23.05.2013 - Иман

Ислам - тынычлык дине

Күгәрчен районының “Башкорт авылы” туристик базасында “Ислам. Яшьләр. Киләчәк” II Республика форумы кыса­ларында мөселман яшьләре слеты үтте. Чараны Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфес­сияара мөнә­ның Үзәк диния нәза­рәте, Башкортстан мөсел­маннары Диния нәзарәте, М. Акмулла исемендәге Баш­кортстан дәүләт педагогия университеты оештырды.

Форумда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт-конфессияара мөнә­сәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, башка рәсми кешеләр, республика район һәм шәһәрләреннән мөселман яшьләре, югары һәм урта дини уку йортлары студентлары катнашты.

— Бүген Күгәрчен җирендә барыбыз өчен дә мөһим чара — мөселман яшьләренең форумы үтә. Сезне чын күңелдән тәбриклим. Һәрберебез туган җиргә тынычлык һәм татулык тели. Бу — ата-бабаларыбыз васыяте. Башкортстан көчле, чәчәк атучы төбәк булсын өчен безгә тырышып эшләргә кирәк. Ә моның өчен барлык милләтләр бер гаилә булып яшәргә тиеш. Ислам дине безне иманлы, кешелекле, тату һәм тырыш булырга өйрәтә. Шул чакта гына безнең тормышыбыз мул, җитеш һәм бәхетле булачак, — диде Рөстәм Хәмитов.

Башкортстан Президенты дини кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә тукталды.

Чарада катнашучыларны Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, мөфти Нурмөхәммәт Нигъ­мәтуллин, Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Арсланов, Чиләбе һәм Курган мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, РИУ ректоры Ринат Раев сәлам­ләделәр.

Яшьләр форумы программасы гаять бай: “Ислам мәгарифе һәм аның үсеш юллары”, “Мөселман яшьләре “Интернет-киңлектә” һәм “Мө­селман яшьләре арасында радикаль идеология таралу мәсьәләсе” секцияләре эшләде, “Гамәли социаль хезмәт”, “Ислам мәзһәбләренең роле һәм әһәмияте” дигән семинарлар, тренинглар, “түгәрәк өстәл” утырышлары, төрле конкурслар, футбол, волейбол һәм милли көрәш буенча спорт бәйгеләре үтте. “Ислам — экстремизмга каршы” акциясенең икенче этабын башлау уңаеннан концерт программасы тәкъдим ителде. Форумга йомгак ясалды, слет делегатлары һәм конкурста катнашучылар бүләкләнде.

Әйткәндәй, “Ислам. Яшьләр. Киләчәк” форумы беренче тапкыр Уфада 2012 елның апрелендә үткән иде. Ул мәртәбәле чарада галимнәр, Ислам һәм дөньяви уку йортлары вәкилләре, дин әһелләре һәм 600дән артык мөселман яшьләре катнашкан иде.

* * *

Кичә Хөкүмәт йортында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич округ диния нәзарәтләре җитәкчеләре белән очрашу үткәрде. Чарада Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков, Идел буе федераль округы диния нәзарәтләре мөфтиләре һәм дин әһелләре катнашты.

Бу — Михаил Бабичның округ мөфтиләре белән өченче очрашуы, мондый чаралар былтыр 26 апрельдә — Ырынбурда, 19 сентябрьдә Уфада үткән иде.

— Диния нәзарәтләре һәм власть органнары арасында үзара мөнәсәбәтләрне камилләштерү максатында нәтиҗәле эшләдек. Округның һәр төбәгендә дини берләшмәләр белән мөнәсәбәтләр буенча тиешле дәүләт органнары төзелде. Шулай ук этносара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча эшче төркем, башка консультатив органнар булдырылды. Диния нәзарәтләре арасында, хәрби частьлар һәм холык төзәтү учреж­дениеләре белән бәйләнеш оештырылды, — диде Михаил Бабич. — Шул ук вакытта, мөселманнарның иҗтимагый тормышында проблемалар да бар. Экстремистик берләшмәләрнең эшчәнлеге безне борчуга сала. Кайбер төбәкләрдә алар, кеше хокукларын яклау лозунгына ышыкланып, үз тарафдарларын яклау буенча акцияләр үткәрергә омтыла. Мондый оешмаларның активлыгы нинди нәтиҗә бирәчәген аңлап,  власть органнары һәм диния нәзарәтләре үз сүзен ачыктан-ачык әйтергә тиеш. Бу процессларга үз позициябезне белдереп кенә калмыйча, анык чаралар да күрергә кирәк.

Экстремизм проблемасы миграция белән бәйле. 2012 елда Идел буе федераль округында миграция исәбенә бер миллионнан артык кеше куелды. Шуларның 700 меңнән артыгы — Урта Азия һәм Кавказ арты респуб­ликаларыннан килүчеләр. Бу — бик зур сан. Аларның күпчелегенең нинди идеология алып килүе безгә яхшы таныш. Моңа нәрсәдер каршы кую өчен очрашып сөйләшү генә җитми, Ислам мәгарифе өлкәсендә, мөселман яшьләре белән анык эшкә күчәргә кирәк. Күп кенә диния нәзарәтләре эшче мигрантларга күнектерү үткәрү буенча власть органнары һәм федераль миграция хезмәте белән актив хезмәттәшлек итә. Мисал өчен, Пермь мөфтиятендә эшче мигрантларга социаль күнектерү үткәрү үзәге бар.

Мөселман яшьләренә әхлакый-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә дә байтак эш башкарылды. Шуны билгеләргә кирәк: “Интернет” челтәре экстремистик идеяләрне таратучы төп чыганак булып тора. Шундый идеяләргә каршы тору өчен яшьләрне кисәтергә, алар арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк.

Дини кадрлар әзерләү — мөһим мәсьәлә. Мисал өчен, Башкортстанда имамнарның уртача яше — 61, Пермь краенда — 60, Самара өлкәсендә — 58. Без руханиларның буыннар алмашынуын, яшь дини кадрлар әзерләү, аларны эшкә урнаштыру мәсьләсен дә кайгыртырга тиешбез.

Очрашуда, шулай ук, Идел буе федераль округы диния нәзарәтләренең үзара хезмәттәшлеге, илнең мөселман мәгарифе системасын үстерү, чит илләрдән укып кайтучыларны эшкә урнаштыру, дин әһелләренең квалификациясен күтәрү мәсьәләләре тикшерелде. Тулы вәкаләтле вәкил очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр буенча эшче төркемнәр оештырырга, җаваплы кешеләр билгеләргә тәкъдим итте.

— Югарыда телгә алынган барлык мәсьәләләр буенча дәүләт власте органнары үзара хезмәттәшлеккә, анык ярдәм күрсәтергә әзер, — дип ассызыклады Михаил Бабич.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»