08.08.2013 - Иман

Мөфтиләр

Үзәк диния нәзарәте — Русия мөселманнарының иң борынгы дини идарәсе. Диния нәзарәте Екатерина IIнең 1788 елның 22 сентябрендәге “Об определении мулл и прочих духовных чинов магометанского закона и об учреждении в Уфе Духовного собрания для зведывания всеми духовными чинами того закона, в России прибывающими” дигән указы нигезендә төзелә. Аның эчтәлеге түбәндәгечә:

“1788 г. Сентября

Указ Екатерины II

Симбирскому и Уфимскому Генерал-губернатору барону Игельстрому об учреждении в Уфе Духовного собрания магометанского закона.

Приняв за благо предоставление ваше, чтоб мулл и прочие духовные чины Магометанского закона между народами оный в Империи Нашей исповедующими, опредилялись не инако, как по ученическим им надлежащего испытания и с утверждением Наместнического Правления, повеливаем вам произвесть сие в действо, и в следствие того учредить в Уфе Духовное собрание магометанского закона, которое, имея в ведомстве своем всех духовных чинов того закона, в разных губерниях пребывающих, исключая Таврический области, где есть особое Духовное Управление, в случае надобности определить их куда-либо вновь, сии люди были испытываемы, и не инако определяемы,  как когда признаны будут достойными; со стороны же наших Генерал-губернаторов, правящих ту должность, в отсутствии же их губернаторов, наблюдать, дабы к исправлению духовных должностей Магометанского закона употребляемы были люди в верности надежные и доброго поведения. В духовном собрании помянутым председательствовать первому Ахуну Мухамет Джану Гусейну,  коего Мы Всемилостевейше жалуем Муфтием, с  произвождением ему жалованья по 1500 рублей в год, и с ним заседать 2 или 3 мулл из Казанских татар, в верности к Нам и в добропорядочном поведении их испытанным, с жалованьем по 120 рублей на год; о чем предостовляем вам снестись с Генерал-губернаторами и правящими ту должности тех губерний, в коих народы Магометанской веры обитают”.

1788 елның 1 маенда Сембер һәм Уфа наместниклыгы Генерал-губернаторы Осип Игельстром императрица Екатерина II гә крайның баш ахуны Мөхәммәтҗан Хөсәенов җитәкчелегендә Уфада рухани вазыйфасына дәгъва итүчеләргә имтихан үткәрү өчен “аерым комиссия” төзү турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Комиссиянең һәр утырышында шушы ахуннан тыш ике ахун һәм ике мулла кертү тәкъдим ителә. Утырышта югары расправаның ике әгъзасы һәм губерна прокуроры катнашырга тиеш була. Шушы проект нигезендә Диния нәзарәте ачу турында югарыдагы патша указы чыга.

Дини Мәҗлеснең штатында мөфти һәм өч казый була. 1789 елның 20 апрелендәге патша указы белән мөфтигә сәркатип, канцелярия һәм башка хезмәткәрләр тоту өчен 900 сум акча бүленә, ә 1792 елның 15 июнендәге патша указы белән җомга Диния нәзарәтендә ял көне дип игълан ителә. 1789 елның 4 декабрендә Уфада Диния мәҗлесе рәсми рәвештә ачыла. 1793 елның 17 августындагы указ нигезендә Диния нәзарәтендә хезмәт салучы муллалар өч ел саен алмаштырылырга тиеш була.

1789-1797 елларда рәсми рәвештә “Уфа Диния мөселманнар законы мәҗлесе”, 1797-1846 елларда “Ырынбур  Диния мөселманнар законы мәҗлесе” дип атала. Аның вәкаләтләре Уфа наместниклыгы һәм Ырынбур губернасы (соңрак, Таврический наместниклыгыннан тыш, тоташ Русиядә) территорияләрендә тормышка ашырыла.

Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллык бай тарихы аның җитәкчеләренең, ягъни мөфтиләрнең тәрҗемәи хәлендә ачык чагыла.

