24.09.2013 - Иман

“Мәхәббәтем хакына Ислам динен кабул иттем”

Илеш районы үзәгендә яшәүче Николай-Камил Шмидский хәзер сәфәр догасы укытмыйча юлга чыкмый

Ислам — дөньядагы иң чиста, иң ак һәм иң пакь диннәрнең берсе. Бүген  Илеш районының Югары Яркәй авылында гомер кичерүче, 13 ел элек Норильск шәһәрендә яшәгәндә  Ислам динен кабул иткән Николай-Камил Шмидский дә нәкъ шундый фикердә.

Красноярск шәһәрендә туып-үскән Николай Шмидский армиядән кайту белән Норильск шәһәрендә эшкә урнаша. Шунда язмыш аны чыгышы белән Илеш районының Тыпый авылыннан  булган татар кызы Венера Сәетова белән очраштыра. Николайга бу вакытта — 23, Венерага нибары 17 яшь була. Урыс егете белән очраша башлавын белүгә, әтисе Фикус Венерага: “Егетең Ислам динен кабул итсә генә кияүгә чыгасың”, — дигән шарт куя. Венера шул ук кичне бу хакта егетенә әйтә. Егетнең кызга булган мәхәббәте шулкадәр  көчле була ки, ул  ике дә уйлап тормыйча: “Миңа кияүгә  чыгарга ризалык бирсәң, хәзерге минутта ук Ислам динен кабул итәргә әзермен”, — дип җавап бирә. Венера-ның исә үз туксаны туксан: “Җавап бирер­гә ашыкма, башта әниең белән киңәшләш, аның фатыйхасын ал”, — ди ул егетенә.

Коля  әнисе белән сөйләшү максатында шул атнада ук Красноярскига юл тота. Әнисе Нина Ивановна, әлбәттә, улының Ислам динен кабул итәргә җыенуына кискен каршы төшә.  “Оныт ул Венераңны!  Үзебезнең  кызлар бет-кәнмени!” — дип киңәш бирә. “Әни, мин сине никадәр генә хөрмәт итсәм дә, уйлаган уемнан кире кайтмаячакмын”, —  ди  Николай, катгый итеп. “Аллаһы Тәгалә барыбыз өчен дә бер. Үзең карыйсың инде. Минем сине бәхетсез итәсем килми”, — ди ана ахыр чиктә.

— Нәкъ шушы урында мин дә берничә сүз әйтеп китим әле, — дип әңгәмәгә кушыла Николай-Камилнең бабае Фикус Сәетов. — 1998 елда илнең иң төньяк ноктасында — Норильск шәһәрендә мәчет ачылды.  Аны төзетүдә  тамырлары Башкортстаннан булган бер татар кешесе башлап йөрде,  мәчеткә исә әнисенең исемен куштырды. Без яшәгән бистәдән 25 чакрымда булуына карамастан, мин беренче көннәр­дән үк “Нуркамал” мә­четенә йөри башладым, җомга намаз­ларының берсен дә калдырмадым. Ике кызымны да еш кына үзем белән алып бардым. Мәчет­кә барып кайткан саен күңел нурланып, яктырып киткәндәй була иде.   Норильс­кида яшәү­­челәрнең 30-35 проценты үзебезнең татар-башкорт кеше­ләре булуын күзаллап, мә­четкә барганда да, кайтканда да: “Кызларым үзебезнең мөсел­ман кешеләренә генә кияүгә чыкса ярар иде”, — дип теләдем. Ә бер көнне өлкән кызым кайтты да: “Мин урыс егетенә кияүгә чыгам!” — дип әйтеп салды. Аның бу сүзләре башка күсәк белән тондыргандай тәэсир итте. “Бу адымга син беркайчан да бармая­чаксың”, — дип, аның теләгенә каршы төштем. “Әти, без бит бер-беребезне яратабыз”, — дип, күзләремә карап ялвара башлады балам. “Әле яратырсыз да, соңрак нишләрсез? Ике дин кешесенә бер түбә астында яшәү авыр булыр бит”,  — дип, кызыма катнаш никах проблемасын аңлатырга тырыштым. Юк кына бит, өзми дә куймый: ”Мин Коляны гына  яратам!” — ди. Шунда башка: “Бу баланы мәхәббәтеннән аерып бәхетсез итсәм, гомер буе җан газабы кичереп яшәргә туры килер бит. Әллә булачак кияүдән Ислам динен кабул итүен сорап карарга микән?” — дигән уй килде. Бу хакта Венерага әйттем. Ә ул инде берничә көн үтүгә: “Әти, Коля Ислам динен кабул итәргә риза!” — дип, кош тоткандай балкып кайтып керде.

