19.12.2012 - Иман

Кыямәт сәгатенең кайчан сугачагын бары тик Аллаһ кына белә

“21 декабрьдә дөнья бетә дип сөйлиләр, шул дөресме? Нигә бу хакта бернәрсә дә язмыйсыз?”, дип редакциягә берничә кеше шалтыратты. Майя индеецлары махсус дини календарь алып барган. 2012 елның 21 декабрендә майя календаре туктап калачак икән. Моны галимнәр ачыклады инде, ә менә кайберәүләр моның тирәсендә ыгы-зыгы тудыра башлады: календарьлары бетә икән, дөнья бетә, имеш. Аларның сүзләренә колак салып, Кыямәт көненә әзерләнергә кирәк икән дип нәтиҗә ясадылар. Шулай итеп бу көнгә җитди әзерлек башланды...

Телевизорның кайсы каналын гына ачсаң да иң “кайнар” тема — дөнья бетү. Ноябрь ахырында бер төркем Русия Дәүләт думасы депутатлары 21 декабрьдә дөнья бетү турында коткы таратуны туктатуны сорап федераль каналлар җитәкчеләренә хат юллады. Хат авторлары фикеренчә, телевидение кешеләргә бик зур психологик тәэсир көченә ия. Шуның өчен дә телевизион журналистлар эфирда яңгыраучы мәгълүматка зур җаваплылык белән карарга тиеш. Тапшыруларда дөнья бетү турында еш тукып торыла, шушы рәвешле кешеләрнең психикасына тәэсир итүне туктатырга кирәк. Кешеләр төрле: кемдер бу мәгълүматны көлеп кенә кабул итә, икенчесе уйланырга мәҗбүр, өченчесенең куркып йөрәге тотуы бар. 1930 елларда АКШта тәҗрибә үткәрелгән: халыкка дөнья бетү турында мәгълүмат таратылган.  Нәтиҗәдә, илдә җинаять кылулар һәм кешеләрнең үз-үзләрен үтерүләре арткан.

Дөнья бетү — бик зур бизнес проект дисәк тә ялгышмабыз. Русия һәм Украинада 21 декабрьгә әзерләнгәндә бик күп җир асты бункерлары төзелгән. Аны, башлыча, бай кешеләр сатып алган. Бәяләре 30-100 мең доллар. Наданлыклары белән алар бетон бункерда дөнья бетүеннән сакланып калуга ышаналар. Дөнья беткәндә Франциядәге Бугараш тавы гына исән кала икән дигән имеш-мимеш таратылган. Әлеге “курортка” путевкалар сатыла икән. 2009 елда экранга чыккан “2012” нәфис фильмы 769 миллион доллар акча эшләгән. Русия кибетләрендә  “ахырзаман җыелмасы” сатыла башлады.  Бездәге көндәлек кирәк-ярак сату кибетләре табышлы эшли: тоз, шырпы һәм шәмнәрне сатып алып беткәннәр дип сөйлиләр.

Дөнья бетүгә карата Уфа епархиясе дә үз фикерен белдерде. Анда болай диелә: “Православие христианнары кайчан да булса дөнья бетәчәгенә ышана. Ләкин ахырзаман җитүе турында нинди дә булса спекулятив белдерүләрне хупламый. Бу хакта матбугатта мәкаләләр басыла, романнар языла, нәфис фильмнар һәм телевидениедә сюжетлар төшерелә. Нострадамус һәм майя жрецларының фаразларына ышандыруга омтылу кешеләргә кире йогынты ясый. Чиркәү кешеләрне төрле имеш-мимешләр белән куркытуга каршы. Гайса Мәсих (Иисус Христос) әйткән: “О дне же том или часе никто не знает, ни Ангелы небесные, ни Сын, но только Отец” (Марк Инҗиле, 13:32)”.