Мөхәммәтҗан хәзрәт Хөсәенов –  императрица Екатерина IIнең 1788 елның 22 сентябрендәге “О назначении муфтия над всеми обитающими в России магометанского закона людьми” дигән указы белән тәгаенләнгән беренче мөфти. Документның эчтәлеге түбәндәгечә:

“1788 г. сентября 22

Указ Екатерины II

Сенату о  назначении Муфтия над всеми мусульманами России.

Находящемуся в Оренбургской области Магометанского закона первому Ахуну Мухамет Джан Гусейну Всемилостивейше повеливаем быть Муфтием над всеми обитающими в Империи Нашей сего закона людьми, исключая Таврическую область, где от нас определен особый муфтий. Жалованье ему производить по 1500 рублей на год; в какой силе дан указ Наш Генерал-Поручику, правящему должность Генерал-губернатора Симбирского и Уфимского, барону Игельстрому на представление его, относительно духовенства магометанского прилагается при сем копия для сведения и предписания Нашим Генерал-губернаторам и правящим ту должность в наместничествах. Где обитают люди Магометанского закона, дабы они в определении духовных чинов закона предписанию Нашиму соображалися”.

Мөфтинең тулы исеме — Мөхәммәтҗан ибн Хөсәен ибн Мансур ибн Габдррахман ибн Әнәс әл-Җабали әл-Борындыкый. Атасы Зөя өязенең Борындык исемле авылыннан.  Беренче мөфти Уфа провинциясе Уфа өязе Солтанай авылында туган. Аның туган елы — 1756, вафаты — 1824 елның 17 июле, Уфа өязе (хәзерге Кырмыскалы районы) Атҗитәр авылында җирләнгән.  Ырынбур мөселманнарының Диния Мәҗлесе рәисе мөфти булып торган еллары — 1788 елның 22  сентябреннән 1824 елның 17 июленә кадәр. Ирекле икътисади җәмгыять әгъзасы, Казан университеты советының шәрәфле әгъзасы, бриллиант медаль белән бүләкләнгән эре җир биләүче.

Мөхәммәтҗан Хөсәенов чыгышы белән сәүдәгәр гаиләсеннән. Башлангыч белемне туган ягында ала. Аннары Сәет (Каргалы) бистәсендә Русия хөкүмәте тарафыннан куылган, “Казый ака ахун” дип танылган кавказлы Мөхәммәт бине Гали әд-Дагыстани һәм башкалардан гыйлем эсти. Ырынбур, Бохара һәм Кабул мәдрәсә­ләрендә югары дини белем ала. Үз вакыты өчен бик укымышлы була. Ул заманда кеше нинди китаплар укып гыйлем туплавына карап укымышлылыгын билгеләгәннәр. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани “Мөстәфәдел-әхбәр фи әхвәли Казан вә Болгар” китабында язганча: “Кайбер сүзләргә караганда, бу (Мөхәммәтҗан Хөсәенов) — безнең мәмләкәтебездә “Хашияи хыялый” китабыннан башлап “Гакаиде Тафтазани” шәрехен укыган затларның беренчесе”. Мөхәммәтҗан Хөсәенов картәтисе Мансур хәзрәт Идел буеннан Бохарага барып белем алучылардан иң беренче кеше булган. Мансур бине Габдерахман бине Әнәс  әл-Борындыкыйны “Мансур әфәнде”, “Мансур хафиз” дип йөрткәннәр.  Зур мәдрәсә тотып, күп шәкертләр укыткан. Ул 1727 елда  “Әл-гавамилел-ми йә” исемле китапка аңлатма рәвешендә фарсы телендә “Тәрякибе Мансурия” әсәрен яза. “Бу әсәр арабызда шулкадәр күп күренә ки, мондый зур күләмле бер китапның каләм илә язылып, бу кадәр күп таралуыннан әлеге шәхеснең шәкертләре вә шөһрәте дә аеруча зур булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкин”, дип яза Ризаэтдин Фәхретдин.

