03.07.2012 - Иман

Хөсәенбәк истәлегенә багышланды

30 июньдә Чишмә поселогында Башкортстан Республикасы мөселманнары Төбәк диния нәзарәтенең өченче съезды үтте. Белүебезчә, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте составындагы бу оешма 2003 елдан яшәп килә, аның җитәкчесе булып республиканың билгеле дин әһеле Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдин тора. Үткән 9 елда Төбәк диния нәзарәте тарафыннан байтак изге гамәлләр кылынган, атап әйткәндә, гаять күп мәчет сафка бастырылып, мәхәлләләр саны артты. Төбәк нәзарәте үзенең эшчәнлеген Башкортстан Республикасының власть структуралары, башка дини конфессияләр белән тыгыз бәйләнештә алып бара, Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдин Үзәк диния нәзарәте хакимияте җитәкчесе вазыйфасын били.

2004 елдан башлап Төбәк нәзарәте Ислам дине мәгърифәтчесе, Төркестан миссионеры Хөсәенбәк истәлегенә багышланган дини  чараларны оештыручы сыйфатында чыгыш ясый. Республика дин әһелләренең быелгы җыелышы исә Хөсәенбәкнең Башкортстанга килеп, дини эшчәнлеген башлауга 700 ел тулуга багышланды. Шуңа да съезд делегатлары иң тәүдә Хөсәенбәк мавзолеенда булып, аның рухына дога кылды.

Съездның төп өлеше Чишмә Мәдәният сараенда үтте, аның эшендә республика төбәкләреннән 400дән артык имам-хатыйб һәм имам-мөхтәсиб, дини уку йортлары җитәкчеләре, шулай ук күрше өлкәләрнең мөфтиләре катнашты. Делегатларга тәбрикләү сүзе белән Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр советы рәисе Вячеслав Пятков чыгыш ясады. Аның билгеләвенчә, республикада барча дини конфессияләр арасында үзара аңлашу, татулык урнашкан, бу исә бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап биреп, халыклар дуслыгының ныгуына булышлык итә.

Төбәк диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдин Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның съездга мөрәҗәгатен укып ишеттерде, аннары соңгы елларда башкарылган эшкә йомгак ясады, дин әһелләре алдында торган көнүзәк бурычларга тукталды.

Мөселманнарның мәртәбәле чарасында, шулай ук, Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, Русия Юстиция министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе вәкиле Рөстәм Фаткуллин, Салават һәм Күмертау шәһәрләре епискобы, Уфа епархиясе вәкиле Николай атакай, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин чыгышлары тыңланды, съездга тәбрикләү теләкләрен күрше төбәкләр дин әһелләре ирештерде.

Пленар утырышта исә оештыру гамәлләре тормышка ашырылды, Төбәк диния нәзарәтенең вәкаләтле органнарына әгъзалар сайланды, устав кабул ителде, съездның йомгаклау документы расланды.

Бу көнне Чишмәнең Җиңү паркында яшь Коръән укучыларның республика бәйгесе дә үтте, анда йөзгә якын бала катнашты. Дәрәҗәле бәйгедә җиңүчеләрне съезд делегатлары тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Башкортстан Республикасы мөселманнары Төбәк диния нәзарәтенең өченче съезды уңаеннан Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдин халыкны кабул итте.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»