Ватикан обсерваториясе җитәкчесе Хосе Фунес 21 декабрьдә дөнья бетәчәк дигән фаразга ышану өчен җитди җирлек юк дип белдерде. “Майя календаре турында бәхәсләшеп торасы да юк. Галәм киңәя һәм, кайбер модельләр дөрес булган очракта, ул ниндидер бер чорда яшәүдән туктаячак. Ләкин бу берничә миллиард елдан соң булырга мөмкин”, ди Хосе Фунес.

Күптән түгел Дмитрий Медведев та бу темага кагылды, федераль каналлар журналистлары сорауларына җавап биреп, болай диде: “Дөньяның быел бетәсенә ышанмыйм. Әмма кайчан да булса барыбер дөнья бетәсенә ышанам. Ахырзаман булмый. Аның каравы, Яңа ел була”. Рамзан Кадыйров та дөнья бетүенә ышанмый. “Миннән бу хакта бик күп тапкыр сорадылар. Мин һәм башка кешеләр бу хакта белә алмый. Дөньяның кайчан бетәчәге турында бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Мондый юк-барга мөселманнарның ышануына аптырыйм. Имеш-мимешләргә ышану гөнаһ икәнен онытмасыннар иде. Кешеләр күпләп шәм ала, имеш, ут булмый. Әгәр дә чынлап та дөнья бетә калса, ул шәмнәрнең беркемгә дә кирәк булмаячагы турында белмиләр микәнни”, — ди ул. Чечня җитәкчесе республика мөфтиятенә бу хакта халыкка аңлатырга кушты.

Мөселманнарның төп дини чыганаклары икәү: Аллаһы Тәгаләнең китабы — Коръән Кәрим һәм шулай ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) сөннәте. Коръән Кәрим буенча, кешеләрнең җир йөзендәге табигый тормышы вакытлы гына. Ислам дине өйрәтүе буенча, күпмедер вакыттан соң җир йөзендәге табигый тормыш тәмам булып, барлык кешеләр дөньялыкта кылган эш-гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә каршында хисап бирәчәк. Шул рәвешле, вакытлы — фани тормыш тәмамланып, мәңгелек тормыш — ахирәт башланачак. Җир йөзендәге табигый тормышның Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән бетерелүе ахырзаман яки заман ахыры дип атала. Заман ахыры — без яшәгән җирнең һәм без күрә торган күкләрнең хәзерге халәтеннән икенче халәткә күчүе ул. “Ул шулкадәр тиз булыр, кешеләр авызларындагы ризыкларын да йотып җибәрә алмас”, — ди бу хакта Аллаһ Раббыбыз.

Заманында мөшрикләр пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янына сорау белән килә: “Бу вәгъдә ителгән көн кайчан?” Пәйгамбәребез (с.г.в.) беренче көнне үк, аңа Аллаһы Тәгаләдән дәгъват кылырга боерык килгәндә үк Сафа тавына менеп, Мәккә халкын үзе янына чакыра. Халык җыелгач, Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: “Әгәр дә мин сезгә хәбәр бирсәм, шушы тау артында сезгә һөҗүм итәргә әзер гаскәр тора дисәм, сез миңа ышаныр идегезме?” Бөтенесе җавап бирә: “Әйе, без сиңа ышаныр идек. Син безнең арабызда әмин буларак танылган. Без синнән беркайчан да ялган сүз ишетмәдек”. “Кыямәт көне җитеп, сезне Аллаһы Тәгаләнең газабыннан коткарыр өчен мин сезгә пәйгамбәр итеп җибәрелдем”. Димәк, Пәйгамбәребез (с.г.в.) дәгъватының беренче көнендә үк Кыямәт көне турында кешеләргә хәбәр бирә. Иман китермәгән кешеләр Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) сорау бирә башлый. “Ул син вәгъдә иткән көн кайчан, әгәр дөрес сөйләүче булсаң, безгә аның тарихын, кайчан булачагын хәбәр ит”. Сорау булгач, Аллаһы Тәгаләдән җавап көтелә. “(Кяферләр мыскыллы киная белән): “Сөйләгәннәрегез хак булса, вәгъдә иткәннәрегез (Кыямәт көне, газаплар) кайчан килер? — диярләр” (“Мөлек” сүрәсенең 25нче аяте).

