06.07.2013 - Иман

Хаҗ - Ислам диненең бишенче баганасы

Һәр хак мөселман хаҗ кылу турындагы хыялын гомере буе күңелендә йөртә. Диндар, киң күңелле мөселманнар үзләренә карата изгелек кылганнарга очраклы гына: “Аллаһы Тәгалә сиңа  хаҗ кылу әҗерен бирсен” яисә “Хаҗ савапларын бирсен”, димиләр. Әгәр дә син хаҗга бару теләге белән янасың икән, тәүдә дөрес ният һәм ихлас дога кылырга  тиешсең. Мин дә Аллаһының шундый мөмкинлек бирүен чын күңелемнән теләдем. Һәм Мәккәгә барырга тәкъдим әйтелгән сәгать суккач, каушап калдым. Паспортны алдан хәстәрләгән идем инде. Кыска гына вакыт эчендә барысы да җайланды. Акча да табылды, кирәк әйберләр дә җыелды. Әйткәндәй, хаҗга  хәләл акча исәбенә бару фарыз.

Юлга җыена башлаганда ук төркем җитәкчеләре безне кисәтеп куйды: “Хаҗ — бик катлаулы һәм авыр гамәл. Ул ифрат зур рухи һәм физик әзерлек таләп итә. Без ял итәргә түгел, ә гыйбадәткә барабыз. Әйе, үзең белән акча, ризык, кирәкле әйберләр алырга кирәк, әмма  иң мөһиме — сабырлык һәм изге ният. Кыенлыклар очраса, кызмагыз-ачуланмагыз, теләсә нинди шартларда да сабырлыгыгызны югалтмагыз...”

Кайберәүләр өчен сынау Уфа аэропортында ук башланды. Хаҗга баручыларның бер төркеме билгеләнгән көн­не очып китә алмады. Алар  тагын ике тәүлеккә тоткарланды. Безгә исә (Мәүхидә Салиховага, Саҗидә Төхбәтул­линага һәм миңа) уңай туры килде — 18 октябрьдә самолетыбыз һавага күтәрелде.

Караиделдән Әнфисә һәм Мәгафур Нәбиевлар, Зилә Гыйльванова икенче төркем белән 20 октябрьдә очкан. Мәк­кәдә алар икенче кунак­ханәдә яшәде. Кайтыр алдыннан гына якташларны без яшәгән кунакханәгә күчерде­ләр. Без алар белән тагын Минада очраштык. Караидел районының Иске Ак-бүләк авылыннан Сәвия Нигъмәтҗанова башка төркем белән хаҗ кылган.

...Самолет һавага күтә­релгәч кенә мин хаҗга юллануыма тәмам ышандым. “Урал-­хаҗ” компаниясе сә­фәрне яхшы оештырды. Мо­ның өчен җитәкчеләребез Илшат хәзрәт Гыйниятуллинга һәм Илнур хәзрәт Хафизовка зур рәхмәт. Минем Мәккәгә беренче тапкыр баруым. Шуңа да янәшәдә тәҗрибәле хаҗи­лар, табибә Мәүхидә Салихова (аны ире Шамил Абзал улы белән хаҗ вакытында табиб сыйфатында чакыралар) булган өчен Аллаһыга рәхмәтлемен. Сәяхәт дәвамында алар күпләрнең гомерен саклап калды дисәм дә, һич арттыру булмас. Икенче мохиттә кешеләрнең чирләре көчәйде. Сәфәр кылучылар 40 градус эсседә салкын тидер-деләр. Эш шунда, һәркайда кондиционерлар куелган.

Истанбулда икенче самолетка күчеп утырдык һәм Мә­ди­нәгә юл тоттык. Мәдинәдә “Әл-Әкса” кунакханәсенә урнаштык, ә иртән-иртүк пәйгамбәребез Мө-хәммәт (с. г. в.) мәчетенә бардык. Әлеге вакытта мәчет территориясе елдан-ел киңәй­телә. Пәйгамбәр мәчете 170 гектар мәйданны били. Мондагы һәр карыш җир изге диндарлар тормышына бәйле, аларның рухы белән сугарылган. Биредә безгә илаһи азан тавышын ишетү, намаз уку бәхете тиде. Пәйгамбәребез мәчетендә, мин шушы илдә тәү тапкыр Зәмзәм суы эчтем. Мәдинәгә аны Мәккәдән мич­кәләрдә китерәләр икән. Көн кичкә авышкач, безгә пәйгам­бәр Мөхәммәт (с. г. в.) кабере  янында берничә минут басып тору бәхете тиде. Шулчак без кичергәннәрне сүз белән әйтеп бирү дә мөмкин түгел.

