13.06.2013 - Иман

Үлгәннәрнең каберен бел...

Заманында Суккул авылының иске зиратының коймасын яңарту һәм тәртипкә китерү җәһәтеннән байтак эш башкарыла. Бу изге эшкә Бөек Ватан сугышы ветераны Галләметдин Атнагулов зур көч сала. Гомерен урманчы һөнәренә багышлаган Галләметдин Низаметдин улы башлангычы белән зират коймасы тирәли каен һәм чыршы үсентеләре утыртыла. Бүген ул ак каеннар һәм зифа чыршылар шаулап үсә.

Мөселман зиратын авылга нигез салучылар булдырган һәм аны киңәйтү турында сүз соңгы 15 ел дәвамында барды. Ләкин, төрле сәбәпләр аркасында, ул гамәлгә ашырылмый килде. Бу хәл авылның өлкән буын вәкилләрен борчуга салды. Бу мөһим мәсьәлә мә­четтә узган Корбан бәйрә­мендә янә күтәрелде. Аңла­шыла, район хакимиятенең ярдәменнән башка җир участогын рәсмиләштерү мөмкин түгел. Зиратны киңәйтү өчен финанс ярдәме дә таләп ите­лә. Район хакимияте баш-лыгының апрельдә үткән халык белән очрашуында сүз, башлыча, шушы хакта барды. Анда авыл халкының үтенече хакимият тарафыннан яклау тапты.

Майның беренче көннә­рендә авылдашлар зиратта өмә үткәрде: берәүләр җыеш­тырды, икенчеләре койма койды. Һәркем изге эштә катнашырга ашыкты. Хәтта өлкән яшьтәге  Габдулла абый Гайнуллин, Әмир абый Әюпов, Мәгаруф абый Атнагулов, Яхъя абый Якупов, Әсхәт абый Абдуллин, Әхнәф абый Чулпанов, Камил абый Тимергалиев та читтә калмадылар. Аларның шатлыклары йөзләренә чыккан иде — күптәнге теләкләре тормышка аша бит!

Автотранспорт белән ки-рәкле материаллар китерүне “Суккул” крестьян-фермер хуҗа-лыгы җитәкчесе Азат Чулпанов үз өстенә алды, ул өмәне оештыручы да булды.

Шунысы куанычлы — өмәдә яшьләр күп иде. Шулай ук Суккул авылында туып-үсеп, әлеге вакытта читтә гомер кичерүче-ләр дә бу эштән читләшмәде. Авыл зиратында өмә үтәчәге турында хәбәрне ишетү белән алар туган якларына кайткан.

Әлбәттә, бер көндә генә зиратны киңәйтүне төгәлләү мөмкин түгел. Алда зур эш тора: карта төзергә, кирәкле техник һәм норматив документларны эшләргә, зиратка керү урынын төзекләндерергә кирәк.

Авыл халкы төзелеш материаллары сатып алуда һәм башка мәсьләләрне хәл итүдә ярдәме өчен район хакимияте башлыгы Гафуан Шәйхетди-новка рәхмәт сүзләре юллады. Алдагы көннәрдә дә хакими-ятнең ярдәменә ышаналар.

Галметдин Солтанов.

Ярмәкәй районы,

Суккул авылы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»