05.10.2013 - Иман

Үзәк диния нәзарәте юбилейга әзерләнә

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте оештырылуга — 225 ел, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдингә 65 яшь тулу уңаеннан матбугат конференциясе  үтте. Юбилей уңаеннан Уфада тантаналы чаралар 21-23 октябрьдә үтәчәк, аларда якынча 30 илдән 500дән артык билгеле дин, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин төбәктә Ислам диненең керүе һәм диния нәзарәтенең бай тарихи үткәне турында сөйләде.

Үзәк диния нәзарәте — Русия мөселманнарының иң борынгы дини идарәсе. Диния нәзарәте Екатерина IIнең 1788 елның 22 сентябрендәге указы нигезендә төзелә.

1789 елның 4 декабрендә Уфада Дини мәҗлес рәсми рәвештә ачыла. 1793 елның 17 августындагы указ нигезендә (“Указ Сената о выборе мулл в учрежденное в Уфе Духовное Правление магометанского закона через три года”) Диния нәзарәтендә хезмәт салучы муллалар өч ел саен алмаштырылырга тиеш була.

1789-97 елларда рәсми рәвештә “Уфа Диния мөселманнар законы мәҗлесе”, 1797-1846 елларда “Ырынбур  Диния мөселманнар законы мәҗлесе” дип атала. Аның вәкаләтләре Уфа наместниклыгы һәм Ырынбур губернасы (соңрак, Таврический наместниклыгыннан тыш, тоташ Русиядә) территорияләрендә тормышка ашырыла.  1846-1917 елларда Ырынбур мөселманнары (магометаннар) Диния Мәҗлесе дип йөртелә. Мөфти эчке эшләр министрлыгы һәм урындагы хакимият тәкъдиме белән император тарафыннан билгеләнә. Дини  Мәҗлес әгъзалары 1889 елга кадәр Казан губернасы руханилары тарафыннан сайлап куела. Соңыннан мөфти тәкъдиме белән алар эчке эшләр министры тарафыннан раслана.

Сенатның 1828 елның 21 сентябрендәге “О введении в употребление метрических книг по Оренбургскому Духовному магометанскому управлению” дигән указы нигезендә метрика кенәгәләре кертелә. 1829 елдан башлап мәхәллә имамы туу, үлү, никахлашу һәм аерылышуларны метрика кенәгәсенә теркәп бара башлый. Кенәгә ике нөсхәдә тутырыла, аның берсе Диния нәзарәте архивына тапшырыла.

1917 елда Дини Мәҗлес Эчке Русия һәм Себер мөселман-нарының Үзәк диния нәзарәте итеп үзгәртелә, ә 1948 елда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния  нәзарәте дип атала башлый, аның яңа уставы кабул ителә.

1992 елдан — Русиянең һәм БДБның Европа илләре мө-селманнарының Үзәк диния нәзарәте, 2000 елдан Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте исемен йөртә. Аңа Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин җитәкчелек итә. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин 1980 елның 19 июнендә СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары съездында 32 яшендә Диния нәзарәтенең рәисе һәм мөфти итеп сайлана. Баш мөфти Русия Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән үзара бәйләнеш советы, Русиянең Дин ара советы Президиумы, РФ Милли хәрби фондының попечительләр советы әгъзасы булып тора. Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин Русиядә һәм Башкортстанда халыкара һәм конфессияара тынычлыкны, тотрыклылыкны ныгытуга зур өлеш кертә. 12 октябрьдә Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин үзенең 65 яшьлек юбилеен билгели.

Матбугат конференциясендә Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллык олуг юбилее дәүләт дәрәҗәсендә билгеләнәчәк, дип ассызыклады. Юбилейга гарәп илләреннән күренекле дин эшлеклеләре, чит ил дини уку йортларыннан һәм Русиянең диния нәзарәтләреннән вәкилләр чакырылган. Чарага әзерлектә республика җитәкчелеге һәм Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет зур ярдәм күрсәткән.

— Русия һәм Башкортстан җитәкчелеге юбилейга әзерлектә зур ярдәм итә. Бу дәүләтнең дини оешмалар белән конструктив диалогта эшләве турында сөйли. Башкортстандагы власть һәм дини оешмалар арасындагы мөнәсәбәт, вөҗдан ирке өлкәсендә дәүләт сәясәте үрнәк булып тора, — диде республика Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков.

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте Хакимияте җитәкчесе, Башкортстан төбәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөхәммәт Таҗетдин һәм аның урынбасары Артур Сөләйманов юбилей чаралары белән таныштырды. Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллык юбилее кысаларында Уфаның Дим районында яңа мәчет ачылачак, 21 октябрьдә чарага килүче кунаклар Кырмыскалы районының Атҗитәр авылында беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәеновның каберен зиярәт кылачак, 22 октябрьдә “Русиядә Ислам һәм дәүләт” дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция һәм тантаналы җыелыш үтәчәк.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»