07.08.2013 - Иман

Ни өчен гыйбадәтханәнең ишеге бикле?

Краснокама районы Яңа Каенлык авылында моннан берничә ел элек искиткеч матур мәчет төзелде. Аны салдыручы — шушы авылда туып үскән Франс Сәрвәров. Аның әтисе — Сәлах абый бик белемле, зыялы, гадел  кеше иде, әле дә аның авыл советы рәисе булып эшләгән чакларын сагынып искә алалар. Франсны да туган җирендә бик яхшы беләләр, авыл тарихында мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган беренче укучы ул. Казан дәүләт университетының механик-математика факультетын тәмамлап, диплом алып кайткач,  озак еллар “Южарланнефть” идарәсендә эшләгән, аннары — Нефтекама шәһәре нефть җиһазлары җитештерү заводында.  Тырыш хезмәте өчен “Хезмәт билгесе” медале белән бүләкләнгән, “Нефть сәнәгате отличнигы”, “Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән исемнәргә лаек. Бүген ул — лаеклы ялда. Әмма тик утырырга күнекмәгәнлектән, “Белкамнефть” җәмгыятендә директор урынбасары вазыйфасында эшли. Атна саен туган авылына кайтып йөри.

—  Әйе, безнең балачак һәм яшьлек еллары динне инкарь иткән заманга туры килде. Партия мәктәбендә укыдык, коммунист булдык. Тик тормышта икенче мәктәп тә бар иде — нәнәй мәктәбе. Кечкенә чактан аның Коръән сүрәләре укуын тыңлап үстек, ул таң атканчы торып авыз ача иде. Без дә аның белән бергә иртә белән торабыз. Авыл кешеләре, ураза башланыр алдыннан, кем ничек булдыра ала, йөзем кебек җимешләрне табарга тырыша иде. Безгә аны нәнәйнең туганы почта аша, посылка итеп сала торган иде. Торуы­бызның сәбәбе дә шул тәмле, ят җимеш иде тәүдәрәк. Нәнәй, үзе капканда, билгеле инде, безгә дә бирә. Ә соңыннан инде барысын да үз акылың белән аңлый башлыйсың. Балачакта алган тәрбия югалмый ул, минем дә нәнәмнән  ишеткәннәр беркайчан да истән чыкмады. Моннан егерме еллап элек ураза тота башлавым да  шуннан булгандыр, — ди Франс Сәлах улы.

Бервакыт күптәнге танышы мәчет салдырырга теләге булуы турында әйтә һәм җир алуда ярдәм итүен үтенә. Франс Сәлах улы хакимият тупсасын таптый башлый. Әлеге иптәшнең те­ләген хуплыйлар, җирне дә  бирәләр бирүен, тик ул бик читтә, кеше йөрмәстәй урында була. “Кафе-кибетләргә, күңел ачу үзәк­ләренә урын табылып, иман йортына урын булмавы шул вакытта күңелне бик әрнеткән иде”, — дип искә ала ул вакытларны Франс Сәрвәров. Бераздан акчалар да үзгәреп китә, шулай итеп изге эш башларга йөргән танышы теләгенә иреш алмый — мәчет тө­зелми. Бу вакыйга Франс Сәлах улы­ның күңелендә уелып кала.

Моннан соң Франс Сәрвәровның тормышын төптән үзгәрткән бер вакыйга була: 2007 елның көзендә тормыш иптәше Нурия ханым белән икесе коточкыч авариягә эләгәләр. Кинәт кенә каршыларына чыккан машина белән бәрелгәч, ул урталайга өзелә, эчендәге пассажирлар шундук җан бирә. Франс Сәрвәровларның да машинасы яна башлый. “Хатыным Нурия белән икебез люк аша чыктык, бәхеткә  ул тиз ачылды, кешеләр дә ярдәм итте”, — дип ул күңелсез вакыйганы искә ала әңгәмәдәшем.

“Ходай Тәгалә мине исән калдырды бит, димәк, җирдә эшләрем бетмәгән”, дип уйлана башлый ул һәм туган авылда мәчет салдырырга дигән карарга килә. 2009 елның май аенда  авылның иң матур урынында  мәчетнең нигез ташы салына, ә инде 2010 елның җәендә ике катлы, манаралары күккә ашкан мәчет төзелеп тә бетә. Тормыш иптәше Нурия ханымга багышлап, мәчеткә “Гөл-Нурия мәчете” дип исем бирелә.

Франс Сәлах улы берничә ел инде биш намазын калдырмый, ике тапкыр хаҗга барып кайткан. Һәр җомгада  авылга, җомга намазына кайтып йөри. Әлегә кадәр  мәчетнең барлык коммуналь хезмәтләре, аерып әйткәндә, уты һәм җылылык өчен түләп килә. Һәрберсе йөзәр квадрат метрлы ике катлы бинаны җылыту да аена 10-15 мең сумга төшә. Боларга ул зарланмый, әле эшләгән чакта түләрмен, тик менә эштән туктап, бер пенсиягә генә торып калгач, мәчетнең язмышы ничек булыр, дип борчыла. Әлегә аның күңеленә тынгылык бирмәгән мәсьәләләр күп.