Эшне озакка сузмадык. Мәчеткә барып, башта Николайга “Камил” дип мөселманча исем куштырдык. Аннары яшьләргә никах укыттык. Венера белән Камилнең кавышуына инде 13 ел үтте. Аллага шөкер, бер дигән итеп яшәп яталар. Норильскида табигать шартлары кырыс булуын күз уңында тотып, берничә  ел элек минем арттан алар да туган якка кайтып төпләнде, Югары Яркәй үзәгеннән барлык уңайлыклары булган шәхси йорт сатып алдылар.  Ике бала үстерәләр. Валерия бүген — 6нчы,  Эрик 1нче сыйныфта белем ала. Валериябез бик теләп татар, башкорт телләрен өйрәнә. Безнең яклар кияүнең үзенә дә, кодагыйга да бик ошый. Нина Ивановна берничә тапкыр бирегә кайтып кунак булып китте. Бүген ул да теге чак­та дөрес карар кабул итүенә, улының теләгенә каршы килмәвенә сөенеп бе­тәлми. Әлеге вакытта киявем  Себер та­рафларына йөреп эшли. Беркайчан да хәер бирмичә, дога укытмыйча озын юлга чыкмый.

 — Шул доганың көче саклап-яклап йөртә дә инде мине, — дип әңгәмәгә кушыла Николай-Камил. — Узган елның җәендә юл һәлакәтенә тарып, аннан исән котылгач, доганың тәэсир көченә тагын бер кат ныклап ышандым. Рамазан ае иде ул. Эшкә китәр алдыннан Венера белән бергәләп мәчеткә барып, фытыр сәдакасы бирдек, мулладан сәфәр догасы укыттык. Тыныч күңел белән юлга кузгалдым. Уфа — Казан трассасы буйлап барганда, таксист каршы як юлга чыгу сәбәпле, коточкыч юл һәлакәтенә тарыдык. Бәхеткә каршы, үлүчеләр булмады, әмма машинада-гыларның барысы да авыр тән җәрәхәт-ләре алды. Ышанасызмы, шул авариядә бер миңа гына берни дә булмады. Тимер өеменә әверелгән машинадан исән-имин чыгуга баштан: “Юлга чыкканда укыткан дога белән мәчеткә бирелгән фытыр сәдакасы саклады!” — дигән уй йөгереп узды. Иң кызганычы шул: берничә айдан шул таксист Әсән авылы буенда шундый ук юл һәлакәтенә тарып, һәлак булды. Мәчеткә барган саен: ”Урыны җәннәттә булсын!” — дип, Аллаһы Тәгаләдән  сорыйм.

Ике ел элек тагын шуңа охшаш  хәл булды. Мин Норильскига Мәскәү  аша оча идем. Хәтерегездә булса, 2011 елның 24 гыйнварында Домодедово аэропортында коточкыч  теракт булды. Мин дә нәкъ шул көнне, нәкъ шул сәгатьтә Домодедово аэропортында булырга  тиеш идем. Ләкин ул көнгә билет булмау сәбәпле, бер көн алданрак очтым. Шул рәвешле, Ходай Тәгалә мине янә  үлемнән саклап калды...

— Кияүнең “бисмилла”ны әйтмичә бер эшкә дә тотынганы юк.  “Лә илаһа иллалаһ”ны да теленнән төшерми. Дини бәйрәмнәрдә бар гаиләләре белән җыйнаулашып мәчеткә баралар, елга ике тапкыр йортларында Коръән ашлары уздыралар. Кече уллары Эрикны  күптән түгел генә сөннәткә утырттылар. Аларның Аллаһы Тәгалә  кушканны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, матур итеп яшәүләренә сөенеп бетәлмим. Ә кияү балакай миңа үз улым кебек якын, — ди Фикус абый.

— Барысы өчен дә әтигә рәх­мәтле-без. Ул безгә Ислам диненең актан-ак, пакьтан-пакь  икәнлеген генә аңлатып калмады, бик күп догалар да  өйрәтте. Без һәр иртәбезне тагын бер якты көн бүләк иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтүдән һәм дога укудан башлыйбыз. Камил хаклы, чын күңелдән укылган догалар бик зур тәэсир көченә ия. Моның шулай икәнлегенә еллар дәвамында әллә ничә тапкыр инанырга туры килде, — ди Венера.

Шмидскийлар белән  әңгәмәләшеп утырганда мин шуны аңладым:   Николай-Камил  Ислам динен бабае кушканга гына   түгел, ә бар күңеле белән кабул иткән.  Аллаһы Тәгалә дә, үз чиратында,  җавапсыз калмаган: моның өчен аларны  мәхәббәтле һәм бәрәкәтле  тормыш белән бүләкләгән. Аларның киләчәк тормышлары да бүгенгедәй иманлы һәм матур булсын иде.

Венера МӘҖИТОВА,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»