30.05.2013 - Иман

Милли тормыш һәм дин

23-25 майда Казанда “Милли тормыш һәм дин” IV Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үтте. Татар дин әһелләре форумы – Русия имамнарын бер мәйданга туплаучы бердәнбер җыен булып тора. Мәр-тәбәле чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Президенты Хакимиятенең дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе оештырды. Быелгы форумда Русиянең 65 төбәгеннән 680 дин әһеле катнашты. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов җитәкчелегендәге безнең республика делегациясе составына Аскын, Балтач, Борай, Бәләбәй, Бүздәк, Гафури, Дүртөйле, Зианчура, Караидел, Кыйгы, Кырмыскалы, Миякә, Мишкә, Нуриман, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Яңавыл, Чишмә, Уфа районнары, Салават һәм Уфа шәһәрлә-реннән имамнар һәм зыялылар керде.

­Ислам дине һәм гаилә тәрбиясе

23 майда “Милли тормыш һәм дин” форумында катнашучылар “Татар дөньясында рухи мирасның әһәмияте”, “Ислам дине һәм мәгариф”, “Ислам дине һәм гаилә тәрбиясе”, “Ислам дине һәм татарның милли үзаңы” дигән темаларга секция утырышларында фикер алышты.

Без “Мәрҗани” мәчетендә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы рәисе Фәрит Мифтахов җитәкчелек иткән “Ислам дине һәм гаилә тәрбиясе” дигән секция эшендә катнаштык. Фикер алышу бик җанлы барды: һәркем үз карашын җиткерде, тәҗрибә уртаклашты.

Борай районының Таңатар авылы мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәюршин, Киров өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашапов, Новосибирск өлкәсеннән имам-хатыйб Якуб хәзрәт Вахитов, Татарстан хатын-кызларының “Мөс-лимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина, Саратов өлкәсе Энгельс шәһәре имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Гыйльметдинов, “Татар гаиләсе” Бөтенрусия фонды директоры Миләүшә Гайфуллина һәм башкалар чыгыш ясады.

Шушы ук көнне форумда катнашучылар Г. Камал театрында язучы Зәки Зәйнулланың “41нең арбалы хатыннары” спектаклен карады.

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

24 майда Татарстан Фәннәр академиясендә “Милли тормыш һәм дин” IV Бөтенрусия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы үтте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ханов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Русия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, дин әһелләре катнашты. Утырышны Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды.

— Без Русиянең төрле төбәкләреннән милли һәм дини үсеш турында фикер алышырга җыелдык. Бу ел Татарстан өчен аеруча әһәмиятле: тиздән Казаныбыз Универсиаданы кабул итәчәк, анда ватаныбызның, дөньяның төрле төбәклә­реннән меңләгән кеше килүе көтелә. Бу — Татарстан һәм татарларның уңышлары, динебез һәм мәдәниятебез белән танышу мөмкинлеге дә, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Иртәгә “Изге Болгар җыены”нда катнашачаксыз. Ул җирләрнең нинди зур үзгәреш кичерүен үзегез күрерсез. Болгар татар халкының рухи туплану урынына әйләнә һәм бу бик мөһим. Сез — милли-мәдәни мирасны саклау эшендә татар халкының терәге. Бу форумда “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” концепциясе кабул ителергә тиеш. Ул традицион Ислам кыйммәтләренә, хәнәфи мәзһәбенә нигезләнеп, милләтне прогресска илтергә тиеш. Уртак тырышлык белән генә рухи һәм милли кыйммәтләрне, мәдәниятебезне һәм телебезне саклап кала алачакбыз.

Рөстәм Миңнеханов татар халкына хезмәт итү, аның мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен пропагандалау эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем дин әһелләренә һәм милли лидерларга Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәи­се, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышында тарихыбызны, мирасыбызны һәм бердәмлекне саклау һәм кадерләү мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтте. Бабаларыбыз тәҗрибәсенә, тарихи мираска таянырга чакырды.  “Безнең кулда зур нәсихәт бар. Ул — рухи мирас. Хәзерге татар кешесе кулына тотып та карамаган бик күп татар китаплары чит ил китапха-нәләрендә саклана. Әгәр рухи мирасны китапханәләрдән — китап кибетләренә, интернетка һәм шәкертләр өстәленә яңадан чыгарабыз икән, чит илләрдән Татарстанга укырга килә башлаячаклар. Китап ул — бер буынның икенче буынга калдырган мирасы. Шуның өчен дә Диния нәзарәте “Хузур” дип аталган нәшрият йорты оештырырга карар итте. Ул татар мирасын нәшер итү белән шөгыльләнәчәк”, — диде мөфти.

Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин соңгы елларда барган глобальләшү процессының татар-мөселманнарга йогынтысы турында сөйләде.

— Безгә бер-беребезгә пычрак ташлап, гайбәткә батудан, таркалудан уяу булырга кирәк, һәм бу эштә мөфтиләр, имамнар үрнәк күрсәтергә тиеш, — диде Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин.

Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие, Русия Ислам университеты ректоры Ринат хәзрәт Раев, хәзер ит кенә түгел, тоз, шикәр, хәтта трактор запас частьләренә кадәр “хәләл”гә әйләндерелде, дип белдерде һәм моңа чик куярга, “Хәләл” тамгасы салу эшендә ныклы тәртип урнаштырырга, контрольне көчәйтергә чакырды.

Пленар утырышның беренче өлеше тәмам­ланганнан соң дин әһелләре “Кол Шәриф” мәче­тендә җомга намазы укыды,  Татарстан мөсел­маннары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның вәгазен тыңлады.

Төштән соң пленар утырыш дәвам итте. “Татар дөньясында рухи мирасның әһәмияте”, “Ислам дине һәм мәгърифәт”, “Ислам дине һәм гаилә тәрбиясе”, “Ислам дине һәм татарның милли үзаңы” секцияләре җитәкчеләре эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Бөтенрусия татар дин әһелләре кабул иткән резолюция проекты исә түбәндәгеләрне үз эченә алды: III Бөтенрусия татар дин әһелләре форумында проект рәвешендә тәкъдим ителгән “Ислам һәм татар дөньясы: үсеш нигезләре” концепциясен кабул итәргә; татарның рухи тормышына нигез салучы Исламның традицион кыйммәтләрен сакларга; татар-мөселманнарның традицион Әбү Хәнифә мәзһәбе һәм аның тәгълиматы нигезендә берләшүенә көч куярга; мөселман җәмгыятендә таркаулык һәм радикализмга каршы торырга, Русия мөселман өммәтендә үзара аңлашып хезмәттәшлек итү өчен гомуми нигезләрне, шулай ук, татар-мөселман мәхәлләсенең милли үзидарә системасының мөһим социаль институты икәнен исәпкә алып, аны оештыру һәм яшәтү механизмнарын булдырырга; халкыбыз тарихында үзен уңай яктан раслаган милли һәм дини укыту системасын саклауны һәм үстерүне өстенлекле юнәлеш итеп билгеләргә; татар эшкуарлары белән берлектә дини уку йортларын һәм шәхси татар мәктәпләрен ачу юнәлешендә эшне активлаштырырга; хәләл индустриясен үстерергә һәм ил күләмендә хәләл продукцияне сертификацияләүнең бердәм стандартларын булдыруга ирешергә; Русия Ислам университеты һәм башка шундый уку йортларының мөселман руханиларын, галимнәрен, икътисадчыларын, журналистларын, сәясәт белгечләрен, социологларын һәм башка белгечлекләр буенча кадрлар әзерләүдә мөмкинлекләрен һәм куәтен киңрәк файдаланырга; Ислам мәгарифе шурасы эшчәнлеген җанлан­дырырга һәм Ислам белем бирү потенциалын булдырырга; бердәм татар-мөселман мәгълүмат кыры булдырырга; яшь татар-мөселманнарны халкыбызның рухи кыйммәтләренә, гореф-гадәтләренә, йолаларына, телне өйрәнүгә активрак җәлеп итәргә.

Башкортстан делегациясе әгъзалары форум турында тәэссоратлары белән уртаклашты.

Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм:

— Бөтен Русиядән татар дин әһелләрен җыеп, дәүләт дәрәҗәсендә форум үткәрү илебездә дин иреге барлыкның ачык дәлиле булып тора. Чара югары дәрәҗәдә оештырылган. Мин “Ислам дине һәм татарның милли үзаңы” секциясе эшендә катнаштым. Анда имамнарыбыз һәм галимнәр чыгыш ясады. Секциядә борчыган проблемалар турында сөйләштек. Анда милли үзенчәлеккә басым ясалды. Аллаһы Тәгалә тарафыннан без милләт һәм төрле кавемнәр итеп яратылганбыз. Бу — Аллаһының безгә зур бүләге икәнлеген ачыкладык һәм аны инкарь итү итагатьсезлек булыр иде. Галимнәребез бу җәһәттән: “Кем милли һәм дини үзенчә­лекләрен инкарь итә, алар — мескен кешеләр. Мес­кен кешеләрнең кадере юк”, диләр. Мес­кенлеккә төшмәс өчен без милли үзенчәлегебезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булырга тиешбез. Мондый мәртәбәле форум алдагы елларда да дәвам итсен.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов:

— Бөтендөнья татар конгрессы милләтебезне һәм динебезне саклау юнәлешендә зур эшләр башкара. Дүртенче тапкыр үткән Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы — шуларның берсе. Бу чарада милләтне һәм динне борчыган мәсьәләләр уртага салып тикшерелә, аларны чишү юллары билгеләнә. Башкортстаннан анда иң зур делегация — 90 кеше катнашты. Форумга баруны оештыручы буларак шуны әйтәм: делегатлар арасында мәхәлләләр белән җитәкчелек итүче тирән белемле яшь имамнарыбыз саны арта.

Форумдагы чыгышларда имамнар моң-зарлары турында да җиткерде. Мәчетләр төзелә, ләкин күпләренең газга һәм утка түләү мөмкинлеге юк. Хәер акчасына гына мәчетне тотып булмый. Киләчәктә бу мәсьәләгә игътибар көчәер, дип ышанабыз. Дини тәрбия бирүдә имамнар балалар һәм мәктәп укучылары белән активрак эшләсен иде. Һәр авыл мәчетендә дүрт-биш бала гына укыса да, нәтиҗәсе булачак. “Бала чакта язылган — ташка, картайгач язылганы бозга уелган кебек булыр”, диләр бит.

Изге Болгар җыены

25 майда Болгарда, Истәлек билгесе янында, “Изге Болгар җыены”нын рәсми ачу тантанасы булды. Мәртәбәле чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулуга багышланды. Ул меңнәрчә кешене җыйды.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Русия мөсел-маннарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Русия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин катнаштылар.

Чара алдыннан кунаклар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Ак мәчет”тә булды, соңрак мөфтинең мәчеттә урнашкан резиденциясендә республика җитәкчелеге Русия мөселман дине лидерлары белән очрашты. Аннары Болгар цивилизациясе музее урнашкан Елга вокзалы ачылды.

Рөстәм Миңнеханов җыенга килүчеләрне сәламләп, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулу белән ихлас тәбрикләде. Президент чыгышында былтыр Болгарда булган үзгәрешләргә тукталды. Ул Казанда татар дин әһелләренең IV форумы узуы, анда татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре күтәрелүе турында әйтте. “Бу безне бик борчый, әлеге мәсьәләләрне бергәләп чишәргә тиешбез. Нәкъ менә Болгар бергә җыелып шул хакта фикерләшү урыны булып тора”, — диде Рөстәм Миңнеханов.

“Татар халкы бергә, бердәм фикердә булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә биргән шушы Болгар җирен гореф-гадәтләребезне, динебезне, мәдәниятебезне саклау өчен файдаланырга тиешбез”, — диде Минтимер Шәймиев.

Җыелучыларны Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин,  Русия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да сәламләделәр.

“Изге Болгар җыены”нда Коръән укучылар, мөнәҗәтләр, борынгы җырлар башкаручылар чыгыш ясады, хәләл продукция сәүдәсе оештырылды.

Соңгы сүз урынына

Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы тәмамланды. Казаннан Уфага кайтканда дин әһелләре һәм зыялылар форумны югары дәрәҗәдә оештыручыларга, делегациябез җитәкчесе Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локмановка ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Юлда бер генә минут вакытыбыз да бушка үтмәде. Башкортстанның билгеле дин әһелләре — Уфаның “Ихлас” мәчете имамы Мө-хәммәт хәзрәт Галләм, Уфа районы Авдон поселогы имамы Илдар хәзрәт Хәйруллин, Бәләбәй районы Аксаково поселогы имамы Булат хәзрәт Әхтәмовның вәгазьләрен тыңладык, сорауларыбызга тулы җавап алдык. Барысына да зур рәхмәт, Аллаһы Тәгалә изге эшләрендә куәт бирсен.

Фәнүз Хәбибуллин,

“Кызыл таң”ның махсус хәбәрчесе.

Уфа — Казан — Болгар — Уфа.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»