Мөхәммәтҗан хәз­­­рәт Бохарада казый Габдел­ваһһаб һәм башкалар янында укып белем ала. Анда вакытта “ачы камыр, колмак салып ачыткан ик­мәк хәраммы, түгелме” дигән сорау белән Бохара әмиренә мө­рә­җәгать итеп, мо­ның яра­маганлыгы, хәрам­леге турында фәтва (аңлатмасын) алып кайта. Кофе, чәй, колмак, тәмәке, ачы камыр, шикәр ке­бек нәрсәләр составында исерткечләр, наркотиклар сыман тәэсир итүче мат­дәләр булганга аларны кулану-кулланмау турында сүз бара.

Мөхәммәтҗан Хөсәенов 1785 елда Ырынбур экспедициясе ахуны, Екатерина II рескрипты (патшаның рәсми хаты) буенча  “Крайның беренче ахуны” дигән дәрәҗәгә лаек була. Аңа 300 сум көмеш күләмендә оклад билгеләнә, бераздан тагын 200 сум өстәлә. 1788 елның 23 сентябрендә патшабикә указы бе­лән мөфти һәм  Уфада оештырылган Ырынбур мөселман­нарының Диния Мәҗлесе рәисе итеп тәгаенләнә һәм гомеренең азагына кадәр шул вазыйфаны үти. Мөфтигә 1500 сум күләмендә еллык эш хакы билгеләнә. Екатерина IIнең 1790 елның 13 августындагы указы нигезендә Мөхәммәтҗан хәзрәткә башкорт-вотченниклардан җир сатып алу мөмкинлеге бирелә. Махсус указ белән чит илдән коллар сатып алырга рөхсәт ителә.

1789 елның 4 декабрендә Уфада мөфтият ачу тантанасында мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов тирән эчтәлекле нотык сөйли. Патшабикә Екатерина II мөселманнарга Коръәнне бастырырга һәм мәчет-мәдрәсәләр төзергә рөхсәт бирүе турында әйтә.

Уфада Дини Мәҗлес барлыкка килгәннән соң, Русиянең күпчелек өлешендә мөселман руханилары дөньяви закон нигезендә билгеләнә башлый. Шул ук вакытта биредә шәригатьнең мөһим шартлары да, җирле гореф-гадәтләр дә исәпкә алына. Идел буенда һәм Уралда Русия дәүләтчелеге таралган чорда мөселман руханиларын сайлау саклана, әмма дин әһелен теге яки бу вазыйфага кую губерна хакимияте тарафыннан раслана.

Дини Мәҗлестә башта кеше Ислам тәгълиматы буенча имтихан тапшыра, аннары дини йолаларны гамәлдә эшләп күрсәтә. Бу сынауның нәтиҗәсенә карап, аңа ахун, яисә мөхтәсиб, имам-хатыйп яки мөэзин дигән дәрәҗә бирелә һәм алар таныклык язуы белән раслана. Уфадагы мөфтияттә бер үк вакытта укытучылык белән шөгыльләнүгә рөхсәт бирә торган “мөдәррис-мөгаллим” яки “мөгаллим-сибиан” дигән таныклыклар тапшырыла. Аннары теге яки бу кандидатның документлары губерна идарәсенә җибәрелә. Әгәр дә бу белгечнең мәхәллә халкы һәм дәүләт каршында гөнаһлары булмаса, аңа җаваплы вазыйфаны үтәргә рөхсәт итүче “Император Указы” тапшырыла. Менә шул мизгелдән башлап, дин әһеле указлы муллага әйләнгән һәм үзенең вазыйфасына керешергә мөмкинлек алган. Дөрес, мондый тәртип барлык җирләргә дә урнашып китә алмаган.

Тарихчы Данил Азаматовның фикеренчә, мәчет хезмәт­кәрләренең рәсми өстенлекләре һәм хокуклары күп булмаган. Аларның законда каралган өстенлеге шул: тән җәзасыннан азат ителгәннәр. Гадәттә, авылдагы җәмәгатьчелек имамның акчалата һәм ризык белән түли торган салымнарын үз өстенә алган. Муллалар авылның башка кешеләре белән бергә юл, күпер төзүдә, йөк ташу эшләрендә дә катнашмаганнар. Хөкүмәт тарафыннан муллаларга хезмәт хакы билгеләү мәсьәләсе берничә тапкыр тикшерелсә дә, ул билгеләнмәгән. Хөкүмәт ях­шы эшләүче муллаларга медаль тапшыру белән генә чикләнгән. Шуңа күрә дә имамнарның тормышы, көнкүреше күпчелек очракта мәхәллә халкы өстенә төшкән булган.

