14.08.2013 - Иман

Мөфтиләр

Мөхәммәтсафа хәз­рәт Баязитов — билгеле дин, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, 1915-1917 елларда Диния нәза­рәтенә җитәкчелек иткән алтынчы, патша тарафыннан тәгаенләнгән соңгы мөф­ти. Мөхәммәтсафа — мәшһүр Ислам галиме, Санкт-Петербургның имамы, хәрби ахун, Русия Чит илләр министрлыгында тәр­җемәче, педагог, публицист, җәмәгать эш­лек­лесе Гатаулла Баязи­тов­ның улы. 

Мөхәммәтсафа хәзрәт Баязитов  Санкт-Петербургта туа. Башлангыч белемне — башкаланың билгеле Гуревич гимназиясендә, ә югары белемне Санкт-Петербург университетының Шәрык факультетында алган. Казанның “Мөхәм­мәдия” мәдрәсәсен тәмамлый. Урыс һәм шәрык телләрен яхшы белә, мәдәният өлкәсендә укымышлы шәхес.  1901 елда имтиханнар тапшырып, имам-хатыйб һәм мөдәррис була. 1905-11 елларда әтисе  Гатаулла Баязитовка “Нур” гәзитен нәшер итәргә ярдәм итә. Аның вафатыннан соң эшен дәвам итә, “Нур”ның мөхәррир-нәшире була. 1911 елдан Санкт-Петер­бургның икенче мә­хәлләсе имамы булып тора, бер үк вакытта  хәрби уку йортларында, Ксенин  институтында Ислам динен укыта.

1913 елның 21 февралендә Русия империясе идарә итүче патша династия­сенең 300 еллыгы тантаналы рәвештә билгеләнә. Шушы истәлекле көнне Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчете ачыла. Тантанада мәчетнең имамы Мөхәммәт­сафа Баязитов урыс телендә чыгыш ясап: “Коръәндә язылганча без зур ышаныч һәм ихласлык белән, курыкканнан түгел, ә намус кушуы буенча властьны һәм үзебез яшәгән дәүләт законнарын ихтирам итәбез”, —  ди. Икенче көнне Мөхәммәтсафа хәзрәт җитәкчелегендә башкала мөселманнары Романовлар идарә итүнең 300 еллыгы уңаеннан үткән мәҗлестә катнаша.

1914 елда Петербург гарнизоны ахуны итеп тәгаенләнә. 1914 елда Фатыйх Байрашев һәм генерал Шәех-Али белән “Сыйрат әл-мөстәкыйм” (“Тугры юл”) дигән Бөтенрусия мө­селман берлеген-сәяси партиясен оештыра. Дәүләт думасының мөселман фракциясе әгъзалары Котлымө­хәммәт Тәфкилев һәм Ибниәмин Әхтәмов, билгеле милли эшлеклеләр Гаяз Исхакый һәм Муса Бигиев партия төзүне хупламый. Алар аны Михаил Архангелның карагруһчылар берлегенә тиңли. “Бу партия мөселманнарга зыян гына китерәчәк”, ди алар. Мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы да бу партиягә катгый каршы була.

Бөтендөнья сугышы башлангач, 1914 елның 30 июлендә Мөхәммәтсафа хәзрәт Җәмигъ мәчетенә намазга 3500 хәрбине һәм яралыларны җыя. Мөхәммәдъяр Солтановның вафатыннан соң, күп кенә дин һәм җәмәгать эшлеклеләре каршы булуга карамастан, 1915 елның 28 июлендә патша указы белән Мөхәммәтсафа Баязитов мөфти итеп тәгаенләнә. Эчке эшләр министрлыгының элекке идарәчесе, кенәз Щербатов Мөхәммәтсафа хәзрәткә “фанатизмнан ерак торган, туган илгә һәм патшага гаять тугры, үз фикерен яклаучы шәхес” дигән характеристика бирә.

1916 елның 1 гыйнварыннан Мөхәммәтсафа Баязитов мөфти 1910 елның 1 ноябрендә ябылган “Мәгълүмате мәхкәмәи шәргыяи Ырынбургия” (“Ырынбур Диния нәзарәте хәбәрләре”) дини журналын чыгара башлый. Ул 1917 елның 12 сентябренә кадәр айга ике тапкыр Уфада татар телендә нәшер ителә.

1916 елның июлендә мөселманнар Рамазан бәйрәмен билгеләгәндә патша Николай II гаскәрләрдә дивизия муллалары булдыру турында указ чыгара.

