27.07.2013 - Иман

Истәктә мәчет ачылды

Истәктә әһәмиятле вакыйга булды: шушы авылда туып-үскән эшкуар Борис Дәүләтшин башлангычы белән төзелгән яңа мәчет ачылды. Авылда унтугызынчы гасырда ук ике катлы агач мәчет салынган булган. Егерменче гасырның 30нчы елларында аның манарасын кискәннәр, бинада мәктәп урнашкан. 70нче еллар башында аны сүттеләр. Ләкин кешеләр диннән баш тартты дип әйтеп булмый – никах, исем кушу, башка дини йолалар сакланды, җомга намазына да җыелалар иде. Истәкнең һәрвакыт үз мулласы булды.

Хәзер инде авылның чын бизәгенә әверелгән заманча мәчет бар. Анда дин тотучылар өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Мәчет каршында мәдрәсә дә эшләячәк. “Әгәр шушы мәчет ярдәмендә бер генә кеше дингә килсә дә,  хакыйкать юлына басса да, мин чиксез бәхетле булачакмын”, — диде Борис Дәүләтшин мәчетне ачу тантанасында.

Тантанада район хакимияте вәкилләре, күрше районнардан, Нефтекама, Агыйдел, Казан шәһәрләреннән дин әһелләре, кунаклар катнашты. Чара Коръән укудан башланды.

Районның имам-мөхтәсибе Фәһим хаҗи Вәлиев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Яңавыл районы Советы секре­таре Вил Нигъмәтҗанов бу районда егерме беренче мәчет булуын билгеләде. Киләчәктә Иске Уртавылда тагын бер мәчет ачылачак. Вил Риф улы авыл халкын истәлекле вакыйга белән тәбрикләде, Борис Адый улына район хакимияте башлыгыннан рәхмәт сүзләре җиткерде һәм мәчетнең озак еллар халыкка, бигрәк тә яшьләргә әхлакый һәм рухи тәрбия бирүгә хезмәт итүен теләде.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте вәкиле Ахунҗан хәзрәт Үзәк диния нәзарәте тарафыннан Габ­деләхәт хәзрәтнең яңа мәчеткә имам-хатыйб итеп билгеләнүе турында карарны укып ишеттерде. Гыйбадәт­ханәгә Борис Дәүләтшинның вафат булган улы исеме бирелде. Ул “Җәмил мәчете” исемен йөртә.

Эшкуар төзелештә ярдәм итүче һәркемгә рәхмәт белдерде. “Шушы мөселман мәчетен төрле милләт кешеләре төзеде, ул дуслык һәм бердәмлекне ныгытуга хезмәт итсен, һәрберебезнең йортында тынычлык һәм иминлек булсын”, — диде Борис Адый улы.

Альбира Хәтмуллина.

Яңавыл районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»