07.08.2013 - Иман

Халыкның хыялы тормышка ашты

Былтыр изге рамазан аенда, киләсе уразаны яңа мәчеттә каршыларга язсын дип, дога кылып иман йортының тәүге нигез ташын салганнар иде. Ходайның рәхмәте белән нибары 11 ай эчендә авыл уртасында мәчет калкып та чыкты. Матур койма белән уратып алынган гыйбадәтханә әллә кайдан үзенә чакырып, балкып тора.

Мәчет алдына халык тантанага кадәр җыела башлады. Ак яулыклы әби­ләр, түбәтәй кигән бабайлар, абруйлы гаилә парлары, бала күтәргән яшь әти-әниләр күп иде биредә. “Сөб­ханалла, бу көннәрне дә күрергә насыйп булды”, дип һәркем үзенең сөене­чен белдерде. Әйе, кайчандыр биш (!) мәчете булган, өч гасырга якын тарихлы борынгы авыл өчен бу күп­тән көтелгән вакыйга. Гай­ниямаклыларның шатлыгын уртаклашырга абруйлы кунаклар — Русия мөселман­нарының Үзәк диния нәза­рәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, район хакимияте вәкилләре, имам-мөхтәсиб Рәүф хәзрәт Шәмсетдинов, күрше авыл һәм районнардан гына түгел, хәтта ерак Төркиядән дә дин әһелләре килде.

...Күңелләргә иман нуры сибеп, Коръән Кәрим аятьләре яңгырады. Раевка мәчете имам-хатыйбы Илшат хәзрәтнең фатый­ха­сын­нан соң, биш яшьлек Аде­лина Бәдретдинова Коръән сүрәләре укыды. Авыл биләмәсе башлыгы Назлыгөл Насыйбуллина тантананы ачып, бу саваплы эштә катнашкан бар халыкка олы рәхмәтен җиткерде. “Соңгы елларда динебез Исламга игътибар, ихтирам арту белән бергә изге йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез дә тергезелә. Мәчет ачылу белән авылыбызга иман кайтыр, Ислам диненә мәхәббәт артыр”, — диде ул.

Район Советы секретаре Фәрит Хәйбрахманов уңган һәм тырыш Гайниямак халкын олы бәйрәм белән котлады. “Соңгы елларда иганәчеләр, әлшәй­ле­ләрнең тырышлыгы, чит­тә яшәгән якташлар ярдәме белән күп җирдә гыйбадәт­ханәләр төзелә, әлеге вакытта өч мәчет күтәрелә, — диде Фәрит Гобәй улы. — Әмма мәчет төзү генә аз, Аллаһ йорты бервакытта да буш тормасын иде”. Шушы ук фикерне үзенең вәгазендә Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә хуплады. “Аллаһының рәхмәтенә ирешер өчен мәчеткә йөрергә кирәк. Җәмәгать белән бергә укылган намаз күпкә саваплырак, — диде ул. — Башкорт­станда ел саен 20-25 мәчет ачыла. Әгәр авылда Аллаһ йорты бар икән, димәк, монда иманлы халык яши”. Баш мөфти мәчеткә Үзәк диния нәзарәтенең байрагын бүләк итте.

Күмәкләгән яу кайтарган, дигәндәй, мәчетләр элек-электән бердәм тырышлык белән төзелгән. Ә менә Гайниямакта мәчетнең шулай тиз арада сафка басуында, төп эшләрне үз өстенә алып, авылдаш­ла­рының күптәнге хыялын тормышка ашырган Уфадагы “Каскад” компаниясе генеральный директоры Наил Хөснетдиновның өле­ше бәяләп бетергесез. Наил Нәҗметдин улына бу көнне ихлас рәхмәт сүзләре күп әйтелде.

Мәчет салуга үз өлешен кертүчеләр шулкадәр күп, барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Беркем дә читтә калмаган, һәр йорттан акча җыелган, халык өмә­ләргә йөргән, мәчет ихатасын төзекләндергән. Авыл малтабарлары да, бүгенге көнне читтә яшәүче якташлар да ярдәм кулы сузган. Тантанага да аларның күбесе, шулай ук авыл халкы буш кул белән килмәгән иде.

...Моңлы азан яңгы­рады, абруйлы кунаклар һәм мәхәллә мөселманнары мәчеттә җомга намазы укыды. Аннан соң да күпләр таралышырга ашыкмады, ерактан кайткан дуслар, туганнар, сыйныфташлар белән очрашу-күрешүләр дәвам итте. Район һәм авыл талантлары башкаруында моңлы җырларны тыңлый-тыңлый, шифалы кымыз белән сыйланып, уңган хуҗабикәләр пешергән тәм-том белән самавыр чәе эчте авылдашлар. Барысының да теләге бер иде бу көнне: Аллаһ йорты озак еллар халыкка хезмәт итсен, яшь буынга әхлак һәм дин тәрбиясе бирүдә булышлык итсен, иман нуры таратсын.

Зилә Вәлиуллина.

Әлшәй рәйоны.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»