19.07.2012 - Иман

Икәүләп тарткан йөк өчләтә җиңел

Халкыбызда “Усал булсаң — асарлар, юаш булсаң — басарлар, урта гына кеше булсаң — ил агасы ясарлар” дигән мәкаль бар. Ислам дине безнең якларга килеп җиткәнгә кадәр үк ата-бабаларыбыз шушы хакыйкатьне аңлаган һәм шул кагыйдә буенча яшәгән. Бу хакта Коръән Кәримдә дә дәлилләр бар.

Бүгенге көндә ватандашларыбызны һәм хөкүмәтебезне нинди проблемалар борчый? Беренчедән, ил халкының сәламәтлеге. Уртача гомер озынлыгы бүген 70 яшь. Безнең халыкның күпчелеге пенсиягә чыгып, ун ел гына яшәп кала. Бик күпләр исә пенсия яшенә дә җитмичә якты дөнья белән хушлаша. Төп сәбәбе — тән-җәсәдләребезне Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә әманәт итеп вакытлыча файдалануга бирелгәнен аңламау. Ул гына түгел, әманәтнең нәрсә икәнен аңламау. Әгәр дә күршебездән берәр төрле эш коралы алып торсак, аны бозмыйча, ватмыйча кайтарып бирергә тырышабыз. Ә инде Аллаһы Тәгалә биргән сәламәтлегебезне саклау кирәклеге хакында күпләребезнең башына да килми. Гомер буе даими намаз укыган, ураза тоткан әби-бабайларга күз салыгыз: буыннары да бөгелә, башлары да авыртмый, кан басымнары күтәрелеп тә җәфаламый. “Безнең дәү әниебездән өлкәнрәк булса да, Хәерниса әби кызлар кебек йөгереп йөри”, — дип алтмыш яшьлек апаларның сөйләнгәнен ишеткәнем бар.

Ни өчен китердем әлеге мисалны? Ислам динен тоткан, намаз укыган, хәрәм ризыктан сакланган колларына Аллаһы Тәгалә сәламәтлекне бирә. Физик һәм рухи сәламәтлекне сакларга дин кушканча яшәү ярдәм итә.

Әхлакый проблемаларны да бары тик динебез генә хәл итә ала. Дин тоткан кеше генә үзендә җитәрлек җаваплылык тоя, өзлексез рәвештә үз өстендә эшли. Аллаһының биргән һәр сынавына һәм һәр нигъмәтенә шөкер итеп яшәү сәбәпле, ул һәрчак бәхетле, тирә-юнь һәм үз-үзе белән гармониядә яши.

Демография мәсьәләсен алып карасак, Русиядә ел саен кеше саны 1 миллионга кими. Үлүчеләр туучылардан күбрәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.)нең “Өйләнешегез, үрчегез, кыямәт көнендә сезнең (күплегегез) белән башка өммәтләр алдында горурланырмын”, дигән сүзен тотсак, илдә буйдаклар саны 20 миллионнан артып китмәс иде. Коръәннең “Исра” сүрәсенең 31нче аятендә Аллаһы Тәгаләнең “Хәерчелектән куркып балаларыгызны үтермәгез, без аларны ризыкландырырбыз һәм сезне дә” дигән сүзләрен истә тотсак, Русиядә ел саен 2 миллион бала төшертү дә булмас иде. Күрүебезчә, Хак Тәгаләнең һәм Аның илчесенең сүзләрен тоту белән бик күп проблемалардан котылып була.

Коррупция һәм ришвәтчелек белән көрәш, олыны — олы, кечене кече итә белү, ата-ана хакын хаклау шулай ук дини тәрбия белән бирелә.

Хөрмәтле дин әһелләре, ата-аналар, яхшылыкка өндәү һәм яманлыктан тыю буенча өстебезгә бик зур бурычлар йөкләтелгән. Милләтебезнең тәненә яман чир булып кереп оялаган югарыда телгә алынган проблемалардан чыгу юлларын күрсәтү — безнең төп бурычыбыз. Мондый мөһим, изге эштә бер-беребезгә ярдәмләшергә кирәк. Чөнки икәүләп тарткан йөк өчләтә җиңеләя.

Форсаттан файдаланып шуны да әйтеп китәсе килә, бүгенге көндә Аксаково авылы “Фәтхуль-Ислам” мөселманнар мәхәлләсе мәчетенә бирелергә тиешле җир мәйданын билгеләр (участокка межевание) өчен 12 мең сум акчага ихтыяҗ килеп чыкты. Бәлки, дин кардәшләребез арасында җирдә Аллаһ йорты салырга үз өлешләрен кертеп ярдәм кулы сузарга теләүчеләр бардыр. Пәйгамбәребез (с. г. в.)нең хәдисендә “Кем җирдә Аллаһ йорты (мәчет) салса, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә өй салып куя” дигән мөбарәк хәдисе бар бит.

Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен банк реквизитлары:

Корр. счёт: 30101810300000000601

БИК: 048073601

Расч. счёт: № 40703810306310000001

Отделение №8598 СБЕРБАНКА РОССИИ, г. Уфа

ОГРН 1060200011695

ИНН: 0255013503

КПП: 025501001

Булат хәзрәт Әхтәмов,

Аксаково авылы “Фәтхуль-Ислам” мөселманнар мәхәлләсе имам-хатыйбы.

Бәләбәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»