Мөфтият ачылу белән мөселман руханилары үзләренең статусын рәсмиләштерергә ашыга. Мисал өчен,  1791 елда мөфтияткә имтихан тапшыру өчен 789 рухани килә. Аларның белеме тикшерелеп, 8енә — ахун, 7сенә — мөхтәсиб, калганнарына имам һәм мөәзин указы бирелә. Бу кадәре руханига имтиханнар үткәрүдә Мөхәммәтҗан хәзрәтнең зур оештыру сәләте күренә.

Мөхәммәтҗан Хөсәенов Ырынбур мөселманнары Диния Мәҗлесен Үзәк мөселман коллегиясе итеп үзгәртеп кору, укыту программасына дөньяви фәннәр кертелгән дини уку йортлары челтәрен оештыру проектлары авторы. Патшабикә Екатерина IIнең эчке сәясәтен үткәрүче булган. Көнчыгышта һәм Кавказда Русия империясенең тышкы сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнашкан. Берничә тапкыр Кече һәм Урта Йөзгә казакъ ханнары һәм солтаннары белән сөйләшү өчен оештырылган хөкүмәт делегациясенә җитәкчелек иткән. 1797 елда Кече Йөзгә идарә итү өчен төзелгән Хан советы составына кертелә. 1800-1810 елларда Мөхәммәтҗан Хөсәенов Русия хөкүмәте тарафыннан Кавказга җибәрелгән, анда тау халыклары арасында ыру мәхкәмәсе оештырган һәм аларда Русиягә тугрылык антын кабул итү белән шөгыльләнгән. 1805 елда төрекмәннәр эше буенча яшерен комиссия эшендә катнашкан.

Дәгъвалашу, суд юлларында йөрү мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәеновның дәрәҗәсенә суга. Хатын-кызлар белән бәйле вакыйгалар алай ук куркыныч булмаса да, дин әһелләренең гаепләүләре аның тарафыннан аеруча авыр кабул ителә. Ислам белгече Дамир Азаматовның язуынча, 1803 елда мөфтине шәригать кануннарын бозуда гаеплиләр. Русия Эчке эшләр министры Виктор Кочубейга юлланган үтенечтә Абдулла Хисаметдинов дигән кеше мөфтинең гөнаһларын: ефәк киемнән йөрүен, алтын савыт-сабадан файдалануын, биш вакыт намаз укымавын тәнкыйть итә. Бу хатта мөфтинең башка хәрам га­мәлләр кылуы да, ягъни аңа җайсыз кешеләрне вазыйфаларыннан алып башбаштаклык итүе, ришвәт алучы өяз ахуннарын яклавы да санап кителә. Мөфтигә иң зур гаеп итеп, аның карамагындагы мәхәлләләр буйлап йөрергә чыккач һәм имтиханнар вакытында бүләк сыйфатында бирелгән әйберләрне алуы турында әйтелә. Абдулла Хисаметдиновның фикеренчә, мөфти үзенең йортында сынау уздырган чагында муллалардан — 10, ә кайвакытта 30 һәм 50 сум акча ала. “Муллалыкка лаеклы булып та акча бирмәгән кешегә мөфти хәтта шәригатьтә булмаган сорауларны яудыра. Шул рәвешле ришвәт бирмәгән кешегә имам булу мөмкинлеге юк” , — дип яза Абдулла Хисаметдинов.

