19.07.2012 - Иман

“Идел” мөселман яшьләрен җыйды

25 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстанда Бөтенрусия мөселман яшьләренең алтынчы фестивале үтте. “Идел” яшьләр үзәгендә узган форумда без дә катнаштык.

Фестивальгә Русиянең 20 төбәгеннән 100дән артык мөселман яшьләре килгән иде. Фестиваль кысаларында Татарстаннның танылган дин әһелләре, галимнәр белән кызыклы очрашулар оештырылды. Фестиваль ачылган көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, ТР Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Русия Ислам университетының фән эшләре буенча проректоры, голәмәләр шурасы җитәкчесе Рөстәм Батыр, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән очраштык, үзебезне борчыган сорауларга җавап таптык. Чыгышларда, сөйләгән вәгазьләрендә хәзрәтләр безне дус, бердәм, ачык йөзле һәм мәрхәмәтле булырга өндәделәр. Мөселман хатын-кызлар киеме дизайнеры Фәния Сабирҗанова, Хәйрия фонды җитәкчесе Тереза Камалова, “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альмира Әдиятуллиналар белән очрашулар да бик фәһемле булды. Без Октябрьский шәһәренең “Нуруль Ислам” мәдрәсәсе эшчәнлеге белән таныштырдык.

“Мәрхәмәт” акциясендә катнаштык: егетләр Татар зиратына барып, мәрхүмнәр рухына дога кылдылар, ә без, кызлар, “Апрель” балалар реабилитация үзәгендә булдык. Фестиваль кысаларында Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштык, Изге Болгар шәһәренә сәяхәт кылдык.

Әминә Сибгатуллина, Лилия Нуруллина,

“Нуруль Ислам” мәдрәсәсе мөгаллимәләре.

Октябрьский шәһәре.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»