14.06.2012 - Иман

Милли тормыш һәм дин

8-9 июньдә Татарстанның башкаласы Казанда “Милли тормыш һәм дин” дигән III Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үтте. Ул — Русия имамнарын бер мәйданга туплаучы бердәнбер җыен булып тора. Мәртәбәле форумны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Президентының Дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.  2010 елда Казанга 700 имам килгән булса, быелгы форумда Русиянең 55 төбәгеннән 910 татар дин әһеле катнашты. Беренче тапкыр Амур, Брянск, Калининград өлкәләреннән, Литваның Клайпеда шәһәреннән имамнар килде. Иң зур делегация — 155 кеше Башкортстаннан иде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов җитәкчелегендәге делегациягә Аскын, Балтач, Благовар, Бөре, Борай, Бәләбәй, Гафури, Дуван, Дүртөйле, Караидел, Калтасы, Кырмыскалы, Кыйгы, Нуриман, Стәрлебаш, Туймазы, Уфа, Яңавыл районнары, Бәләбәй, Нефтекама, Салават һәм Уфа шәһәрләреннән имамнар һәм зыялылар керде.

Мәчет, мәхәллә: үзоешу мәсьәләләре

8 июньдә “Милли тормыш һәм дин” форумында катнашучылар “Ислам дине һәм бүгенге мәгълүмат кыры”, “Ислам һәм мәгариф”, “Русиядә хәләл индустрия: үсеш юллары”, “Мәчет, мәхәллә: үзоешу мәсьәләләре” дигән темаларга секция утырышларында фикер алышты.

Безнең делегация вәкилләре Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелек иткән “Мәчет, мәхәллә: үзоешу мәсьәләләре” дигән секция эшендә катнашты. Секциядә куелган проблема буенча фикер алышу бик җанлы барды. Анда һәркем үз фикерен җиткерде, бу мәсьәләдә тәҗрибә уртаклашты.

 “Әмирхания” мәгърифәтчелек вакыфы рәисе Илдус Әмирханов “Татар-мөселман мәхәлләсе” нигезләмәсе белән таныштырды. Мәхәллә системасын торгызу максатында Чувашстан Республикасының Тукай авылы мәхәлләсе эшчәнлеге Русиядә үрнәк мәйданчык итеп куела. “Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры, Тукай авылы имам-хатыйбы Наил хәзрәт Ямалетдинов мәхәлләнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу авылда җир мәхәллә милке булып тора. Монда эчке тәртип, авылның яшәеше дә нәкъ мәхәлләнең һәм аксакалларның киңәшләшүе нигезендә алып барыла. Биредә мөселманнар мәхәллә эшчәнлеген хәзерге заманга туры китереп оештыра алган.

Башкортстан делегациясе әгъзасы Мөхәммәт хәзрәт Галләм Уфаның “Ихлас” мәчетенең эшчәнлеге турында сөйләде, мәхәллә тормышын чагылдырган кыска гына фильм тәкъдим итте.

Пенза өлкәсе Гөлбостан авылы имамы Ислам хәзрәт Давыдов, Клайпеда шәһәренең “Иман” оешмасы рәисе Шамил Гомәр, Татарстанның Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев, Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов, Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Свердловск өлкәсе Югары Пышма шәһәре имамы Айрат хәзрәт Мөхәммәтҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, язучы, галимә Фәүзия Бәйрәмова, Иваново өлкәсе татар милли мөхтәрияте рәисе Фәрит Ляпиннарның чыгышлары фәһемле булды.

“Мәчет, мәхәллә: үзоешу мәсьәләләре” секциясе резолюция кабул итте. Анда болай диелә: “...Иманга, төрки тамырга, үзоешып яшәү рәвешенә кайту милли яңарышның асыл шарты булып кала бирә. Тарихи тәҗрибәдән чыгып, татарда бу сыйфатларны тәрбияләү мәхәлләдән башланырга тиеш. Татарның үзлегеннән яшәп китүен мәхәллә генә тәэмин итә ала. Мәхәллә нигезендә төрки-татар милләте яңадан формалашачак. Шул чакта гына милләтнең өскормасы булган милли дәүләтчелеккә юл ачылачак. Шулай булгач, татар милләтенең киләчәге мөстәкыйль рәвештә үзлегеннән яшәп китүендә.