— Авылда мулла юк, — дип көрсенә ул. — Таныш муллалар бар ул, әмма алар әлеге дә баягы шәһәрдә яши, һәркөн 55 чакрым ара узып, авылга килеп йөри алмыйлар. Шул муллаларга аена биш мең булса да хезмәт хакы түләнсә, бензинга, юл йөреренә җитәр иде. Тик бездә дин дәүләттән аерылган һәм хөкүмәтнең анда, мәчет­ләрнең нинди акчага җылытылуына, төзеклән­дерелүендә эше юк. Әйтик, безнең районда 11 мәчет бар. Бишәр меңнән алсаң да, аена илле биш мең сум акча чыга. Бу хөкүмәт  өчен зур суммамы?  Елына — 660 мең сум . Теләк булганда, бу чыгымнарны һәр район күтәрә ала. Аның каравы, мәчетләрнең ишегендә йозак эленмәс, муллалар яшьләрне укытыр иде. Наркоманнар, эчкечеләр күп дип зарланабыз, ә бит кечкенәдән балаларга дин тәрбиясе бирсәк, аларның тормышына мондый ямьсез күренешләргә урын калмас иде. Бу проблеманы Үзәк диния нәзарәте дәрәҗәсендә күтәреп, хәл итәргә кирәк. Чөнки безнең бурыч — мәчет төзеп кую гына түгел, ә халыкны мәчеткә җәлеп итү, дини йолаларны, бәйрәм­нәрне үткәрү, яшь буынны тәрбияләү. Ә мулласы да булмаган мәчеттә моның белән кем шөгыль­лән­сен? Үзебезнең мисалдан гына әйтәм, авылга  мәчет салдырып куйдык, тик 350 йорты булган авылдан мәчеткә... бер бабай йөри! Ул да Үзбәкстаннан күченеп кайткан кеше. Җомга намазына өч-дүрт әби килә инде. Шулай ук күрше Куян авылыннан кыш көне берничә карт-карчык йөрде, чөнки үзләренең авылында мәчет бикле  булды. Югыйсә, анда да шундый зур, матур мәчет бар. Ә ишегендә — йозак. Проблемасы шул ук: җылысы, уты өчен түләргә кирәк, ә акча юк.

Мәчетебез ачылып ике-өч атна үткәч, шәһәрдән килеп йөргән имам арытаба да монда килергә мөмкинлеге юклыгын белдерде, чөнки аның бөтен алган пенсиясе юлга китә, үзенә калмый да. Шул көннән башлап, мәчеттә үткән бөтен чараларны Куян авылыннан килеп Наил хәзрәт башкара. Тик ул да әлегә биредә мулла булып даими эшли алмый, чөнки, олы яшьтә булса да, дәваханәдә рентгенолог булып эшли. Ә бит мулласы булса, мәчетләр болай тынып калмас иде. Шул ук Наил хәзрәт һәм Үзбәкстаннан кайткан Гарәфи хәзрәт тырышлыгы белән, беренче елны мәчетебездә 28 бала укыды, икенче елны — 18 бала. Балаларның кызыксынуы зур булса да, өченче елны укытуларны дәвам итеп булмады. Сәбәбе шул ук — хәзрәтләргә моның өчен бер тиен дә түләнми. Әлбәттә, алар хезмәтләре өчен акча көтми дә, күңел кушуы буенча, Аллаһ ризалыгы өчен эшли, тик менә шул юлына да үз акчаларын түгәргә туры килә. Шуңа да мин хәзрәтләргә аз булса да акча каралсын иде, дигән уйдамын.  Күршедәге Иске Каенлыкта да мәчет салдырдылар, анысы да бикле. Бикле мәчетләр кемгә кирәк? Бу проблемалар кичекмәс­тән хәл итүне таләп итә.

Франс Сәлах улының сүзләрендә тирән борчылу ята. Чыннан да, мәчет­ләрне төзеп кую — ул әле эшнең башы гына. Алардан азан тавышлары яңгы­раса, халык йөрсә, яшьләребез динле булса, тынычланырга мөмкин. Килешә­сездер, мәчетсез авыллар да шатландырмый, әмма гыйбадәтханәләре булып та, аларның ишегендә йозак эленеп торуы күңелгә тагын да ныграк шом сала, киләчәгебез турында уйланырга мәҗбүр итә. Туган авылларында шундый матур һәм зур мәчетләр салдырырдай зыялы һәм иманлы ке­шеләребез булганга сөенергә тиешбез. Аллаһ йортлары файдалануга тапшырылгач та, намазлар укылырга, мәд­рәсәләр ачылырга тиеш. Әмма моның урынына аларның ишегенә авыр йозаклар эленә. Ярый әле Франс Сәр­вәров кебекләр табылып, мәчетләр­нең утын сүндермичә, барлык коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне үз җилкәсенә алып килүчеләр бар. Әмма һәрвакыт болай дәвам итә алмый, шуңа күрә бу проблемаларны диния нәзарәте дәрәҗәсендә кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Чөнки бу Яңа Каенлык мәчетенә генә түгел, ә республикадагы бик күп мәчетләргә дә кагыла. 

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»