22.01.2013 - Иман

Мәчет юлына тузан төшми

2011 елда Илеш районының Түбән Череккүл авылында яңа мәчет ачылды. Аллаһ йорты авылдашыбыз, бүген Уфа шәһәрендә яшәүче Венера Шәфыйкова башлангычы белән сафка басты. Аны ачу тантанасында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин катнашып, иманлы йорттан кешеләр өзелмәвен теләде. Баш мөфтинең теләкләрен Аллаһы Тәгалә кабул кылды: “Муллаәхмәт” мәчетенең ишегендә беркайчан да йозак эленеп торганы юк. Халык бердәм рәвештә мәчеткә йөри. Моңа имам-хатыйб Фоат Авзаловның эшне җаваплы башкаруы да булышлык итә. Ул җомга намазларын һәм башка дини бәйрәмнәрне югары оешканлык белән үткәрә.

Рамазан аенда намазларны авылдашыбыз, бүген Татарстанда яшәүче Фәһим Арсланов алып барды, вәгазьләр сөйләде. Ә тәрәвих намазлары авылдашларыбыз, популяр яшь композиторлар һәм җырчылар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар моңы астында алып барылды. Игезәкләр Корбан бәйрәменә  дә кайтып, концерт программасы белән чыгыш ясады. Моңлы егетләрнең буш вакытларында намаз укуларына, дини темага җырлар иҗат итүләренә дә ихлас күңелдән сөендек.

Шунысы куанычлы, авылыбызда яше дә, карты да дингә тартыла. Өлкән яшьтәгеләрдән Илүс Тимербаев, Әхнәф Зыязов, эшкуар Вил Арсланов бер генә җомга намазын да калдырмыйлар. Яшьләр дә өлкәннәр үрнәгенә иярә. Түбән Череккүл урта мәктәбе укучысы Илнара Баянова җомга намазларына бик теләп йөри, дус-ишләрен дә алып килә.

...1978 елда Уфа шәһәрендә әткәй белән ашханәгә кергәч, өстәлгә ризык куелгач ул, бисмилласын әйтеп, дога кылды. Мин оялуымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Җитмәсә, янәшәдәге өстәл артында кызлар утыра. Шул чакта әткәй: “Җиде ел буе сугышта йөрдем. Бисмилласыз ашамадым, амин тоттым, кесәмдә әнкәй биргән доганы йөрттем. Шуңа яу яланыннан исән-имин әйләнеп кайтканмындыр”, — диде һәм миңа да бисмилласыз йөрмәскә кушты.

Яшермим, ул чакта мин ул сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермәгәнмен. Хәзер килеп кенә төшендем. Бүген мин дә мәчеткә йөрим, җаныма рухи дәва, савап алам.

Дин — ул иман, яхшылык, чисталык, тәртип, начар гамәлләрдән читтә тору дигән сүз. Теләгем бер генә: иманлы булыйк!

Фикус Сәетов.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»