Мөфти 1нче Бөтендөнья сугышы вакытында яралыларга һәм качакларга зур хәйрия ярдәме оештыра. Милли лидерлар Диния нәзарәтенә элек нейтраль орган буларак карыйлар. Мөхәммәтсафа хәзрәт мөфти булып сайлангач, Диния нәзарәте белән бәйле булмаган гомум милли орган төзергә ниятлиләр. 1916 елда Петроградта үткән  җыелышта мөселманнар фракциясендә бюро төзү турында карар кабул ителә. Фракция һәм бюро Русиядә үзләрен мөселманнарның бердәнбер вәкиле дип исәпли. Ләкин патша хөкүмәте яшь мөфти Мөхәммәтсафа хәзрәтне яклый. 1916 елда мөфти, әтисе Гатаулла Баязитов кебек үк, 2нче дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнә. Февраль революциясеннән соң Вакытлы Хөкумәтнең 22 марттагы карары белән мөфтилек вазыйфасыннан азат ителә.  Шушы ук Хөкүмәтнең 30 марттагы карары белән вакытлыча мөфти вазыйфасын үтәү казый Нурмөхәммәт хәзрәт Мамлиевка йөкләтелә. Шул рәвешле указ нигезендә мөфтиләр тәгаенләү чоры тәмамлана.

1918 елда Мөхәммәтсафа Баязитов Петербург Җәмигъ мәчете имамы вазыйфасын үти. 1921 елда мөфти булып сайланган Ризаэтдин Фәхретдин Мөхәммәтсафа Баязитовка ярдәм итәргә теләгән, ил җитәкчеләреннән аны Төркиягә чыгарырга рөхсәт сораган, диләр.  Аңа илдән гаиләсез генә чыгып китәргә рөхсәт бирелгән, кулына билет та тапшырылган, ләкин ул туган иленнән китүдән катгый баш тарта. Җәбер-золым кичерә, берничә тапкыр кулга алына, төрмәгә утыртыла. Мөхәммәтсафа Баязитов Татарстанга күчеп китәргә мәҗбүр була. Казанда кияүдәге кызы Вәлидә гаиләсендә яши, хисапчылар курсында тыңлаучы була. 1937 елның 6 декабрендә кулга алына, 21 декабрьдә НКВД “өчлеге” тарафыннан 58 статьяның 10 пункты буенча хөкем ителә һәм 1937 елның 26 декабрендә атып үтерелә. Хәзер тулысынча акланды. Ул — мөфтиләрдән бердәнбер сәяси репрессия корбаны.

Галимҗан хәзрәт Баруди — җи­денче мөфти. Тулы исеме — Галимҗан Мөхәм­мәтҗан улы Галиев (Галимҗан бине Мөхәммәтҗан бине Биниәмин бине Гали бине Колмөхәммәт). Күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, “Мөхәм­мәдия” мәдрәсәсен оештыручы, аның алыш­тыргысыз җитәкчесе һәм мөдәр­рисе, дини-фәлсәфи һәм мәгърифәт мәсьәләләренә багышланган күп хезмәтләр авторы.

Галимҗан Баруди 1857 елның 2 февралендә (искечә) Казан өязенең Кече Кавал авылында (әле Татарстанның Биектау районы) сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. 1860 елда гаилә Казанның Пороховой бистәсенә күченә. Галимҗан хәзрәтнең псевдонимы “баруд”  гарәп телендә “дары” дигәнне аңлата, ул алар яшәгән Пороховой бистәсе исеменнән алынган. Бу төбәк биредә дары заводы булганга шулай аталган. 1861 елның көзендә Мөхәммәтҗан Га­лиевның гаиләсе Казанның үзенә күченеп, Тихонский урамындагы ике катлы агач өйнең аскы катында фатирга керә. Мөхәммәтҗан Галиев 1869 елда сәүдәгәрләр катламына кертелә. Бик тиз арада Казанның бай, абруйлы, җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Мөхәммәтҗан бай — татар сәүдәгәрләр старостасы, шәһәр думасы гласные (депутаты), шәһәр идарәсе (управасы) әгъзасы. Николай патшаның тәхеткә утыру бәйрәменә, туена, таҗ кию тантанасына татарлардан сайланып Петербургка барган кеше.

1862 елның май аенда биш яшь тә өч айлык Галимҗан­ны Казанның  Печән базары янындагы 2нче мәхәлләсендәге Кәрим хәзрәт (“Кәримия”) мәдрәсәсенә  Нургали хәлфәгә шәкерт итеп бирәләр. Бу мәдрәсәдә Бохара, Кабул, Гарәбстан һәм Мисырда гыйлем алган мөдәррисләр укыта. Аларның берсе — шәригать белгече, бик күп шәрек телләрен белүче, өендә бик зур дини әдәбият китапханәсе туплаган Сәлахетдин Исхаков Галимҗанның остазы була. Сәлахетдин хәзрәтнең: “Мөхәммәтҗанның кечкенәсе өмидле күренә, игътибар белән тәрбия кылырга кирәк”, дигәнне риваять итәләр. 1866 елга кадәр зирәк шәкерт Галимҗан Коръән Кәримне өч тапкыр укып чыга. Ул 1871 елдан башлап беренче ел укучы шәкертләргә дәрес бирә башлый.

1874 елның май башында Галимҗан Баруди әтисенең сәүдә вәкилләре Мөхәммәтшәриф Мусин һәм Шаһиәхмәт Исхаков белән Троицк шәһәренә бара. “Бельский” пароходында сәфәргә чыгып, Бөре шәһәренә киләләр, аннары ат белән Троицкийга юлланалар. Троицкийда ул ике ай тора. Шәһәр ахуны Хаҗиәхмәт Рәхманколый, башка имамнар һәм хәлфәләр белән аралаша. Троицкийдан ун-унбиш чакрым җирдәге казак авылына кымыз эчәргә йөри.