Шулай ук Коръәннең башка сүрәләрендә дә дөнья бетү турында аятьләр бар. Мисал өчен, “Ул Сәгатьнең (Кыямәтнең) өсләренә көтмәгәндә киләчәгеннән башка язмыш көтәләрмени соң алар? Аның галәмәтләре инде күренә башлады. Шулай булгач, ул (Кыямәт җәзасы) килгәч кенә гыйбадәт кылып, тәүбә итүләре файда бирмәс” (“Мөхәммәт” сүрәсе, 18нче аять); “Синнән Кыямәтнең кайчан киләчәге турында сорыйлар. Әйтерсең лә, син моны беләсең. Әйт син аларга:

— Бу турыдагы мәгълүмат фәкать Аллаһының үзендә генәдер, — диген. — Аның вакытын Аннан башка зат ачыклый алмас. Күкләр вә Җирдәгеләргә дә бу авыр мәсьәлә. Ул сезгә абайламаганда килер, — диген. — Бу турыдагы мәгълүмат фәкать Аллаһының үзендә генә, — диген. — Кешеләрнең бу турыда гыйлеме юк” (“Әгъраф” сүрәсе, 187нче аять). Башка аятьтә Раббыбыз безгә шундый мәгълүмат бирә: “Кыямәт сәгатенең кайчан сугачагын бары тик Аллаһ кына белә. Яңгырны Ул яудыра. Ана карынында ни барлыгын Аллаһ белә. Иртәгә ни кылачагын (ни казаначагын, корган тәдбирләренең уңышлымы, уңышсызмы булачагын) һичкем белми. Кеше үзенең кайда үләчәген белми. Шик юктыр ки, Аллаһ бөтенесен белеп тора, Ул барысыннан да хәбәрдар” (“Локман” сүрәсе, 34нче аять); “Әйт: “Күкләрдә һәм Җирдә яшерелгән серләрне Аллаһтан башка кем белер? (Фәрештәләр дә, кешеләр дә, пәйгамбәрләр дә белми). Алар да Кыямәтнең (яңадан терелүнең) кайчан булачагын белмәс, — диген” (“Нәмел” сүрәсе, 65нче аять).

Шулай итеп, дөньяның кайчан бетәсен: иртәгәме, ун көннәнме, әллә йөз яки мең елданмы — моны бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Иманы нык мөселманнар майя индеецлары яки башкаларның дөнья бетү турындагы фаразларына ышанмас. Иман — Пәйгамбәребезнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан җиткергән дини мәсьәләләрнең барысына чын күңелдән ышану, инану. Иман шул ышанудан тора. Иманның алты шарты бар. Алар “Әмәнтү билләһ” дигән изге сөйләмдә бәян ителә: “Мин Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, ахирәт көненә, кадәргә, ягъни яхшылык белән яманлыкның Аллаһы Тәгаләдән икәнлегенә инандым, үлгәннән соң терелү дә хак. Мин шәһадәт бирәм, Аллаһы Тәгаләдән башка илаһ юк, хәзрәти Мөхәммәд галәйһиссәләм аның колы һәм пәйгамбәре”. Ялган ышанулар, юк-барга ышануны хорафат диләр. “Хорафат  гакыл белән хакыйкать арасында пәрдә булып тора”, дип яза Ризаэтдин Фәхретдин. Үзебезнең акыллы кешеләр икәнебезне онытмыйк.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Дөнья бетү турында фаразлауларның берничә гасырлык тарихы бар, диләр. Моңа кадәр бер нәрсәнең дә булганы юк әле. Төрле фаразлар, юк-бар, имеш-мимеш таратучы “галимнәр” 2020 елга кадәр 8 “дөнья бетү” вәгъдә итә.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»