Бер елдан соң сигезенче башкорт кантоныннан Лагыр авылы ахуны Яныбай Ишмөхәммәтов 4 дин әһеленең мөфтигә ришвәт бирергә мәҗбүр булуы турында чыгыш ясый. Яныбай Ишмөхәммәтов мөфтинең кыланышлары турында хәрби губернатор Григорий Болконскийга хат язып мөрәҗәгать итсә дә, моның нәтиҗәсе күренми. Губернатор Болконскийның шәхси фәрманы нигезендә, бу мәсьәләләр буенча җентекле тикшерү үткәрелә. Суд хезмәтләре Казан һәм Ырынбур губерналарына караган берничә өяз муллаларыннан сораштыру уздыралар. Аларның күбесе мөфтигә ришвәт бирүне кире кага. Шул ук вакытта бу губерналарның берничә мулласы Мөхәммәтҗан Хөсәеновның төрле бүләкләр алуы хакында белдерә. Казан губернасындагы халык арасында мөфтинең ришвәт алуы турында имеш-мимешләр йөрүе турында ишетелә, ләкин алар бернинди дәлил белән дә ныгытылмаган килеш кала бирә. Мөхәммәтҗан Хөсәеновның чынлап торып ачуы кабара. Ул аңа тагылган барлык гаепләүләрне хөкүмәт Сенатында карауны таләп итә. Аңа каршы җинаять эшен ачуга фәкать император гына рөхсәт бирә ала, дип уйлый ул. Үз дигәненә ирешүчән мөфтинең тырышлыгы бушка китми. 1811 елның октябреңдә мәгариф министры Александр Голицын губернатор Григорий Болконскийга юлланган язмача мөрәҗәгать итүендә императорның мөфтигә карата суд эшләрен туктатырга кушуын әйтә. Шул рәвешле мөфти югары дин әһеленең кагылгысызлыгына, мөфти дәрәҗәсенең абруе күтәрелүгә ирешә, ә Яныбай Ишмөхәммәтов исә үз вазыйфасыннан читләштерелә.

Мөфтияттә дини гыйлем бирү дәрәҗәсен яхшырту мәсьәләләре даими рәвештә тикшерелә. Дини җыелышка караган округта мәктәп һәм мәдрәсәләр һаман күбрәк ачыла бара. Шулай да алардагы укыту гарәп әлифбасын өйрәнү, Коръәнне дөрес укуга һәм дини схоластикага (коры фәлсәфә) кайтып кала. Мондый әзерлекнең чикләнгәнлеге үзен күбрәк сиздерә башлый. 1818 елда мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов мәгариф министры Александр Голицынга мөселманнарга белем бирүне яңарту проектын юллый. Ул анда Ырынбур хәрби губернаторы һәм Казан университеты каршында мөселман училищелары булдырырга тәкъдим итә. Бу уку йортларына татар һәм башкортлардан тыш, күршедәге Азия халыклары вәкилләрен дә укыту өчен җәлеп итәргә мөмкин булуын әйтә. Әлеге училищеларда ул студентлар урыс һәм Европа телләрен, төгәл һәм табигый фәннәрне дә өйрәнергә тиеш икәнле­ген белдерә. Мөфти хәтта бу училищеларга үзенең зур китапханәсен тапшырырга әзер булуын да хәбәр итә. Аның бу ниятен сокланып кабул итәләр, аны мактыйлар. Тик мөфтине башка нәрсә борчый: Казан уку округы попечителе Михаил Магницкий бу мөселман уку йортларын православиенең миссионерлык үзәгенә әй­лән­дерергә нияте барлыгын әйтә. Мөфти монда аларның мөселманнарны Исламнан яздыру өчен әзер­ләнгән яшерен ниятләре булуын күрә. Бу аны шулкадәр куркыта ки, ул үзенең барлык белем бирү проектларыннан баш тарта.

Мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов  үз дәверенең олы галиме саналган, аның шәрек телләрендәге китаплардан торган зур китапханәсе булган. Аның укымышлылыгы рәсми рәвештә дә таныла — мөфти Казан университеты Советының, Санкт-Петербург ирекле икътисади оешмасының почетлы әгъзасы булып сайлана.

Мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов вафат булгач, “Дини идарәгә казый булып сайланган, казыйлык вакыты беткәч, кире кайтып Барудия мәчетенә имам булган мелла Габделҗаббар бине Габдеррахман бине Морадым бине Җиһанмөхәммәд бине Акмөхәммәд бине Ярмөхәммәд бине Назыйр бине Юныс бине Иванай әл-Орнашбаши бераз вакыт аның урынына калып тора”, дип яза Шиһабетдин Мәрҗани. 

Габдессәлам хәзрәт Габдрәхимов — икенче мөфти, патша Александр Iнең 1825 елның 30 сентябрендәге указы белән тәгаенләнә. Ул 1826 елның 15 февраленнән мөфти вазыйфасын үти башлый. 1826 елның 7 маенда хөкүмәт аңа яңа йорт сатып алу яки төзү өчен 4 мең сум көмеш акча бирә.

Тулы исеме — Габдессәлам ибн Габдрәхим ибн Габдерахман ибн Мөхәммәт әл-Бөгелмәви әл-Габдери. 1774 елда Самара губернасы Бөгелмә өязенең Габдерахман авылында туган. Башта туган авылында, аннары Казанның 1нче мәхәллә мәдрәсәсендә укый. Югары дини белемне Сәет (Каргалы) бистәсе мәдрәсәсендә мелла Габдерахман бине Мөхәммәдшәриф әл-Кирмәни һәм башкалардан ала.  Ул гарәп, фарсы, төрек телләрен яхшы белә. 1799 елның 17 октябреннән Ырынбур Җәмигъ мәчетенең имамы һәм мөдәррисе була. 1802 елда  бәйрәм намазын вакытыннан алда үткәргәне өчен вазыйфасыннан бушатыла. 1805 елның 14 августында  Кече Йөз казакъ ханы һәм Ырынбур идарәсе соравы буенча ахун һәм мөдәррис булып вазыйфасына кайтарыла. Ул патша хөкүмәте тарафыннан казакълар белән эшләүдә дипломатик  һәм башка функцияләр үти. 1806 елның 16 августында Русия дәүләте өчен кылган хезмәтләренә бүләк буларак аңа 150 сум күләмендә хезмәт хакы билгеләнә, 1817 елдан ул башта 280 сумга, сентябрь аеннан тагын 70 сум өстәлеп, 300 сумга кадәр күтәрелә. 1814 елда генерал-губернатор Г. Волконский тәкъдиме белән Габдессәлам хәзрәт Габдрәхимов алтын медаль белән бүләкләнә. 1817 елда аңа тархан дәрәҗәсе бирелә. Ырынбур генерал-губернаторы Эссен 1820 елда 100 сумлык бүләк бирә. Мөфти булып сайланганга кадәр Габдессәлам хәзрәт зур тәҗрибә туплый. 1823 елның 14 октябрендә ул Кыргыз Урда эшләре комиссиясе әгъзасы, хан Иргазы бине Айчувак бине Нургали хан бине Әбелхәер хан хозурында була. Хан янындагы хезмәтләре өчен дәүләт тарафыннан 1824 елның 28 апрелендә 500 сумлык алтын сәгать белән бүләкләнә.

Мөфтинең 1826-1837 елларда татар, гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә язган байтак хатлары сакланган. Шуларның берсе: “Әй безнең диндәшебез вә газиз карендәшебез! Без, Аллаһының зәгыйфь колы, Ходай Тәгаләнең тәкъдире белән, падишаһ император әгъзам хәзрәтләренең фәрманы илә 1825 елда 30 сентябрьдә мөфтилек дәрәҗәсенә билгеләндек. Ләкин яшәвебез һәм вазыйфабыз Уфа шәһәрендә булып, фарыз булган биш вакыт намазны җәмәгать илә башкаруыбыз өчен бу шәһәрдә мәчет юклыгыннан җәмәгать намазы савабыннан мәхрүм булып, гыйбадәтләребез кимчелекле. Барлык укымышлы вә голәманың рәисе мөфти булган шәһәрдә мәчет юклыгы бик тә гаҗәп, гаҗәпләрнең гаҗәбе вә гарьлек... 1827 ел, 24 сентябрь”.