Ул Казанга кайткач, озак та тормый остазы Сәлахетдин хәзрәт туберкулездан вафат була. Сәлахетдин хәзрәт соңгы вакытларда шәкертенә: “Инде монда күп файда итә алмассың, Бохарага кит... Анда дәхи өч-дүрт сәнә торуың җитә. Бәрәкәтле җирдә олуг остазларга юлыксаң, укыту вә тәрбия ысулларын күреп кайтсаң, җитте”, дия торган була.

1875 елның сентябрендә 18 яшьлек Галимҗан  энесе Салихҗан белән  Бохарага юллана. Алар ике көн торак эзләгәннән соң, “Мир-Гарәп” мәдрәсәсенең капка өстендәге бер бүлмәсен 400 сумга сатып алалар. Бохарага килеп бер атна үткәч тә Галимҗан хәзрәт дәрескә йөри башлый. “Мир-Гарәп” мәдрәсәсендә 7 ел укып, өйрәнелә торган барлык фәннәрне үзләштерә һәм аларга өстәп тәфсир, хәдис, хисап, алгебра, геометрия, медицина һәм табигать буенча белем ала. Шул вакытларда Сәмәрканд, Ташкент кебек шәһәрләргә сәфәр кыла.

Шактый гыйлемгә ия булса да, Галимҗан хәзрәт эшчәнлеген Казан кебек зур шәһәрдә башларга тартына. “Өметемнең тормышка ашуы өчен Казан кеби бөек вә атаклы, голямасы күп җирне муафыйк күрми идем; читрәк җирне, мәсәлән, Уфа әтрафын — мөселманы күп, халкы тәрбиягә сәләтле булганга — имам вә мөдәррис булыр өчен артыграк таба идем”, ди. Шулай икеләнүгә карамастан туганы Салихҗан белән үзләренә берәр ат, китап һәм әйберләрен төяргә дүрт-биш дөя сатып алып, Казанга кайтырга чыгалар. Галимҗан Баруди Бохарадан рәсми дәрес китапларыннан тыш, “Хәдис”, “Сәйер”, “Тәварих”, “Әхвале риҗаль вә ысул” һәм башка китаплар алып кайта. Хәзрәтнең Бохарада җыйган китапларының авырлыгы өч дөя йөге (40 потка кадәр) һәм бәясе 5-6 мең чамасы була. Алар Казанга 1882 елның июнендә кайтып җитәләр.

Галимҗан Баруди 1882 елның 28 октябрендә 7724нче санлы указ алып,  5нче мәхәллә мәчетенә икенче имам итеп тәгаенләнә. Бу мәчет 1798 елда сәүдәгәр Муса Мәмәшев тарафыннан төзелгән, анда Сәгыйтовлар династиясе имам булып тора. Мөхәммәтҗан Галиев улы Галимҗанга Печән базары урамында мәчеткә каршы урында усадьба бүләк итә,  1нче гильдия Малмыж сәүдәгәре Исхак Муса улы Үтәмишевның кызы Бибимаһруйга өйләндерә. Аларның туе 1883 елда Үтәмишевларның  Вятка губернасы Малмыж өязе Мәскарә авылындагы утарында үтә. Алгарак китеп шуны әйтик, Бибимаһруй абыстай иренең һәр башлангычына ярдәм күрсәтеп кенә калмаган, үлгән көненә кадәр мәдрәсә каршындагы мәктәптә кызлар укыткан.

Мөхәммәтҗан Галиев  мәхәлләдә Сәгыйтовлар мәдрәсәсе янында уку йорты оештыра. Мәдрәсәгә Мөхәммәтҗан Галиев хөрмәтенә  “Мөхәммәдия” исеме бирелә. Мөхәммәтҗан бине Биниәмин (1832—1909) татарлар арасында дин һәм гыйлемне тарату өчен малын һәм көчен кызганмый. 1883 елда Мөхәм­мәтҗан бай  М. Ермолаев проекты буенча 5нче Җәмигъ мәчете участогында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе өчен озынлыгы — 16, киңлеге 8 метр, бер катлы кирпеч  бина төзетә. Анда укучы шәкертләр ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудырыла. Мөхәммәтҗан Баруди сәүдәгәр була, ул милли аяк киемнәре белән сату иткән. Аның товарлары Мәкәрҗә һәм Эрбет ярминкәләрендә дан казанган. Ләкин бер катлы бина гына җитәрлек булмый.  Казанның 1нче гильдия сәүдәгәре Әхмәтҗан Сәйдәшев Малмыж промышленнигы Габдулла Үтәмишев ярдәме белән “Мөхәммәдия”нең бер катлы бинасына икенче һәм өченче катлар өстәп төзелә. Төзелеш эшләре 1901 елда тәмамлана. Шулай ук Ырынбур миллионеры Әхмәт Гали улы Хөсәенов ярдәме белән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе иң төзек уку йортларының берсенә әйләнә.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»