18.09.2013 - Иман

Уртак йортыбызны бергәләп төзибез

16 сентябрьдә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясе Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет оештырылуга 70 ел тулуга багышланды. Чарада Совет рәисе Вячеслав Пятков, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан мөсел­ман­нары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъ­мәтуллин, Башкортстан митрополиясе­нең чиркәү һәм җәмгыять белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Евгений Шерышев, Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Р. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институты директоры Айсылу Юнысова катнашты.

Бөек Ватан сугышы дәүләт  һәм дин, власть белән дин тотучылар арасындагы мөнә­сә­бәткә үзгә­реш­­ләр кертә. Ил хөкүмәте элек­ке кебек  дингә каршы каты басым ясаудан баш тартырга, кайбер ташламалар ясарга мәҗбүр була. Октябрь революция­сен­нән соң үткә­рел­гән дингә каршы сәясәт нәтиҗәсендә мәчет һәм чир­кәүләр ябылса һәм җиме­рел­сә дә, руханилар золым корбаны булса да, дин тотучы­лар­ның рухы сынмаганлыкны хөкүмәт яхшы аңлый. Сугыш чорында дәүләт һәм дин кар­шылыгының тылдагы халыкка кире йогынты ясау куркынычы да була. Хөкүмәт, моны аңлап,  сугышчан атеистик сәясәтне авызлыклап торырга мәҗбүр була. 1943 елдан власть дингә карата либераль сәясәткә күчә. 1944 елның 19 май карары белән СССР Халык комиссарлары Советы каршында Дин эшләре буенча совет оештырыла. Ул, православие­дән тыш, барлык конфессия дини оешмалары берләш­мәләре җитәк­челәре һәм хөкүмәт арасында бәйлә­нешләр өчен җавап бирергә тиеш була.

— Җитмеш ел элек дәүләт һәм дини оешмалар арасында мөнәсәбәтләрне көйләүче дәү­ләт органы төзелде. Нәкъ 1943 елдан дәүләт дини институт белән мөнәсәбәтен көйли башлады, дияргә тулы нигез бар, — диде Вячеслав Пятков. — Бүген җәмгыятьтә диннең булуы властьны һәм дәүләтнең аңа булган мөнә­сәбәтен тамырыннан үзгәртте. Башкортстан — конфессияара мөнәсә­бәтләрне көйләүче дәүләт органы сакланып калган тө­бәк­ләрнең берсе. Әлбәт­тә, аның функцияләре үзгәр­де, без бергәләп уртак йортыбызны, уртак җәмгыяте­безне төзибез.

— Башкортстан Президенты кар­шындагы Дәүләт-конфессияара мөнә­сәбәтләр буенча советның эшчәнлеге нәтиҗәсендә төбәктә конфессияара мөнәсәбәтләр тотрыклы, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулык тантана итә, — диде Баш мөфти Тәлгать Таҗет­дин. — Соңгы ике дистә елда иле­безнең бик  күп төбәклә­рендә Дин эшләре буенча советлар бетерелде. Мондый советлар Башкортстанда һәм Татарстанда гына калды. Нәкъ менә Советның сакланып калуы нәтиҗәсендә бүген ике республикада экстремизм, тер­ро­ризмның таралуына һәм тоталитар секталарның үтеп керүенә юл куелмый. Без Дин эшләре буенча советның кирәк­ле дәүләт органы булуын аңлыйбыз.

Башкортстан митрополиясе вәкиле Евгений Шерышев бил­геләвенчә, Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет кайбер бәхәсле мәсьә­лә­ләрне барлык төп дини конфес­сия­ләрнең мәнф­ә­гатен исәпкә алып, уртага салып хәл итәргә мөмкинлек бирә. “Республикадагы барлык дини конфессия­ләрнең үзара тыгыз хез­мәттәш­лек итүе бик мөһим. Җәмгыять алдына куелган авыр мәсьә­ләләрне бергәләп хәл итү күп­кә җиңелрәк. Дәү­ләт-конфессияара мөнәсә­бәтләр буенча совет шушы авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә”, — диде Евгений Шерышев.

— Бүген Башкортстан власть һәм дини оешмалар арасындагы мөнәсәбәт, вөҗ­дан ирке өлкәсендә дәүләт сәясәте буенча үрнәк булып тора, — диде Айсылу Юнысова. — Бу хакта галимнәр генә түгел,  Башкортстанда бул­ган кунаклар да, чит ил вәкилләре дә әйтә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»