Димәк, безгә бердәнбер юл кала. Инде онытыла бара торган меңьеллык тәҗрибәгә таянып, татар-мөселман мәхәлләләре нигезендә Бөтендөнья татар конгрессына һәм Үзәк диния нәзарәтенә таянып иҗтимагый үзидарә системасын торгызырга һәм тулы канлы милләт булып оешырга. Мәхәллә халык хакимияте рәвешендә иҗтимагый идарә вазыйфасын үти. Әлеге идарәнең төп максаты — адәм баласын ана карынына салынганнан алып, ахирәткә күч-кәнгә кадәр дөньяви һәм ахирәт тормышына әзерләү”. Резолюциягә шулай ук түбәндәге тәкъдимнәр кертелде: татар-мөселман мәхәлләсе шурасын оештырырга; мәхәлләнең гомум нигезләмәсен, үрнәк оештыру документларын һәм иҗтимагый яшәү принципларын, икътисад һәм эшкуарлык системасын эшләргә; мәхәлләнең мәктәп-мәдрәсә һәм уку-укыту  системасын булдырырга; гаилә институтын торгызырга; ел саен Бөтендөнья татар мәхәлләләре корылтаен җыярга.

Шушы ук көнне “Милли тормыш һәм дин” форумында катнашучылар Г. Камал театрында язучы һәм шагыйрь, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” драмасын карады. Пьесаның төп герое — Мөхлисә Буби. Ул — беренче татар мөгаллимәләренең берсе, Русиянең мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм беренче хатын-кыз казый. Сталинның кансыз сәясәте бу фидакарь шәхесне дә аямый. НКВД төрмәләрендә җәзаланса да, атылуга хөкем ителсә дә, халкына һәм диненә хыянәт итми ул. Кансыз тикшерүчеләрне кызганырга, сатлык дусларын кичерергә үзендә көч таба, аяусыз сәясәт адаштырган бу җаннарны Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә һәм бары тик аннан гына ярдәм сорарга өнди.

Спектакльнең режиссеры — Илгиз Зәйниев, сәхнәгә куючы рәссам — Булат Ибраһимов, композиторы — Әфарим Акчурин. Уфаның “Ихлас” мәчете каршында эшләп килүче “Илаһилар” төркеме җитәкчесе Әфарим Акчурин залда иде, сәхнәгә күтәрелгәч, тамашачы аны алкышларга күмде.

Иң мөһиме — бердәмлек!

9 июньдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрында “Милли тормыш һәм дин” татар дин әһелләре форумының пленар утырышы ачылды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, беренче Президент, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм дин әһелләре катнашты. Чараны Русия Ислам университеты ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Милләттәшләребезнең күпчелеге Татарстаннан читтә яши. Шушы катлаулы шартларда без туган телебезне, динебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калырга тиешбез. Бүгенге форум шушы мәсьәләләрне карарга тиеш. Борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, аңлашу, бердәм фикергә килү — безнең төп максатыбыз. Халык үз сүзен әйтмәсә, фикерен белгертмәсә — югала, ә без — югала торганнардан түгел”, дип форумда ачыктан-ачык фикер алышырга чакырды.

Рөстәм Миңнеханов бер төркем дин әһелләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында якташыбыз, Балтач районы имам-мөхтәсибе, “Батырша” музее директоры Рәфис Шәйхәйдәров та булуы куанычлы.

Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз чыгышында динне тергезү, милләттәшләрне берләштерүгә юнәлтелгән чаралар үз җимешен бирә, диде. Беренче Президент кайчандыр республикада 13 кенә мәчет булуын, хәзер Татарстанда 1400гә якын гыйбадәтханә эшләвен ассызыклады. Минтимер Шәрип улы Изге Болгарны торгызу проекты белән таныштырды. “Алда әле эшлисе күп. Иң мөһиме — безгә бердәм булырга кирәк”, — диде Минтимер Шәймиев.