Безгә Өхед тавын күрергә дә насыйп булды. Тау итәгендә  пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.)нең бабасы Хәмзә һәм 70 мөселман, шәһитләр җир­ләнгән. Биредәге каберләр бик тә гади. Үлгәннәрнең баш очына зур булмаган таш куелган. Җир тип-тигез. Бездә исә кабер плитәләренә карап, ке­шенең  байлыгы һәм дәрәҗәсе турында фикер йөртәсең. Ә бит Аллаһы каршында иң зур байлык — иман байлыгы. Әйт­кәндәй, Җәннәт әл-Бакый  зиратында да — шундый ук тыйнаклык, гадилек. Анда Мөхәм­мәт (с. г. в.) гаилә әгъзалары, хатыннары, кызы Фатыйма, оныгы Хәсән, Госман хәлифә җирләнгән.

Безгә әдҗвә сортлы хөрмә җитештерүче завод кибетенә керергә киңәш иттеләр. Мөхәммәт (с. г. в.) бу хөрмә — оҗмах җимеше һәм ул агуланудан, шулай ук сихердән савыктыра, дигән. Бу сорт бик кыйммәт һәм Мәдинәдә генә үсә икән.

Зөлхиҗҗә ае башлануга да күп калмады. Сәфәр кылучылар Мәккәгә җыенды. Без Мәдинәдә госел коенып, шәһәрне чыгып бераз баргач, Зөл-Хөләйфә (микат) дигән урында ният кылып һәм ике рәкәгать намаз укып, ихрамга кердек. Хатын-кызлар гадәти мөселман киеме (ак төстәге­сенә өстенлек бирелә), ә ир-атлар ихрам киде. Ул ап-ак төс­тә, ике кисәк тукымадан гыйбарәт, аны кигәндә бернинди энә дә, җеп тә кулланылмый. Булавка файдаланырга ярый. Әйткәндәй, хаҗ кылучы ир-атлар өчен төркем җитәкчеләре махсус дәрес үткәрде, ихрамны ничек кияргә өйрәтте. Ихрам хаҗга килү­че­нең чын йөрәктән чыккан ихласлыгын чагылдыра. Ул тән­не генә ябып калмый, ә Ал­лаһка бирелгәнлегеңне, байлык, дан-шөһрәттән, биләгән вазифаңнан азат булуыңны да аңлата. Биредә җәмгыятьтә биләгән урының мөһим түгел. Шул минуттан соң кешеләр тәлбия сүзләрен кабатлый башлый. Һәм алар хаҗын сакларга тырышырга: авыздан чыккан сүзләргә, эшләгән эшләргә, хәрәкәтләргә, Аллаһка табынуның һәр гамәленә игътибарлы булырга тиеш.

Юл озын  булса да, арытмады. Кичен, Мәккәгә килгәч, кунакханәгә урнаштык. Һәм безне иртән-иртүк тәваф гамәлен үтәү өчен уяттылар. Әл-Хәрәм мәчетен һәм Кәгъ­бәтулланы беренче тапкыр күргәндә бераз каушап калгандай булдык. Шул ук вакытта халыкның  күплеге һәм­мә­без­не хәйран калдырды, күңелгә олуг яктылык иңде, шул вакытта азрак курку да туды. Меңләгән, миллионлаган кеше арасында югалып калмабызмы дигән уй баштан яшен тизлеге белән үтте. Әйткәндәй, халык диңгезендә югалучылар да очрый. Бу бигрәк тә тәҗрибәсе булмаган, хаҗ кылуга беренче тапкыр баручылар арасында күзәтелә. Шундый  хәлне ки­сәтү йөзен­нән, безнең барыбызга да кечкенә Башкортстан әләмен тараттылар. Аларны яулыкка беркетеп куйдык. Әйт­кән­дәй, мондый билге бик зур роль уйный. Биредә бер­төрле сумкалы, бертөрле яулык ябынган, үз илләренең гер­бын яки флагын кадаган төркем­нәр бихисап. Һәм бу беркемне дә гаҗәпләндерми. Җитәкчебез Илшат хәзрәт әләмен югары күтәреп барды. Без шуңа карап атладык. Соңрак, ихрамнан чыккач, бераз шә­һәр­не өйрәнеп алгач, Әл-Хә­рәм мәчетенә үзебез мөстә­кыйль рәвештә йөри башладык.

Тәү тапкыр Кара ташка юнәлеп, уң кулыбызны күтәреп “Бисмилләһ. Аллаһу әкбәр!” сүзләрен әйтеп, Кәгъбә­тул­ланы җиде тапкыр тәваф кылырга юлландык. Остазларыбыз җитәкчелегендә  кемдер кулга-кул тотынышып, кемдер рюкзак бавына ябышып атладык. Ир-атлар ян-якларга басты. Бик иртә булуына карамастан, халык күп иде һәм Кәгъбәтулла тирәсендә мөсел­маннар диңгез дулкынын хәтер­ләтте.

