29.06.2012 - Иман

Йонны юньле булсын өчен

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин “Рахман” мәчетен ачу тантанасында.Йонны — хәзер Илеш районында ике мәчетле бердәнбер авыл. Узган җомгада  Югары Йонныда халыкның бердәм тырышлыгы һәм көче белән салынган “Рахман” мәчете үз ишекләрен ачты. Йоннылыларны шушы чара белән котларга Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин да килгән иде.

“Күмәкләгән — яу кайтарган”, — ди халык. Бу мәкаль бердәм һәм тырыш Югары Йонны халкына атап әйтелгән кебек. Авыл старостасы Зөлфә Исламованың әйтүенә караганда, 2008 елда Түбән Йонныда мәчет ачылганнан соң, Югары Йонныда яшәүчеләр: “Үзебезнең якта да Аллаһ йорты төзергә кирәк”, дигән фикергә килгән һәм күмәкләшеп эшкә  тотынган.

— Һәркем, кулыннан килгәнчә, мәчет төзүгә үз өлешен кертте. Авылның имам-хатыйбы вазыйфасын башкаручы Муллагаян Әмирханов, мәсәлән, тәүгеләрдән булып 50 мең сум хәйрия акчасы китерде. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: Муллагаян үзе һәм балалары мәчет төзелешенә җәмгысы 137 мең сум керттеләр. Муллагаянның кул арты җиңел булды. Азмы-күпме вакыт үтүгә Югары Йонныда туып, бүген Югары Яркәйдә яшәүче Нәүфәл Гыйлемханов үз пенсиясеннән 50 мең сумын бүлде. Аның үрнәгенә башка авылдашларыбыз да иярде. Шушы изге эшкә Әнәс Рәхмәтуллин — 26 мең 250, Идиятулла Нуриәхмәтов 12 мең сум юллады. Гомум җыелыш карары нигезендә һәр капка башыннан җыелган меңәр сум да хәйрия кассасына салынды. Нәтиҗәдә, күмәк көч һәм тырышлык белән барлыгы 412 мең 183 сум акча җыя алдык.

Хәйрия акчалары керә башлау белән төзү эшләренә тотындык. Җыелган акчага башта кирпеч алып куйдык. Аннары, өмә ясап, мәчетнең нигезен салдырдык, бераздан стенасын күтәрттек. 2011 елның язына чыккач түбәсен яптырдык. Авылыбызның алтын куллы балта остасы Халит Закиров ”Түбәне үзем ябып бирәм”, — дип, мәчет төзү турында сүз чыккан көнне үк әйтеп куйган иде. Сүзендә торды остабыз, үзенә ярдәмләшергә берничә егетне алып, берничә көн дигәндә түбәне ябып та куйды. Түбә ябар көннәр якынлашуга авылыбыз фермеры Радик Габидуллин мәчет янына бәбкәлекләр китереп бушатты. Ул арада Архангель өлкәсе Северодвинск шәһәре заводларының берсендә эретеп ябыштыручы булып эшләүче улым Филарис: “Әнкәй, мәчеткә куеласы айны эшләп бетердем, икенче атнага алып кайтып куям”, — дип шалтыратты. Баламның изге уйда булуына, фәлән мең чакрым ераклыкта яшәп тә шушы мәчетне төзүгә үз өлешен кертергә тырышуына куанып бетә алмадым. Узган елның җәендә 22 килограмм авырлыктагы, 182 сантиметр озынлыктагы, тутыкмый торган металлдан эшләнгән айны машинасына салып алып кайтып, үз куллары белән куеп китте Филарисым.

Шушы мәчетне төзүдә Югары Йонны халкы чын мәгънәсендә үзенең бердәмлеген, бергәлеген күрсәтте. Көн туса, кем дә булса килеп, үз ярдәмен тәкъдим итә иде. Илдус Исмәгыйлев белән Илнур Гәрәев, мәсәлән, үз исәпләренә кирпеч белән блок алып кайтып бирделәр. Түшәм-идән җәю эшләрен Зөлфәт Габидуллин белән Кәрим Әмирханов башкардылар, күтәрмәне Идрис Габидуллин өеп бирде, мәктәп директоры Фәридә Муллагулова, “Миннән дә ярдәм булсын әле”, — дип, урындыклар эшләтте, Рәүфәт Нуриәхмәтов хәйрия акчалары җыелачак сейфны ясап куйды, авылыбыз электригы Ильяс Шәяхмәтов мәчеткә ут кертте. Төзелеш эшләре шулкадәр җай барды ки, шушы изге эшне башкарып чыгуда Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итеп торадыр кебек тоелды.

