13.06.2013 - Иман

Авыл булгач мәчетле, халкы бигрәк тәүфыйклы

Шушы көннәрдә Краснокама районының Күпербаш авылындагы мәчет ачылуга  90 ел тулды. Әлеге тарихи датаны авылдашлар зурлап билгеләп үтте. Иртә белән Аллаһ йортына халык җыелды, һәркем бер гасырга якын торган мәчетнең әле дә бик күркәм булуына, яшеллеккә төренеп, тирә-якка нур чәчеп утыруына сокланды.

— Бу күркәм гыйбадәтханә Күпербаш авылына гына түгел, бөтен районыбызга, республикабызга иман нуры сибеп тора. Мәчетебезнең күккә ашкан манаралары тарихыбыз, үткәнебез, рухи хәзинәләребез турында уйланырга кирәклекне искәртә кебек. Авыл мәчетенең ишекләре һәркемгә ачык. Безнең бурыч – Исламның тарихын гына түгел, аның сабыр, башка диннәргә ихтирамлы икәнен дә күрсәтү. Авыл мәчете кешеләрне тынычлыкка, татулыкка, сабырлыкка, үзара ихтирамга өндәүче урын булып тора, — диде Яңа Каенлык авыл Советы хакимияте башлыгы  Илдус Зарипов.

Документларга караганда, 1923 елда тегермәнче Иосиф Вострецов Күпербаш авыл Советына җир сорап мөрәҗәгать итә. Авыл халкы каршы килми, тик моның өчен мәчет салырга ярдәмләшүен сорый. Иосиф Евсеевич Күпербашта үзенең тегермәнен дә төзи, мәчеткә дә бура бирә, акчалата ярдәм итә. Хәтта Илеш районының Ябалак авылыннан дүрт балта остасын яллап китертә. Шулай итеп, башка диннән булса да, бу кешенең исеме Күпербаш авылы та­ри­хына якты һәм матур булып кереп кала. Авыл халкы үзе дә, кем күпме булдыра ала, акча җыя, аеруча Гыйлә­җетдинов, Мирфәйсәлов, Хөснетдиновның өлеше зур була. Мәчетнең манарасын күтәргән көнне тирә-як авыллардан халык җыела. Бу олы бер бәйрәмгә әверелә, хәтта ат чабышлары оештырыла. Авылның беренче мулласы итеп Татарстанның Актаныш районыннан килгән Сархуҗин Мәрдамшин билгеләнә.

Дингә каршы көрәш заманнарда Күпербаш мәчетенең манарасын кисәргә дип киләләр, тик халык бергәләшеп моңа каршы чыга, ризасызлык белдерә һәм үзләренең изге йортына кул тидертми.

90нчы еллар азагында мәчетне төзекләндерәләр, ремонт эшләрен башкаруда шушы авылдан чыккан Мәхмүтҗан Идрисовның өлеше зур була. Мәхмүтҗан Мөдәрис улы авылда юллар салдыруга, газ үткәрүгә дә зур өлеш керткән, авылдашлары аңа бәйрәмдә барысы өчен дә кат-кат рәхмәтләр әйтте.

Бүгенге көндә мәчетне авылның активисты Халидә Сәгадиева карап тора. Ул мәчетнең документларын тәртипкә китергән, ел саен ремонт эшләрен башкара, җылыта, шулай ук дин сабаклары бирә. Кечкенә малай һәм кызларның бәйрәмдә сүрәләр әйтүе чараның иң матур һәм дулкынландыргыч өлеше булгандыр. Азалиягә әле сигез генә яшь, абыйлары Аскар, Азамат, Артурга ияреп, ул да мәчеткә йөри, дин гый­лемен өйрәнә. Халидә апаларының тормыш асылы, дин турында сөйләгәннәрен яратып тыңлыйлар. Айрат Миңнеәхмәтовка ундүрт яшь, ул — мәчеткә йөрүче балалар арасында иң өлкәне.

— Безнең наркоман, эчкече буласыбыз килми. Бер дин дә кешене начарлыкка өйрәтми. Дин кешене тәрбияләүгә зур йогынты ясый, күп нәрсәгә бөтенләй башка төрле карый башлыйсың. Мин башка балаларның да гыйбадәтханәләргә йөрүен теләр идем, — ди Айрат.

Әлеге матур бәйрәм белән Күпербаш авылы халкын котларга Нефтекама шәһәре һәм Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәге имам-ахуны Сабирҗан хәзрәт Сәлимгәрәев һәм күрше районнардан, авыллардан дин әһелләре килгән иде. Аларның барысының да теләге бер булды — мәчет ишегенә йозак эленмәсен, халык бирегә күбрәк йөрсен. Мәчетнең 90 еллыгына җыелган халыкның күп­легенә карап, бу теләкләр тормышка ашар, дигән өмет бар. Шөкер, бирегә ха­лык хәтта күрше Шәрип авылыннан да җомга намазына килә, киләчәктә дә аның ишекләре ябылмас.

Күпербаш авылы халкы бердәм, тырыш. Шушы авылдан чыккан журналист Илшат Имангулов  күптән түгел “Кама буе хроникасы. Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәгенең тарихы турында очерклар” дигән китап чыгарды. Ике томнан торучы әлеге басмада Күпербаш авылы тарихы да ачык чагыла. Башкалада яшәсә дә, авыл тормышыннан бервакытта да читтә калмаучы журналист мәчетнең 90 еллыгын үткәрүгә дә үз өлешен кертте.

Кайчандыр Ябалак авылыннан килеп, биредә мәчет төзегән абзыйларның берсенең оныгы — инде үзе дә җиденче дистәне ваклаучы Гыйльманкай Галлә-мовның килүе бәйрәмне тагы да ямьләп җибәрде.

— Әле мин малай чакларда ук әткәй белән бу яклардан узганда Күпербаш авылы мәчетенә гел сугылып уза идек. Әткәй: “Бу мәчетне картәтәң салган”, — дип, гел горурланып сөйли иде. 90 еллык мәчетне әле дә шушылай матур, төзек итеп тоткан өчен авыл халкына рәхмәт, димәк, биредә иманлы мөселманнар яши, — диде Гыйльманкай абзый.

...Күпербаш авылының халкы ачык йөзле, киң күңелле. Бу авылда, башка төбәкләрдәге кебек, эчкечелек тә юк, җинаятьләр дә кылынмый.  Бәлки, бу, чыннан да, халыкның “Авыл булса мәчетле – халкы булыр тәүфыйклы” дигән сүзләре белән бәйледер? Манаралары күккә ашкан мәчет авылның яме һәм нуры гына түгел, әхлакый сакчысы да булып калсын иде?

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»