22.05.2013 - Иман

Ераклардан балкый ярымай

“Кызыл таң”ның былтыргы 22 июнь санында журналист Гөлнара Гыйлемханованың “Аең кайчан куелыр, мәчет?” дигән мәкаләсе дөнья күргән иде. Анда Тәтешле районының Юрмиязбаш авылында ташландык хәлгә килгән мәчет турында сүз бара. Нәкъ узган елның май аенда район, авыл Советы җитәкчелеге, зур җыелыш үткәреп, 100 еллык тарихы булган мәчетнең киләчәген хәл итте.

Делегация мәчетнең торышы белән танышып чыкканнан соң, район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев бураның әле нык булуын һәм тарихи объектны саклап калырга кирәк­лекне әйтте. Аның сүзләре авыл халкының күңеленә май булып ятты, чөнки Юрмиязбаш халкы мәчет торышы, аның кыегайган манарасы өчен һәрчак борчылып яшәде. Район хакимияте җитәкчелеге, шулай ук Күрдем авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамир Әхмәтовның сүзләренә ышанып, күңелләрдә өмет уянды.

Һәм менә, ниһаять, авылда зур вакыйга булды – мә­четебезнең манарасында ярымай үз урынын алды. Бәйрәм көннәрендә төзекләнд­ерелгән, калай белән тышланган манара башына Казан шәһәрендә махсус эшләтелгән ай урнаштырылды. Бу тантанага бөтен авыл халкы җыелды, бары­сының да күңеле шат, күзлә­рендә яшь иде. Район хакимияте башлыгы Рушан  Гә­рә­ев, Тәтешле районы мөх­тәсибе Ибраһим хәзрәт  халыкны әле­ге истә­лекле вакыйга белән тәбрик­ләделәр, бу айның манарадан төшмәвен, югалмавын, гомерле булуын телә­де­ләр. Без, Юрмиязбаш авылы халкы, сүзне эш белән ныгытучы район җитәкчеле­генә, авыл Советы башлыгына зур рәхмәтле.

— Әле капиталь ремонт эшләп, түбәне калай белән ябасы, тышлыйсы, тәрәзәләр куясы бар. Аллаһы боерса,  тирә-якка балкып утырачак мәчетебез. Мондый мәдәни, тарихи мирасыбыз булган объектларны югалту килешмәс, киләчәк буыннар безне гафу итмәс, — диде чыгышында Рамир Әхмәтов.

Мәчетне тергезүгә көч салган кешеләргә, аерып әйт­кәндә, Шулган авылы осталары Булат Рамазановка һәм аның улына, оештыру эшләрен үз өстенә алган Урал Мортазинга һәм башкаларга зур рәхмәтлебез. Утыз елга якын ишекләренә авыр йозак эленгән  мә­четебез матурланып, балкып китте. Мәчетне төзек­ләндерү белән авылга нур, кот кайта. Иманыбыз камил — манарасыннан азан тавышы ише­телгән көннәрне күрергә дә озак калмады.

Рәдилә Хәбибова,

укытучы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»