22.06.2013 - Иман

Бәраәт кичәсе

Киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукат­ның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнә­сәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр — барысы да Бәраәт кичәсендә билгеләнә.  Мөбарәк өч айның берсе Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы кичәне мөселманнар көтеп алалар. Быел ул мөбарәк кичә 23еннән 24 июньгә каршы төнгә туры килә, ягъни кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана.

Ислам галимнәре билгеләвенчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә — Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган.

Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә.

Бу мөбарәк кичәдә Җәбраил фәрештә галәйһис-сәлләм Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.) янына килеп, болай дигән: “Йә, Аллаһының Рәсүле! Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр — мөэминнәр илә талашучылар, мөселманнарны кимсетү­челәр, туганлык хисен, араларын кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхүшлектә үткәрүчеләр...”

Бәраәт бурычтан һәм җәзадан котылу, дигәнне аңлата. Бәраәт кичәсе гөнаһлардан котылу киче дә. Бәраәт сүзе бурычны яисә салым түләгәнне раслаган кәгазь (квитанция) мәгънәсендә дә килә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсе, гөнаһлардан котылуны раслап, безгә таныклык тапшыру кичәсе дә булып тора.

Гата ибне Ясәр разыйаллаһу гәнһе, бу кичәдә ике Бәраәт кичәсе арасында вафат булачакларның исемнәре Газраил галәйһиссәлләм сәхифәләренә теркәлер, дигән.

Бу кичәдә Пәйгамбәребез галәйһиссәлләм агасы хәзрәте Габбас разыйаллаһу гәнһене тәсбих намазын укырга өнди. Бәраәт кичәсенең үз намазы да бар. Бу намазда “Әлхәм” сүрәсеннән соң “Аятел-Көрси” белән “Иннә-әңзәлләһ” сүрәләрен уку күркәм гадәт.

Бу кичәдә өч мәртәбә “Йәсин” сүрәсе укыла. Беренче мәртәбә “Йәсин” сүрәсен укыганда укучының нияте Аллаһы Тәгаләдән озын гомер сораудан гыйбарәт булыр, икенче мәртәбә “Йәсин” укыганда мөселман Аллаһы Тәгаләдән бәла-казалардан иминлек сорар. Өченче мәртәбә бәрәкәт артсын, дип укыр.

Ислам әдәбиятында Бәраәт кичәсенең биш хикмәте турында менә нәрсәлөр язылган. Бу кичәдә хикмәтле рәвештә башкарылачак эшләрнең иң әһәмиятлеләре сайланып билгеләнә. Бу кичәдә кылынган гыйбадәт (укылган намаз, ураза, Коръән, хәтем итү, дога, зикер, тәүбә), аеруча фазыйләтле һәм саваплы була. Бу кичә илаһи ихсан һәм бәрәкәт белән тулы. Бәраәт — мәгъфирәт (ягъни ярлыкау) кичәседер. Бу кичәдә Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) тулы шәфәгать бирелгән.

Шәгъбан аеның 13нче кичәсендә Расүл Әкрәм өммәте өчен Аллаһы Тәгаләдән шәфәгать (яклау) теләгән. Һәм аның өчтән бере бирелгән. 14нче кичәсендә кабат сораган. Тагын өчтән бере бирелгән. 15нче кичәсендә янә сораган һәм бу юлы тулы шәфәгать бирелгән.

Шәгъбанның 15нче кичәсе белән бәйле хәдис тә бар. Пәйгамбәребез анда болай ди: “Шәгъбан аеның 15нче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз. Чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояш баеган вакытта дөнья сәмасында (күгендә) тәҗәлли итә (беленә, күренә) һәм: “Тәүбә вә истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризыклы булырга теләсә, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?” — дип, таң атканчы сорап торыр. Бу көннәрдә ураза тоту саваплы санала.

Фәнүз Хәбибуллин әзерләде.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»