлар белән хәзерге Шаран районыннан кайтарганнар.

Мәчет 1914 елда ачыла. Тәүге догалар укыла һәм... бөтен ир-ат Беренче бө­тендөнья сугышына китә. Сталин реп­рессияләре чорында беренче мулла Мөгаллим Гарифуллин кулга алына, төрмәдә ачлыктан вафат була. Утызынчы еллар ахырында дини эшчәнлекне тыю бу мәчеткә дә кагыла. Тик ил буйлап гый­бадәтханәләр җимерелгәндә дә, Җегетәк авылы халкы мә­четне саклап кала: шушы авыл кешесе Миңнекәй Исмәгыйлев ВцИК рәисе Михаил Калинин янына барып, ярдәм сорый. Мәчетне җимерүгә юл куелмый, әмма ул башка максатларда файдаланыла башлый. Гыйба­дәтханә төрле елларда пионер лагере, госпиталь, клуб, ефәк күбәләге үрчетү, орлык бәрәңгесе, ашлык саклау урыны була.

1953 елдан гына мәчет үз асылына кайта. Авыл халкын сөендереп, янә азан тавышы яңгырый.

 Бүген мәчет өчен авыр көннәр артта калган. 120 квадрат метрлы бинага ремонт ясалган. Бинаның тарихилыгы да сакланган. Рамил хәзрәт Тимербаев мәчетне яңарту эшендә башлап йөргән. 

— Мөмкин кадәр мәчетнең тарихи йөзен сакларга тырыштык, — ди ул. — Бүрәнәләр, ишекләр, хәтта ишек тоткалары да яңартылмады, үзенеке калдырылды. Шулай мәчетнең рухын сакларга тырыштык. Түшәмен сүтмәдек, өстеннән яңа япма түшәдек. Бәлки, еллар узу белән берәрсе кызыксынып, мәчетнең чын асылын күрергә теләр. Шуңа күрә тәрәзәләрне яңартканда да, формасын үзгәртмәдек. Дөрес, җылыту системасы яңарыш кичерде. Элек мәчет “буржуйка” ярдәмендә җылытылган.

Мәчет бүген балкып тора. Шунысы куанычлы, гыйбадәтханәгә яшьләр дә күпләп йөри. Биредә сабак алучылар да байтак.

100 яшьлек мәчетләрен авыл халкы ярата, аның белән горурлана, соклана. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен!

Айгөл Юлъякшина.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»