Ырынбур мөселманнарының Диния Мәҗлесе рәисе, мөфти вазыйфасына тәгаенләнгәч,  мөфтият штаты хезмәткәрләре 12 кешегә җитә. Беренче мөфти вакытында биш кеше эшләгән була. Патша Николай Iнең 1836 елның 15 гыйнварындагы указы белән Диния Мәҗлесенең еллык бюджеты 10850 сум була.  Мөфти Уфада мәчетләр, вакыф йорты, Дини Мәҗлеснең бинасын төзүне оештыра.

“Габдессәлам мөфтинең тырышлыгы вә гайрәте нәтиҗәсендә Мөэмин бине Таһир бине Нәзир бине Туктамыш бине Хуҗасәед исемле казанлы сәүдәгәр Уфа шәһәрендә Беренче таш мәчетне төзетте. Моннан элек бу шәһәрдә мәчет булганлыгы мәгълүм түгел”, дип язды Риза Фәхретдин.

Уфа шәһәрендә ул вакытта  рәсми имам булмаганлыктан, җомга һәм гаетләрне, башка мәхәллә хезмәтләрен мөфти хәзрәт үзе башкарган, кайбер вакытларда нәзарәт әгъзаларына тапшырган. Габдессәлам хәзрәт никахларны теркәүне тәртипкә сала. 1829 елдан һәр мәхәлләгә теркәү кенәгәләре җибәрелә. Никах теркәүгә түләү (30 тиен) кертелә, акча Диния нәзарәтенең махсус исәбендә туплана. 1835-65 елларда никах теркәүдән 67582 сум акча җыела, шушы суммадан 54742 сум төзелеш эшләренә тотыла.

Габдессәлам Габдрәхимов мөселманнар арасында медицина фәне казанышларын пропагандалый, бу тематика буенча берничә фәтвә чыгара. Ул медицинаның зур әһәмияте турында китап яза. Диния нәзарәте, мөфтинең, ахуннарның, муллаларның тырышлыгы белән өязләр буенча Казан университетының медицина факультетына  укырга мөселман үсмерләре җыела. Алардан башкорт-мишәр гаскәренә табиблар әзерлиләр. 1834-65 елларда 1нче Казан гимназиясен 22 мөселман тәмамлый, 1840-60 елларда Казан университетында 31 мөселман белем ала. Шушы булачак медиклар арасында булачак Диния нәзарәте мөфтие Мөхәммәдъяр Солтанов та була.

1891 елның 17 февралендә Уфага тәүге тапкыр килүендә Риза Фәхретдингә Габдессәлам мөфтине күреп белгән Вәлиулла Гаделша улы Терегулов түбәндәгеләрне сөйләгән: “Җомга намазында мөнбәрдә хөтбә укыганы бүгенге кебек күз алдымда. Зур бәдәнле, олы йөзле, зур сакаллы, ачык йөзле иде. Тавышы гаять гүзәл вә әсәрле булганлыктан, халык тәмам ләззәт илә тыңлап утырыр иде. Ак вә зур сакалыннан кайбер хөтбәләрне укыган чагында күз яше агып, тамчылап торыр һәм кайчакларда үзен-үзе тыя алмый елар иде. Үзе елаган кебек, җәмәгать тә елар иде”.

Габдессәлам хәзрәт Габдрәхимовның хезмәтен патша хөкүмәте югары бәяли. Ул 70 бриллиант белән бизәлгән алтын медаль һәм чәшке тун белән бүләкләнә.

Мөфти Габдессәлам хәзрәтнең зур китапханәсе була. Ул астрономия белән кызыксына, өенең түбәсендә күкне күзәтү өчен мәйданчык эшли. Диния нәзарәтенең икенче мөфтие 1840 елның 31 гыйнварында вафат була, Уфа шәһәренең мөселманнар зиратында җирләнә.

Аның вафатыннан соң вакытлыча мөфти вазыйфасын өлкән казый Таҗетдин хәзрәт Мәкъсүтов башкара.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»