10.07.2013 - Иман

Рамазан ае башланды

Изге Рамазан ае башланыр алдыннан “Башинформ” агентлыгында  Башкортстан Президенты каршындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре буенча Совет рәисе Вячеслав Пятков, Диния нәзарәте рәисе мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин һәм дин әһелләре катнашлыгында  матбугат конференциясе узды. Рамазан аеның үзенчәлекләре турында Нурмөхәммәт Нигъмәтулллин тәфсилле итеп сөйләде.  Бу ай, иң беренче чиратта, сабырлык, түземлелек, яман эшләрдән тыелу ае, диде ул. Рамазан аенда мөселманнар ураза тота, ягъни таң беленеп кояш батканга кадәр ризык һәм су капмый, төрле башка ләззәтләрдән үзен чикли. Рамазан аенда һәркем гайбәт сөйләү, кычкырышу,  кеше рәнҗетү, мөнәсәбәт ачыклау, алдашу кебек яман гадәтләрдән дә тыелырга тиеш.  Ураза тота алмаганнардан һәр көнне  бер ураза тотучыны туйдырырлык —  кимендә 150 сум күләмендә  чыгым тиеш.  Ай дәвамында хәйрия  күләме 4 500 сумга җитә.

Матбугат конференциясендә мөселманнарга эш вакытында намаз уку мөмкинлекләре турында да сүз булды. Намаз уку  өчен биш минут вакыт җитә. Гыйбадәтне эш кабинетында да үтәргә була.  Җәй көннәрендә исә төшке аш­тан соңгы өйлә намазының вакыты фәкать кичке сигездә генә чыга. Шулай булгач, эштән кайтып, тиешенчә юынып  өй шартларында  да  өйлә намазын укып өлгерергә  була.

Вячеслав Пятков республикадагы конфессияара мөнәсәбәтләр турында сөйләде.  Бүгенге көндә Башкортстанда 22 дини берләшмә бар. Ислам һәм православие — төп диннәр.  Дини конфессияләр арасында дустанә мөнә­сә­бәт­ләрне ныгыту, радикаль агымнарга юл куймау максатында республикада эзлекле эш алып барыла. Мәчетләр, чиркәүләр, башка гыйбадәтханәләр төзелә. Вячеслав Пятков Салават Юлаев проспектында 2007 елда нигез салынган  мәчет төзелеше  мәсьәләсенә дә тукталды.  Ул үзенең архитектурасы буенча Русиядәге иң мәһабәт мәчетләрнең берсе булырга тиеш. Төзелеш быел җанланган һәм 2017 елда тәмамланырга тиеш.

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»