Зөлфә Исламова хаклы. Аллаһ йорты төзү — күмәклекне таләп итә торган эш. Моның шулай булуын үз чыгышында Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин да билгеләп үтте.

— “Рахман” мәчете — быел республикада ачылган мәчетләрнең унынчысы. Бүген Кушнаренко районының Рәсмәкәй авылында да шушындый ук тантана үтте. Мәчетегезнең күмәк көч белән тергезелүе аеруча игътибарга һәм ихтирамга лаек. Яңа ачылган Аллаһ йорты авылга иман кайтаруда армый-талмый хезмәт итсен, шушы изге йорттан яше дә, карты да өзелмәсен иде, — диде Баш мөфти.

Арытаба яшел тасма киселгәннән соң, барча халык мәчет эченә үтте. Биредә җомга намазы укылды.

— Әле мөбарәк айларның берсе булган Шәгъбан ае бара. Шәгъбан — гөнаһлардан арына торган ай. Аннан инде изгеләрдән-изге Рамазан ае башлана. Шушы айда һәркем туры юлга бассын, уразасын тотсын, биш вакыт намазын калдырмасын, фәкыйрьләргә-мескеннәргә зәкятен бирсен, мөмкинлеге булганнар хаҗга барсын иде.

Бу дөньяда барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышаныйк, — диде Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.

Аның акыллы балалар тәрбияләү турындагы фикере дә бирегә җыелучы халыкның күңеленә хуш килде.

— Оныкларыгызга әдәп-әхлак төшенчәләрен сез өйрәтергә тиешсез, — диде ул, мәчеткә җыелган өлкән яшьтәге кешеләргә мөрәҗәгать итеп. — Минем фикеремчә, алтмыш яшьтән соң телевизор карау — ул бөтенләй өлкәннәр эше түгел. Сезнең эш — балаларыгызның балаларын тәрбияләшү, төгәлрәк әйткәндә, алар күңеленә әдәп-әхлак орлыклары салу булырга тиеш. Акыллы бала тәрбияләүне киләчәккә ныклы нигез салуга тиңләргә була. Шуңа да, телевизордан барган мәгънәсез сериаллар карап, вакытларыгызны сарыф итмәгез, ә бар булмышыгызны оныклар тәрбияләүгә юнәлтегез. Әби-бабай тәрбиясе алып үскән балаларның киләчәктә олысына-Мәчет төзүдә башлап йөрүчеләр (сулдан уңга) Әүхәди Суфиянов,  Әнәс Рәхмәтуллин, Муллагаян Әмирханов, Нурдәүләт Басыйров, авыл старостасы Зөлфә Исламова.кечесенә карата ихтирамлы, изге ниятле булачагына иманым камил. Шушы хакта сез дә уйлансагыз иде.

Мәчет ачу тантанасында, шулай ук, Илеш һәм Бакалы районнары имам-ахуны Рөстәм хәзрәт Әбушахмин, Илеш районы хакимияте башлыгы урынбасары Рубин Галимов, Түбән Йонны мәхәлләсе имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт, мәчет төзүдә башлап йөрүче Әнәс Рәхмәтуллин катнашты һәм чыгыш ясадылар. Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары, игезәк җырчылар һәм музыкантлар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, “Мирас” җыр һәм бию ансамбле солисты Наил Мөхәммәтҗанов, төрле конкурслар лауреаты Зөһрә Мәхиянова, иман нуры белән сугарылган җырлар башкарып, изге бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрделәр.

Мәчет ачылу уңаеннан җыелган халыкның һәммәсе күмәк көч белән башкарылган эштән рухи канәгатьлек алып, шушы изге йортка кабат-кабат әйләнеп килергә үзләренә сүз биреп таралышты.

Нинди дә булса эшкә тотыныр алдыннан әйтелә торган “Бисмиллаһиир-рахманир-рахим” догасыннан алынган “Рахман” мәчетенең исеме җисеменә туры килер, шушы изге йорттан халык эзе беркайчан да суынмас, дигән нияттә калыйк.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Илеш районы.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»