23.10.2013 - Иман

Илнең мөселман өммәтен берләштерүче үзәк

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында “Русиядә Ислам һәм дәүләт” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Мәртәбәле форумны оештыручылар — Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет, Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Р. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институты, Халыкара Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе, М. Акмулла исемендәге БДПУ.

Халыкара конференциядә дөньяның 32 иленнән 600дән артык күренекле дин әһелләре, сәясәт һәм җәмәгать эшлекле­ләре, биш Халыкара Ислам оешмасыннан һәм Русиянең 29 диния нәзарәтеннән вәкил­ләр, галимнәр, дини һәм дөнь­яви уку йортлары җитәкчеләре катнашты.

Форумда катнашучыларны Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин сәламләде.

Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе урынба­сары Марат Мәрданов Пре­зидент Рөстәм Хәмитовның форумга тәбрикләвен укып ишеттерде. Анда, аерым алганда, болай диелә: “Бүген без биредә Уфада мөселман дини идарәсе оеш­тырылуының 225 еллык күркәм юбилеен билгелибез. Шушы вакыт эчендә ул мөселманнарны берләштерү, гражданнарга дини һәм әх­лакый тәрбия бирүдә зур роль уйнады. Нәкъ биредә Русиянең мөселман фәнни, иҗади элитасы формалашты. Мәгърифәт­челәр Риза Фәхрет­дин, Зәй­нулла һәм Габдрахман Рәсү-левлар, Галимҗан Баруди, Зыя Камали, Муса Бигиев һәм башка бик күпләр Русиянең Ис­лам дине һәм дәүләте тарихына зур өлеш керттеләр. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте бүген дә илнең мөселман өммәтен берләш­терүгә, дини белем бирүне үстерүгә, дини экстремизмга каршы көрәшкә үз өлешен кертә.

Башкортстанда дин тоту өчен уңайлы шартлар тудырыла. Яңа мәчетләр һәм чиркәүләр төзелә, дини белем бирү системасы үстерелә. Мөселманнар һәм башка конфессияләр вәкилләре хәйрия эшчәнлегендә, яшьләргә әхлакый тәрбия бирүдә, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм татулыкны ныгытуда актив катнашалар”.

Башкортстан төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти  Мөхәммәт Таҗетдин диния нәзарәтенең бай тарихы турында сөйләде. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллык олуг юбилее дәүләт дәрәҗәсендә үтүен билгеләде.

— Үзәк диния нәзарәте — Ислам дөньясында киң билгеле оешма. Ул, беренчедән, Русия мөселманнарын берләштерүче институт булып торса, икенчедән, дәүләт Ислам мөнәсәбәт-ләрен көйләүдә гаять мөһим роль уйный. 225 еллык бай тарихы булган Үзәк диния нәзарәтенең дөнья мөселманнары арасында абруе зур, ул Русия Федерациясендә ике меңнән артык мәхәлләне берләштерә, — диде ул.

Үзәк диния нәзарәте — Русия мөселманнарының иң борынгы дини идарәсе. Диния нәзарәте Екатерина IIнең 1788 елның 22 сентябрендәге указы нигезендә төзелә. 1789 елның 4 декабрендә Уфада Дини мәҗлес рәсми рәвештә ачыла. 1789-97 елларда —  “Уфа Диния мөселманнар законы мәҗлесе”, 1797-1846 елларда “Ырынбур  Диния мөселманнар законы мәҗлесе” дип атала. Аның вәкаләтләре Уфа наместниклыгы һәм Ырынбур губернасы (соңрак, Таврический наместниклыгыннан тыш, тоташ Русиядә) территорияләрендә тормышка ашырыла. 1846-1917 елларда “Ырынбур мөселманнары (магометаннар) Диния Мәҗлесе” дип йөртелә. 1917 елда дини мәҗлес “Эчке Русия һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте” итеп үзгәртелә, ә 1948 елда “СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния  нәзарәте” дип атала башлый, аның яңа уставы кабул ителә. 1992 елдан — Русиянең һәм БДБның Европа илләре мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, 2000 елдан әлегә кадәр — “Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте” исемен йөртә.

Халыкара Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге генеральный директоры Халит Эрен, Бөтендөнья мәзһәбләр якынаюы буенча ассамблеянең генеральный секретаре Аятулла Мөхәммәт Али Тәсхири, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллинаның чыгышлары фәһемле булды.

Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков республикадагы дини тормыш белән таныштырды. “Русия һәм Башкортстан җитәкчелеге юбилейга әзерлеккә зур ярдәм итте. Бу дәүләтнең дини оешмалар белән конструктив диалогта эшләве турында сөйли. Башкортстандагы власть һәм дини оешмалар арасындагы мөнәсәбәт, вөҗдан ирке өлкәсендә дәүләт сәясәте үрнәк булып тора”, — диде ул.

Пленар утырыштан соң “Үзәк диния нәзарәте Русия тарихында һәм бүген”, “Ислам дөнья халыклары мәгарифендә һәм мәдәниятендә”, “Европа һәм Азия илләрендә дәүләт-Ислам мөнәсәбәтләре” дигән секцияләр эшләде.

Кичен М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте оештырылуга 225 ел тулу уңаеннан тантаналы җыелыш үтте.

Шул ук вакытта

21 октябрьдә, Үзәк диния нәзарәте юбилее кысаларында, Уфаның Дим районында “Мәдинә” мәчете ачылды. Чарада Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин, юбилейга килгән Төркия, Индонезия, Гыйрак, Иран, Малайзия, Италия, Румыния, Украина, Үзбәкстан, Татарстан һәм Пенза өлкәсеннән килгән мөселман руханилары катнашты. Мәхәллә имамы Замир Хәйруллин сүзләренә караганда, яңа гыйбадәтханә 600 кешегә исәпләнгән.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»