Тантанага җыелучыларны Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (аңа мөселман дөньясының 57 иле кергән) генеральный секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу сәламләде. Ул: “Татар милләте Ислам дөньясының бер өлеше булды, ул аны үстерүгә зур өлеш кертте. Мөселман татарларның Ислам мәдәниятенә керткән өлеше бәяләп бетергесез”, — диде. Ул соңгы ике дистә елда Татарстандагы рухи һәм мәдәни мирасны торгызуга югары бәя бирде.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үз чыгышында Изге Болгар шөкер җыенына кадәр барлык мөфтиләр бергә җыелып бер елга эш планын билгеләргә кирәк дигән тәкъдим кертте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз үзенең чыгышында: “Халкыбыз тарихында һәрвакытта да үз позицияләрен күрсәтә алырдай бөек шәхесләребез булган. Төпле гыйлем алып, бердәм булып динебез, милләтебезнең киләчәге өчен хезмәт күрсәткәннәр. Халыкның киләчәген, диннең үсешен бары тик мәгърифәтле кавем генә дәвам итә ала”, — диде.

Русия Мөфтиләр шурасы рәистәше Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов шура рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең сәламен укып ишеттерде.

Форумда татар җәмгыятен саклап калу һәм рухи үсеше өчен гасырлар буена формалашкан милли һәм дини традицияләрне дәвам итү зарурлыгы ассызыкланды. Мәчетләр татар халкының мәгърифәтчелеген үстерү өлкәсендә зур урын тотуы һәм бүгенге көндә дин әһелләре тарафыннан моны игътибарга алу кирәклеге билгеләп үтелде. Пленар утырыш ахырында барлык дүрт секциядәге резолюцияләр бер гомум резолюция буларак кабул ителде.

“Милли тормыш һәм дин” форумы тулысынча Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма Комитетының рәсми сайты аша турыдан-туры трансляцияләнде.

Пленар утырыштан соң форум эшендә катнашучылар Татарстан сәнгать осталарының бай эчтәлекле концертын карады.

Изге Болгар җыены

10 июньдә Изге Болгар җыены үткәрелде һәм “Ак мәчет” ачылды. Мәчеттән тыш мөфти хәзрәтләренең резиденциясе һәм мәдрәсәдән торган “Ак мәчет” комплексы Болгар музей-тыюлыгының Көньяк капкасы янында төзелгән. Ул борынгы татар авылы итеп ясалган комплекс белән янәшәдә. Меңләгән милләттәшләребезне бергә туплаган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генеральный секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз катнашты. Болгарга Төркия республикасының дин эшләре буенча идарәсе җитәкчесе Мехмет Гермез, БДБ мөселманнары шурасы җитәкчесе Аллаһшөкер Пашазадә, Казахстан мөфтие, Урта Азия Мөфтиләр шурасы рәисе Абсаттар Дербисалиев, Сербия, Польша, Чечен Республикасы, Төньяк Осетия-Алания мөфтиләре, Үзбәкстан, Кыргызстан, Дагыстан мөфтиләре урынбасарлары килгән иде.

“Ак мәчет”не ачу тантанасы башланганчы гыйбадәтханәнең ишек төбендә имамнар бер-берсен алыштырып Коръән Кәрим укыды. Бу чарада балалар да катнашты. “Ак мәчет” ачылуына җыелган халык борынгы Болгар җиренең яңаруына, Ислам дине нуры белән тагын да нурлануына куанып Коръән сурәләрен тыңлады.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. “Болгарда мондый зур гыйбадәт комплексы барлыкка килү — Татарстан, Русиянең Ислам җәмәгатьчелеге өчен тарихи вакыйга. Җиребездә Ислам һәм мәгърифәтчелек үзәге кабаттан эшли башлый. Биредә мәчет белән беррәттән мәдрәсә дә булачак. Изге җирдә шәкертләрнең булуы буыннар бәйләнешен һәм Болгарда Ислам диненең яңарылуын күрсәтәчәк. Киләчәктә “Ак мәчет” җәмигъ мәчет кебек мөселманнарны берләштерүче үзәк булыр дип ышанам. Шушы изге эштә катнашкан барлык кешеләргә ихластан рәхмәтемне әйтәм”, — диде ул.

