22.10.2013 - Иман

Округ имамнары белемен Уфада күтәрәчәк

21 октябрьдә Уфадагы Русия Ислам университетында Бөтенрусия Ислам дин әһелләренең квалификациясен күтәрү буенча үзәк эшли башлады. Аны ачу тантанасында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Русия Ислам университеты ректоры Ринат хәзрәт Раев, Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Петр Капишников, республика Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Марат Мәрданов, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, Президент каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты проректоры Максим Михайлов катнаштылар.

Быел 22 майда Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның округ диния нәзарәтләре җитәкчеләре белән очрашуында дин әһелләренең квалификациясен күтәрү мәсьәләсе каралды. Очрашу нәтиҗәләре буенча, Идел буе федераль округындагы Уфа һәм Казан Русия Ислам университетларында дин әһелләренең квалификациясен күтәрү үзәкләре ачарга карар ителде. Бу югары уку йортларында округ имамнары “Дини оешмага идарә итүнең теориясе һәм практикасы” дигән 72 сәгатькә исәпләнгән махсус программа буенча белемен камилләштерәчәк. Ел азагына кадәр биш төркемдә 125 имам һәм дини оешма хезмәткәре белемен күтәрәчәк. Аларга Русия Ислам университеты һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты укытучылары белем бирәчәк. Үзәк ачылган көнне Мари Эл, Удмуртия республикаларыннан, Самара, Пенза, Ырынбур һәм Киров өлкәләреннән 25 имам килгән иде.

— Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.): “Кем ахирәттә бәхет-сәгадәткә ирешергә тели, шул күп итеп гыйбадәт кылсын. Кем бу дөньяда бәхет-сәгадәткә ирешергә тели, сәүдә белән шөгыльләнсен. Кем бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхет-сәгадәткә ирешергә тели, шул гыйлем алсын”, ди. Безнең Русия Ислам университеты илдәге дини уку йортлары арасында яхшылардан санала. Без моны мактанып түгел, ә горурланып әйтәбез. Бу уку йортын 1200дән артык кеше тәмамлады, шуларның 95 проценты дини хезмәттә, — диде Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. — Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.): “Бишектән ләхеткә кадәр гыйлем алыгыз”, дигән. Чөнки тормыш бер урында гына тормый. Шуның өчен дә мәхәлләләрдә эшләүче имамнарның белемен даими камилләштереп торырга кирәк. 2010 елдан Русия Ислам университетында республика имамнарының белемен күтәрү буенча курслар эшли. Имамнар Коръәнне дә, дөньяви законнарны да, психологияне дә яхшы белергә тиеш.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Уфадагы үзәктә имамнар, нинди диния нәзарәтенә карамастан, белемнәрен күтәрәчәк.

Фәнүз Мәхмүтҗанов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»