20.09.2012 - Иман

Үткәннәрне белү хаталардан саклый

Балтач җире — илебез, туган төягебез тарихына исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шәхесләргә бай төбәк. Алар арасында Габдулла Галиев (Батырша) аерым урын алып тора. Быел балтачлылар легендар якташлары Батырша хәзрәтнең тууына 300 ел тулуны киң билгеләде. 15 сентябрьдә Иске Балтач авылында “XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев (Батырша) биографиясе һәм 1755 елгы халык восстаниесенең яңа битләре”  дигән фәнни-гамәли конференция үтте. Бу мәртәбәле чараны Балтач районы хакимияте оештырды. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтайдан, Бөтендөнья башкортлары корылтаеннан, Башкортстан Фәннәр академиясеннән, Мәдәният министрлыгыннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтеннән, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятеннән, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан кунаклар килде.

Конференцияне ачып, район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов Батыршаның Русия мөселманнарының динен, татар-башкорт халкының иреген саклап калуга зур өлеш керткән бөек шәхес икәнлеген ассызыклады, аның истәлеген сакларга, якларга кирәклеген әйтте. Рәфил Әмин улы Батырша истәлеген саклауга зур өлеш керткән райондашларына, Башкортстанда һәм Татарстанда яшәп эшләүче фән эшлеклеләренә, Батырша турында мәгълүматлар туплап, аның якты образын тергезүгә керткән бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рафаил Зинуров конференциядә катнашучыларга республика парламенты спикеры Константин Толкачёвның котлау адресын укып ишеттерде. Рафаил Нариман улы — Габдулла Галиев тарихы белән даими шөгыльләнгән кеше. Ул, Батырша скульптурасын эшләп, музейга бүләк иткән.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгышында үткәннәрне белүнең бүгенге ялгышлардан саклавы турында сөйләде. Ул әүвәл Аллаһ, аннан — Патша, аннары Ата дигән мөселман кануннарын яхшы белгән Батыршаны властька каршы күтәрелергә нәрсә мәҗбүр иткән, дигән сорау куйды.

— Батырша христианнарга каршы булмаган, ә аны көчләп тагучыларга каршы чыккан, гаделсезлек белән көрәшкән, — диде ул. — Әле дә, Аллаһ исеменә ышыкланып, бер гаепсез кешеләрне үтерүчеләр байтак. Ул террорчыларның Ислам диненә бернинди катнашлыгы да юк.

Конференциядә чыгыш ясучылар Батырша мирасларында яңа битләр ачылуын, аларның бүген дә олы әһәмияткә ия булуын бәян итте.

Конференциянең пленар өлеше тәмамлангач, анда катнашучылар Югары Карыш авылына юлланды, мәчет ачу тантанасында катнашты. Аннары мәктәп алдында Батыршаның якты истәлегенә багышланган стела ачылды.

Тантаналар район үзәгендәге Батырша музеенда тәмамланды. Габдулла Галиевның туганнары аның шәхси китапханәсен безнең көннәргә кадәр саклый алган. Хәзер монда кулдан язылган 80нән артык китап саклана. Музейда Батыршаның императрица Елизаветага язган хатының күчермәсе дә бар.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Балтач районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»