22.01.2013 - Иман

Иске Бигелденең указлы мулласы

Дин юлына һәркемнең үз сукмагы. Тормыш борылышлары кеше язмышын тамырдан үзгәртергә сәләтле. Балтач районының Иске Бигелде авылында туып-үсеп, чордашлары кебек пионер-комсомол мәктәпләрен үткән Әнвәр Зиннәтов та гомер көзендә дин әһеле булып китәрмен дип һич уйламагандыр. Әмма рухи эзләнү бәндәне асылына кайтара. Әнвәр Зиннәт улы Ислам белән ныклап кызыксына башлый, дин тәгълиматын өйрәнә. Моның белән генә чикләнмичә, белемен махсус уку йортында камилләштереп, имам дәрәҗәсе ала. Хәзерге вакытта ул Иске Бигелде авылының указлы мулласы.

Үткән елда халык тырышлыгы белән авылда мәчет ачылды. Әнвәр хәзрәт хәзер шушында хезмәт сала, дини йолаларны үти. Моннан тыш, дини эшчәнлекне киң җәелдереп, биредә мәдрәсә булдырган, анда мәктәп балаларына дин нигезләрен өйрәтә, Коръән серләрен ача.

Фәнүр Гыйльманов.

Балтач районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»