15.10.2013 - Иман

Мәчет төзеткән асыл зат

Хөмәйрә Галләмова — Нефтекамада билгеле шәхес. Бик күп кешеләр аны рәхмәт сүзләре белән телгә ала. 92 яшьлек бу әбинең үткән тормыш юлы чыннан да матур һәм якты. Ул озак еллар Нефтекамада кардиолог булып эшләде, шәһәрдә мәчет ачылгач, мәдрәсәдә шәкертләр укытты. Бер сүз белән әйткәндә, гомерен кешеләрне рухи һәм физик савыктыруга багышлады.

Хөмәйрә Хәбир кызы Тәтешле районының Түбән Кодаш авылында туган.

— Сигез айлык чагымда миннән әнием баш тарткан, капка алдына утыртып, китеп барган. Мине дәүәни тәрбияләде, әмма ул да иртә дөнья куйды. Шулай итеп, үги әни кулына калдым. Рәхәт үстем, дип әйтә алмыйм, кагылдым да, рәнҗетелдем дә. Эшкә бик иртә җигелдем, дүрт яшемдә инде сыер сава идем. Җегәрлегемне күреп, күрше апалары да: “Хөмәйрә, безнең сыерны да сау әле!” дип кушалар иде. Тырышлыгым өчен  күрше-тирә бик яратты. Өйдә җылы сүз ишетмәгәч, мин шул бер якты караш, макталу өчен әллә нәрсәләр эшләргә дә риза идем. Шулай үстем, авылда җиде сыйныф белем алдым. Тырышып укыдым, математиканы бик яраттым, ул миңа җиңел бирелде. Мәктәптән соң, әткәйнең теләге буенча, Казан шәһәренә юлландым. Медицина техникумына укырга кердем, тырышып укыдым, аны тәмамлагач, институтта белемемне арттырдым, — ди Хөмәйрә әби.

Аның укуны тәмамлавы аяусыз сугыш чорына туры килә, Татарстанның бер районына эшкә җибәрелгән яшь кыз берүзе җиде-сигез авыл халкын хезмәтләндерә, халык ач, тифтан кырыла. Хөмәйрә аларның гомерен саклап калу өчен барысын да эшли. “Унбишәр тәүлек күз йоммаган чаклар була иде”, дип искә ала ул авыр елларны.

Тыныч тормышта да ул бар гомерен авыруларны савыктыруга багышлый. Татарстандамы, Казахстандамы, Свердловск өлкәсендәме — кайда гына эшләсә дә, аның даны ерак тарала, белгечкә авырулар чират тора. Яше олыгая башлагач, Хөмәйрә әби Нефтекамага кайтып төпләнә һәм шәһәрнең 1нче поликлиникасында кардиолог булып эшли.

Хөмәйрә әби һәрчак Аллаһыга табынып яши. “Иң авыр мәлләрне мин бары тик  Ходай ярдәме белән җиңеп чыктым”, — ди ул. Нефтекама шәһәрендә мәчет ачылгач, ул мәдрәсәдә белем бирә башлый. Дистә еллар элек аңарда белем алучылар арасында хәзер үзләре мәчеттә эшләүчеләр дә бар. Хөмәйрә абыстай моннан берничә ел элек үзенең туган авылы Түбән Кодашта мәчет тә салдыра.

— Аллаһыга шөкер, Ходай һәм авылдашларым алдындагы бурычымны үтәдем. Без бик бәләкәй чакта авылда мәчет булган, мин аны бераз гына хәтерлим. Олылардан: “Мәчет шушында иде”, дигәнне ишетеп үстем. Авылымны янә мәчетле итү теләге мине гомер буе озата килде, ниһаять, олыгайган көнемдә, мин бу теләгемне тормышка ашырдым, — ди  ул.

Хөмәйрә әби — гади пенсионер, шуңа да мин аңардан мондый зур эшне нинди акчага башкаруы турында кызыксындым.

— Пенсия алам бит. Шуны җыеп килдем. Ялгызыма күп ул, ә болай күпме кешегә яхшылыгы тиде, мәчетебез балкып тора. Рәхмәт, изге күңелле башка кешеләр дә табылды, алар да өстәде, шулай итеп авылыбыз янә мәчетле булды, — ди Хөмәйрә абыстай. Әйе, Түбән Кодаштагы “Хөмәйрә хаҗия” мәчете районда иң матур гыйбадәтханәләрнең берсе. Биредә дин дәресләре алып барыла, кешеләр намазга баса.

Аңа бүген 92 яшь. Күзләрендә нур уйный, йөзеннән елмаю китми. Мондый нур күңеле изге кешеләрдә генә була. Ул ялгызы гына дөнья көтә, үзен-үзе карый, керен дә юа, ашарга да пешерә. Инде үзләре дә пенсия яшенә җиткән кызлары Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә яши, әниләрен чакырсалар да, Хөмәйрә әбинең биредән китәсе килми.

— Өйдә кул кушырып утырасы килми, берәр төрле эш булсын иде, тик торгач, кыен, үзеңне җәмгыятькә кирәксез тоя башлыйсың, — ди ул.

Мин йөз яшьне куганда да ил, җәмгыять, эш дип янучы бу апага карыйм да, бар кешеләр дә шундый булса, безнең тормышыбыз, һичшиксез, чәчәк атар иде, дип уйлыйм.

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»