24.09.2013 - Иман

Бәндәләрне иманга кайтарырга кирәк!

Благовар районында быел шундый күркәм гадәт урнашты — дин әһелләре аерым төбәк мәчетендә очрашулар үткәрә башлады. Район мөселман-нары имамы Әнәф хәзрәт Ураз-мәтов башлангычы белән шундый чаралар Былышлы, Өй-дрәкбаш, Таң, Каргалы гыйба-дәтханәләрендә үтте. Күптән түгел муллалар Яңыш авылындагы “Газимә” мәчетендә җыелды.

Тәүдә Әнәф хәзрәт, район мө-селманнарының дини тормышына кыскача байкау ясап, дини эшчән-лектә киләчәккә бурычлар билгеләде. Алар киңкырлы һәм үз эченә халыкны мәчетләргә җәлеп итү, район үзәге Языково авылында мәчетне төзеп бетерү, яшьләрне иманга кайтару юнәлешендә чараларны ала.

Гомумән, дөньялыкта соңгы елларда киң таралу алган эчкечелек, угрылык, әдәпсезлек кебек ямьсез күренешләр дини җәмәгатьчелек вәкилләрен аеруча борчый. Чишмә районы имам-хатыйбы Мәүлетдин хәзрәт гаять тәэсирле чыгышында мондый күренешләрдән котылу юлында дин әһелләрен киң җәмә-гатьчелеккә таянырга чакырды. Бәндәләрне иң тәүдә иманга кайтарырга кирәк, дип билгеләде хәзрәт. Социологик тикшеренүләр күрсәтүен-чә, дин юлыннан китеп, намазга басучылар арасында җинаять кылучылар бөтенләй юк икән. Халыкны дингә тартып, дини җәмәгатьчелек дәүләт әһәмиятендәге мөһим мәсьә-ләне хәл итүгә турыдан-туры катнаша булып чыга.

Әмма иманга җәлеп итүнең бик авырлык белән баруын да танырга кирәк. Мәсәлән, республикабызда 1100 мәчет исәпләнә, Благовар районында да алар егермегә якынлашты, ләкин мәчетләргә йөрүчеләр саны артмый. Мәүлетдин ахун бу юнәлештә эш алымнарын заман таләпләреннән чыгып үзгәртү зарурлыгын билгеләде. Бу җәһәттән матур башлангычлар да бар. Әлшәй районында, мәсәлән, якын арада төбәк мөселманнары җыелышы оештырылачак. Әмма ул гадәт буенча мәчеттә түгел, ә көзге ял рәвешендә табигать кочагында үткәреләчәк. Анда теләсә кем катнаша ала. Программада төрле спорт ярышлары, уеннар каралган, самавыр куеп чәй эчү, зур казанда пылау пешерү дә булачак.

Моннан тыш, төбәкнең дин әһелләре халык белән очрашуларны авыл мәдәният йортларында яисә мәктәпләрдә оештыру башлангычы белән чыкты. Әле бит күпләр, гө-наһларыннан кыенсынып, үзләрен мәчеткә йөрергә лаек түгелмен, дип исәпли. Ә мәдәният учагы яисә мәктәп авылда җәмәгатьчелек өчен гомум урын санала, анда яше дә, карты да киләчәк. Күпләр өчен мә-четкә юл да шуннан башланыр, шәт.

Хәзрәтләр җыенында тикшерел-гән мәсьәләләр болар белән генә чикләнмәде. Махсус чакырылган кунаклар, атап әйткәндә, җырчы-шагыйрь Рамил Чурагол, шулай ук бик күп җырлар авторы Мидхәт Әбдел-манов дини тәрбия мәсьәләләре буенча эшлекле фикерләре белән уртаклашты. Мидхәт аганың махсус тәкъдиме дә бар икән, ул якташларына турыдан-туры кагыла.

— Яңыш авылында туып-үскән, моның белән горурланучы һәм якташлык бәйләнешләрен ныгытырга омтылучы кеше буларак, сезнең үтенечегезне үтәп, туган авылымда 2007 елда ук мәчет төзеттем, ихатасын коймалап алдырып, анда агачлар утырттырдым. Янә дә мәчеткә хәзрәт билгеләнде, аны тоту чыгымнарын үз өстемә алдым, алдагы көннәрдә яшәр өчен йорт сатып алачакмын. Моның белән мактанырга һич уйламыйм. Әмма күңелне шунысы кыра — мәчеткә халык аз йөри. Күршедә генә мәктәп урнашкан, әмма мәчеткә укытучыларның кереп караганы да юк. Килешәм, дин тоту ирекле, ләкин алар укыткан бала-ларның киләчәге хакында да уйланырга кирәк бит. Мәчеттә сабыйларны начарлыкка өндәмәсләр иде. Янә бер мәсьәлә. Динне дәүләттән аерылган, диләр. Бүгенге очрашуга чакырылып та, килергә вакыт тапмаган авыл биләмәсе хакимияте җитәкчелеге, бәлки, шуннан чыгып эш итәдер. Ләкин монда дин әһел-ләре авыл хакимиятенә дәүләт власте буларак йөкләтелгән бурычлар турында да гәп корды. Урындагы хакимият авылдагы тәрбия мәсьәлә­ләрен хәл итүдә нәкъ менә хәзрәткә, дин тотучыларга таянырга тиеш дип исәплим, — диде ул.

 Җыелышта мәхәлләнең эчке мәсьәләләре, атап әйткәндә, гошер сәдакасын җыю, мәчетләрдәге көзге мәшәкатьләр — биналарны җылыту чорын башлау тикшерелде.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»