Мәчет төзелешенә “Металлоинвест” (Алишер Усманов), “Украина үсеше” хәйрия фонды (Ринат Әхмәтов), “Татнефть” җәмгыяте (генеральный директоры Шәфәгать Тәхаветдинов), Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (Генеральный секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу) зур матди ярдәм күрсәткән. Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Илнең иң бай кешеләренең берсе Алишер Усманов тантанага килә алмаган, ул Болгарга килеп, барысын да үз күзләрем белән күрәм дип вәгъдә иткән. Украинада яшәүче милләттәшебез Ренат Әхмәтовның әнисе Нәкыя ханым бүләк һәм рәхмәт сүзләрен кабул итте.

“Татарстанда мәдәни, тарихи, дини мираска зур игътибар бирелә. Болгар белән беррәттән, Зөя утравы да төзекләндерелә. Бу эштә төрле милләт һәм дин кешеләре катнаша, ә бу бик мөһим. Изге Болгар җирендә археологик казыну эшләре дә бара, бу урын ЮНЕСКО тарафыннан татарларның мәдәни мирасы дип игълан ителер дип ышанабыз. “Ак мәчет” ниятләрнең чисталыгын күрсәтә. Бу хакта истә тотарга кирәк”, — диде Минтимер Шәймиев.

“Болгардагы “Ак мәчет” — берничә гасыр буена көтеп алынган кадерле бүләк. Ул “Ак мәчет”нең мөселманнарга хезмәт итүе кыямәткә кадәр дәвам итсен”, —  диде Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тантанада чыгыш ясап.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз рәсми чыгышларны йомгаклап, догалар укыды, Аллаһы Тәгаләдән һәрбарчабызга бәрәкәт, җиребезгә иминлек сорады.

Яңа иман йорты — “Ак мәчет” Идел буе Болгарына якты бер нур бирде. Мәчет бинасы өч гөмбәз һәм 46,5 метр биеклектәге ике манарадан тора. Төп гөмбәзнең диаметры — 10 метр. Ә мәчет эчендәге гөмбәзнең биеклеге — 17 метр. Анда төсле пыялалардан торган 16 тәрәзә урнаштырылган. Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән, мәчет манаралары Мәдинә шәһәрендәге Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең мәчете манараларына охшатып ясалган. Болгарга килүчеләр үзләрен шул изге мөселман җирендә булып кайткан кебек хис итәчәк.

Мәчет каршындагы мәйдан гранит белән түшәлгән. Киләчәктә комплекс янына җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләр утырту күздә тотыла. Шулай ук “Ак мәчет” комплексын чагылдырып торачак күл ясау да ниятләнә. Мәчет төзелешенә 35тән артык оешма җәлеп ителгән. Төзү эшләренә барлыгы 1 меңнән артык кеше катнашкан. Проектның авторы — Сергей Шакуров. “Исакидис Гранитис” оешмасы архитектура детальләрен ясау һәм монтажлау, бинаның тышын мәрмәр һәм гранит белән йөзләү кебек эшләрне кыска вакыт эчендә югары сыйфатлы башкарып чыккан. “Ак мәчет” төзелешендә күптөрле материаллар кулланылган. Мәсәлән, катлаулы бизәкләр төшерелгән имән ишекләр, Тиффани техникасы нигезендә ясалган төсле пыялалар. Гөмбәзе үзенчәлекле полимер материаллардан тора. Төзелештә “Боттичино семиклассико” мәрмәре кулланылган. Иман йортын эчтән һәм тыштан бизәү өчен 1200 тонна ак мәрмәр кирәк булган.

Тантанадан соң рәсми кешеләр яңа мәчетне карадылар, борынгы җәмигъ мәчете хәрабәләре сакланган урында җәмәгать белән өйлә намазын укыдылар.