Кәгъбәтулла — бөтендөнья Ислам пульсы. Кәгъбәтулла — Аллаһ йорты һәм Адәм галәй-һиссәләм вакытыннан бирле изге урын дип исәпләнә. Кәгъбәтулла — җирдә Әл-Гаршның күләгәсе, һәм аның өстендә фәрештәләр тәваф кыла, диләр. Кәгъбәтулла — мәрхәмәтлелек, иминлек чыганагы, диндарларның йөрә­ген җылытучы кояш ул. Безгә аннан ерак булмаган Мәкам Ибраһим янында басып тору бәхете  дә тиде. Кәгъбәтул­ла­ны салган (яңадан корган) вакытта Ибраһим галәйһис­сәләм шул ташка баскан. Анда пәй­гам­бәрнең аяк эзе бүгенгәчә  сакланган. Мәкам, Кара таш кебек үк, Аллаһы тарафыннан җиргә төшерелгән. Башта алар ак булган, диләр.

Тәвафтан соң, намаз укып, изге ике тау, Сафа һәм Мәрва арасына Сәгый йоласын үтәргә юнәлдек. Зәмзәм суы эчтек. Өйдә аны без туры килгәндә генә кадерләп, тамчылап, кашыклап кына эчә идек. Монда аны стаканнарга салып алдык. Теләкләребезне теләп шатлана-шатлана шөкерләр кылып эчкәч, тагын да гыйбәдәткә ашыктык. Сафа һәм Мәрва таулары арасын (400 метр чамасы) җиде тапкыр үтү — Аллаһы Тәгалә алдында баш ию һәм буйсыну йоласы.

Зөлхиҗҗәнең сигезенче көнендә без Мина үзәнендә идек инде. Палаткалардан торган шәһәрчек вакытлыча яшәү урыныбызга әйләнде. Биредән Гарәфә тавына, Мөздәлифә үзәненә бардык. Соңгысында Адәм галәйһиссәләм җирлән­гән, дип сөйлиләр. Биредән Җәмрател-Гакабага шайтанга таш атарга бардык һәм биредән тагы да Әл-Ифадә тәвафын һәм Сәгый йөгерергә җәяү атладык. Болар хаҗ кылуның иң киеренке көннәре булды. Әмма йолаларның барысын да башкару өчен Аллаһыбыз үз колларына көч һәм сабырлык бирде. Бер көнне кешеләр хәтта 30 чакрым чамасы җәяү юл үтелде, дип сөйләде. Шуңа да хаҗга барырга теләүчеләр ерак араларга йөри алырлык булырга тиеш.

Мина — Ибраһим һәм Исмә­гыйльнең (г. с.) бер Аллаһка ихлас ышану үрнәге күрсәткән урын. Шайтанны таш бәреп куу йоласы шул вакыттан килә. Без нәкъ шул көннәрдә тыгын булачагын белә идек. Шайтанга таш атуда иң авыр көн — исәп буенча өченчесе. Җи­тәкчеләр бу хакта алдан ук кисәтеп куйды, ә хәле булмаганнарны, авыруларны әйбер­ләре белән автобуста Мәккәгә озатты. Соңгылары: безнең өчен шушы йоланы үтәгез, дип ташларын башкаларга бирде.

Бу көнне Мәккәгә кайтканда ике мәртәбә адаша яздык. Сәбәбе аңлашыла — туктаусыз кеше агымы сине бөтен­ләй икенче якка алып китә. Башта Шамилне югалттык. Ул алдарак атлый иде. Һәм күз ачып йомган арада юкка  чыкты. Ярый кесә телефоннары бар. Әл-Хәрәм территория­сен­дәге зур бинага куелган сә­гатькә карый-карый  дөрес юнәлеш алдык. Бу сәгать һәр тарафтан күренә һәм ул, дөньяда иң зуры дип исәпләнгәнлектән, Гиннессның рекордлар китабына кертел­гән.

Гарәфә тавында торуга диндарлар шулай ук бик җитди әзерләнә. Гарәфә  Кыямәт вакыты якынлашуны искә төше­рә. Биредә хаҗ кылучылар Аллаһтан ярлыкау сорап, дога укый.

Намаздан соң Мөздәлифә­гә юл тоттык. Анда шайтанга ату өчен таш җыйдык. Биредә кешеләр коры җирдә йоклый. Йоласы шундый. Бәхеткә каршы, төн җылы булды. Иртән шул ачыкланды: кичен  таш җыярга  киткән олы яшьтәге бер апа югалган.  Җитәкчеләр аны без йоклаган урынга каршы якта тапты. Куркуга төшкән хатын елый-елый безнең төркемгә кушылды. Шуннан соң Минага җәяү юлландык. Бу вакытка автобуста кайту мөмкинлеге калмаган иде инде.

