15.10.2013 - Иман

Азан моңы тарта күңелне

Миякә районы үзәгендә күптән түгел файдалануга тапшырылган яңа мәчет республика районнарындагы иң үзенчә­лек­ле, иң зур һәм иң күркәм иман йорт­ларының берсе булып санала ала.

Ерактан ук үзенә тартып торучы, югары зәвыклы бу бинаны күптән якыннанрак күрә­сем, эченә кереп карыйсы килә иде. Рәсми рәвештә ачылганын көттем. Тирә-ягы тиешле дәрәҗәдә төзекләндерелеп бетмәгәнгә­дерме, бу чара һаман кичектерелеп килә.

— Туганкаем, син рәсми чакыру көтеп торма, бер килеп күр. Без инде елдан артык йөрибез. Аның матурлыгына, андагы хозурлыкка сокланып туялмыйбыз. Кеше күп йөри, картлар да, яшьләр һәм балалар да ихлас тартыла иман йортына. Хатын-кыз өчен аерым гыйбадәт бүлмәсе бар. Бөтен шартлар тудырылган. Илфат имамыбызга олы рәхмәт! Җомга намазлары бик матур уза, азаннар көн саен вакытында әйтелә. Шундый мәчет төзү өчен күп көч салган районыбыз җитәкчелегенә, шәхсән Зәйнулла туганыбыз Насыйровка, акчалата ярдәм күрсәткән булдыклы малтабарларыбызга, бөтен халыкка чын күңелдән рәхмәтлебез. Ходай аларны мәрхәмәтеннән ташламасын! — дип, хөрмәт­ле апабыз Наилә Кадыйрова мине мәчет күрергә чакырды.

Наилә Кыяметдин кызының сүзе безнең өчен иң дәрәҗәле рәсми чакырудан да кадерлерәк. Шул атнаның җомгасында ук мәчеткә юл тоттым. Мәчетнең архитектурасы, чынлап та, бик үзенчәлекле. Аның үрнәген Татарстаннан алганнар икән. Сөембикә манарасына, Грозныйдагы “Чечня йөрәге” мәчетенә тартым архитектура үзен-чәлекләре бар. Эче бик иркен, уңайлы. Халык, чыннан да, аз түгел. Яшүс­мерләрнең бирегә актив йөрүе күңелне шатландыра, урамда юкны бушка уздырмаулары сөендерә. Намаз укучылар сафында Наилә апабыз рәхмәт белән телгә алган булдыклы Миякә егет-ләренең берсе, данлыклы балык компаниясе генеральный директоры Равил Моратшин да бар иде.

— Йортымны да мәчеттән ерак булмаган урынга салдым, иртәләрен моңлы азан тавышына уяну үзе генә дә әллә ниләргә торырлык. Шуңардан яшәүгә көч-дәрт алам кебек, — ди Равил Миңнегали улы.

Миякә булдыклы уллары һәм кызлары белән аерыла. Аларның күзен акча томаламау, мохтаҗларны күрә белүләре, ярдәмчел, кечелекле булулары, бәлки, нәкъ әнә шул иманлылык, гел яхшыга чакыручы моңлы азан, нурлы мәчет белән дә бәйледер. Һәрхәлдә, иманлы кешенең яманлык кылганын күргәнем юк.

Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»