21 майда — Идел Болгарстанында Исламны рәсми кабул иткән көнне “Болгар” музей-тыюлыгында сигез почмаклы ярымайлы мәһабәт бина ачылган иде, анда дөньядагы иң зур Коръән Кәрим урнаштырылды. Әлеге үзенчәлекле изге Китап 2011 елда Татарстанның махсус заказы белән  Италиядә эшләнде, 19 ноябрьдә Казанга кайтарылып, “Кол Шә-риф” мәчетенә куелган иде. Ул Гиннесс рекордлар китабына мөселманнарның дөньядагы иң зур басма Коръәне буларак кертелде. 632 битлек изге Китапның иңе — 1,5 метр, буе — 2 метр, авырлыгы 800 килограмм. Битләре шотланд кәгазеннән эшләнгән, тышы малахит, алтын, көмеш белән бизәлгән. 17 майда “Кол Шәриф” мәчетендә иң зур Коръәнне хәтем кылу — тулысынча укып чыгу мә-рәсиме үткәрелде. 10 Коръәнхафиз изге Китапны тулысынча диярлек укып чыкты, аның соңгы бите генә укылмый калды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз иң зур Коръән Кәримнең соңгы битен 21 майда үткән тантанада укып, дога кылды. Шушы көнне тагын бер истәлекле вакыйга булды: Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз ике арада хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Җыенга килүчеләр дөньядагы иң зур басма Коръән урнаштырылган борынгы Болгар корылмасын хәтерләткән сигез почмаклы ярымайлы мәһабәт бина алдында чиратка тезелде. Сабырлык белән чират торып һәркемгә үзенчәлекле Коръәнне күрү насыйп булды. Истәлек билгесе янындагы мәйданда “Иман көе” илаһи музыка фестивале үтте. Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашлыгында “Кече манара” янында “Тәүбә мәрәсиме” булды.

Әле берничә ел элек кенә хәрабәләрне хәтерләткән Болгар танымаслык булып үзгәргән. Җил һәм су тегермәне, амбар, сувенир киштәләре, тегермәнче йорты һәм һөнәрчеләр йортларыннан торган “Икмәк музее” җыенга килүче беркемне дә битараф калдырмады. “Болгар” музей-тыюлыгында бар җирдә дә эш кайный. Археологик казынулар да алып барыла. Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевның “Ак мәчет”не ачу тантанасында: “Без җаныбызга якын эшне күңел биреп эшлибез”, — дигән сүзләре хәтергә уелып калды. Димәк, татар халкы өчен рухи кыйбла — Изге Болгар тагын да күркәмрәк булачак. Тарихыбыз яңара, без асылыбызга кайтабыз. Рухи мирасыбызны өйрәнү, торгызу һәм үстерү халкыбызның яшәешен нурландыра, динебез Исламның яңарышына, милләт булып сакланып калуына ышаныч өсти.

Соңгы сүз урынына

III Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы тәмам. Казаннан Уфага кайтканда дин әһелләре һәм зыялылар бертавыштан форумны югары дәрәҗәдә оештыручыларга, делегациябез җитәкчесе Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локмановка ихлас рәхмәтләрен әйттеләр. Уфа — Казан арасы якын җир түгел. Форумга барганда һәм кайтканда бер генә минут вакытыбыз да бушка үтмәде. Башкортстанның билгеле дин әһелләре: Уфаның “Ихлас” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Галләм, Уфа районы Авдон поселогы имамы Илдар хәзрәт Хәйруллин, Бәләбәй районы Аксаково поселогы имамы Булат хәзрәт Әхтәмовларның үтемле вәгазьләрен; делегация җитәкчесе, танылган композитор Алик Локманов, композитор Әфарим Акчурин, рәссам Вәкил Шәйхетдиновларның фәһемле чыгышларын тыңладык. Барысына да зур рәхмәт, Аллаһы Тәгалә аларның изге эшләрендә куәт бирсен.

Фәнүз Хәбибуллин,

“Кызыл таң”ның махсус хәбәрчесе.

Уфа — Казан — Болгар — Уфа.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»