Мәдинәдә булган чакта ук корбанга чалу өчен мал сатып алырга җитәкчеләребезгә акча биргән идек. Зөлхиҗҗә­нең унынчы көнендә (Корбан бәйрәменең беренче көнендә) сарыкларны чалдылар. Соң­рак, Мәккәдә булган чагыбызда хаҗиларга корбан ите бүлде­ләр, һәм без тәмле аш пешереп  ашадык.

Хаҗга  кагылышлы фарыз, сөннәт гамәлләрне үтәгәннән соң, ихрамнан чыктык. Хәзер үзебезне чын хаҗи итеп санарга да була. Әмма киеренкелек безне ташламады. Газиз Аллаһыбыз гамәл-гыйбәдәт­ләребезне кабул иттеме икән? Ул сорауны үзеңә кат-кат бирә­сең.

Экскурсия вакытында яңа­дан шул ук Гарәфә үзә­нендә булдык. Гарәфәдә  хаҗ йолаларын үтәгән көнне (зөл­хиҗҗә аеның тугызынчы көне) гел намазлыкта булдык. Пәй­гам­бәребез соңгы тапкыр хаҗ кылган вакытта Әр-Рәхмә тавында  вәгазь сөйләгән. Аны укы­ган­да ирексездән күз яшь­ләребез түгелә. Шушы вакыйгадан соң өч ай үткәч Мөхәм­мәт (с. г. в.) дөнья куя. Башта Әр-Рәхмә тавын, үзәнне карап йөрү мөмкинлеге булмады, чөнки һәр тарафта палаткалар тора иде. Җитәк­челәребез дә тегендә, монда йөргәнче, дога кылып утыру хәерлерәк, диде. Хира тавы итәгендә дә булдык. Мөхәммәт (с. г. в.)  анда Аллаһ­тан Җәбраил фәрештә аркылы Коръәннең тәүге сүрәләре иңә.

Якташларыбыз Кызыл диңгезгә дә барды. Сәяхәтчеләр зур канәгатьлек белән кайтты. Шулай да Хаҗ кылучыларның күпчелеге диңгездә коенуга караганда Әл-Хәрам мәчетенә булуны хуп күрде.

Согуд Гарәбстанында Конституция  шәригать кануннарына нигезләнгән. Закон бозучыларга каты чаралар кулланылганга, тәртип бозучылар юк. Бу уңайдан шундый вакыйга да булды. Танышы­бызның улы Әл-Хәрам-дә чемоданын югалтты. Егетнең хәлен аңлыйсыздыр. Моны туганнары да авыр кичерде. Әм­ма акча да, әйберләр дә тиздән табылды. Аларны чит ил кешеләре күреп алган һәм полициягә тапшырган. Әйберләрне каян барып алырга кирәклеген белү өчен телефоннан бер мәртәбә шалтырату да җитте.

Мәккәдә һәм Мәдинәдә кием-салым бездәгегә караганда  күпкә арзан. Мәсәлән, иртәнге аш хакына күлмәк сатып алырга була. Сәүдә итү­челәр бихисап. Һәм һәркайда ир-атлар сата. Азан тавышын ишетү белән кибетләрен бик­ләп яки товарларын япма бе­лән генә каплап, намазга ашыгалар. Полицейскийлар да аларга иярә. Гарәбстанда полиция чын мәгънәсендә кеше­ләргә ярдәм итә. Хаҗ кылучылар авыр хәлләрдә аларның ярдәмгә килүе турында бик күп мисаллар китерде.

Хаҗның иң кызган мәлендә җиргә басар урын да юк иде дияргә була. Бар тарафта да — хаҗилар. Алар юл буенда да, тау итәгендә дә. Шунда йоклый, ашый. Шулай, авырлыкларга карамый, Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычларын үтәделәр.

Хушлашу тәвафы күңел­ләрне моңсуландырды. Без­нең бер дә кайтасы килми иде. Биредә рухларыбыз хушланды. Җан тынычлыкта булды. Күңелләребез тазарынды, чистарды, нечкәрде. Әл-Хә­рам­нән чыкканда күзлә­ребез­дән ирексездән яшьләр акты. Илдән китәргә өлгер­мәдек, изге урыннарны сагына башладык. Һәм  һәркайсыбыз үзе­безгә пәйгамбәрләр йөргән җиргә янә аяк басу бәхете тиюен теләдек.

Гүзәлия Тимершина.

Караидел районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»